Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанлылар үзизоляциядән соң аерылышу турында бер гариза да бирмәгән

Кешеләр бергә булу мөһимлеген аңладылар, дип саный Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы.

“Пандемия шартларында аерылышулар саны 90%ка кимеде, бөтенләй бетте дисәң дә була. Бу берникадәр чикләү чаралары белән дә бәйледер. 12 майдан без эшли башладык, ләкин аерылуга бер генә гариза да килмәде”, - диде Нигъмәтуллина.

Үзизоляция, киресенчә, кешеләрне тормышка башка төрле карарга этәргән. Нигъмәтуллина фикеренчә, гаиләләр бергә булырга кирәклеген һәм кризистан бергә чыгу мөмкинлеген аңлаганнар.

Моңа хәтле бирелгән аерылышу гаризаларын да кире алырлар дип өметләнә ул.

 

Гадәттә, парларның уртача биш елга бер тапкыр аерылышасылары килә, ул мөнәсәбәтләрдәге кризислар белән бәйле. ЗАГС хезмәткәрләре гаиләләрне бу адымнан саклап калырга тели, сөйләшүләр уздыра.

Иң ныклы гаиләләр Әтнә, Балтач, Чүпрәле һәм Ютазы районнарында яши.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев