Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда өйләрендә чыккан янгында ирле-хатынлы хуҗалар пешкән

Биектау районы Ибрә авылында кирпеч йорт янгында бөтенләй юкка чыккан.

Биектау районында өйләрендә чыккан янгында ирле-хатынлы хуҗалар пешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Ибрә авылында чыккан янгын хәбәре бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына кичә иртән алынды. Янгын сүндерергә Дөбъяз янгын отряды килгән”, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бер сәгатьтән артык вакыт янгын сүндерүгә киткән. Хуҗалар йорттан үзләре чыккан.

 

61 яшьлек ир-ат һәм 63 яшьлек хатын-кызның битләре, куллары, тәннәре пешкән. Аларны Биектау районы хастаханәсенә озатканнар.

Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.


 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев