Теләче Информ

Татарстанда уку елы тәмамланачак көннәр билгеле

12 майдан Татарстан укучылары дистанцион режимда укуларын дәвам итәчәк.

Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

1-8 сыйныф укучылары уку елын 23 майда тәмамлаячак.

9, 10 һәм 11 сыйныфларда белем алучы югары сыйныф укучылары өчен уку елы 30 майда тәмамланачак. 

Реклама

Әлегә укучылар 11 майга кадәр ял итәчәк. 6, 7 һәм 8 майда балалар бакчаларында дежур төркемнәр элеккеге режимда эшли.

Көллият һәм югары уку йортлары студентлары өчен 9, 10 һәм 11 май ял көннәре була.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: