Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда яман шештән ел саен алты мең кеше үлә

Казанда экспертлар Татарстан халкына паллиатив ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Ел саен Татарстанда төрле онкология авыруларыннан 6 мең кеше үлә. Бу хакта Иҗтимагый советның «Татарстан Республикасында өлкәннәргә һәм балаларга паллиатив медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру турында»гы мәсьәлә буенча утырышында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече Илсур Шәймәрданов сөйләде.

«Ел саен Татарстан Республикасында төрле яман шешләрдән 6 мең кеше үлә. Хәзерге вакытта бу дөрес мәгълүматлар», - диде спикер.

Бүгенге көндә республикада 3 мең кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ, диде ул.

«Көн саен мохтаҗларга паллиатив ярдәм күрсәтү өчен республика бюджетыннан 2 мең сум акча бүлеп бирелә. Паллиатив ярдәм социаль өлештән тыш, махсуслаштырылган медицина ярдәмен дә үз эченә ала һәм, әлбәттә, кыйммәтле хезмәт күрсәтүгә бу сумма җитми», — диде Илсур Шәймәрданов.

 

Утырыш нәтиҗәләре буенча Иҗтимагый совет ТР сәламәтлек саклау министрлыгына авыртуны баса торган наркотик дару препаратлары сатучы медицина һәм даруханә оешмалары челтәрен киңәйтү мәсьәләсен карарга, шулай ук паллиатив һәм хоспис бүлекләре челтәрен киңәйтү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

«Бердәм Россия» партиясенең «Сәламәт киләчәк» проекты югары социаль әһәмияткә ия һәм гражданнар сыйфатлы һәм һәркем алырлык медицина ярдәмен алуга, сәламәт яшәү рәвешен алып баруга мотивация алуга, медицина ярдәме күрсәтү, дару препаратлары һәм медицина әйберләре белән эш итү өлкәсендә дәүләт җайга салу проблемасын хәл итүгә, медицина хезмәткәрләрен социаль яклауга юнәлдерелгән.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X