Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанның 9 депутаты быел коррупциягә каршы тикшерүләрдән соң вазифаларыннан китте

Рөстәм Миңнеханов коррупцион хокук бозулары өчен өч депутатны вазифасыннан азат итте.

Татарстанда 9 депутат быел коррупциягә каршы тикшерүләрдән соң вазифаларыннан китте. Бу турыда брифингта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Салават Рәхимов сөйләде.

«Сез беләсезме, 1 гыйнвардан депутатларга карата барлык тикшерүләрне дә безнең идарә - Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башкара. Бүгенгә шундый 19 тикшерү төгәлләнде, нәтиҗәдә 9 депутат кәнәфиен азат итте. Аерым алганда, аларның өчесе Татарстан Республикасы Президенты гаризасы буенча китте», - диде спикер.

Шулай ук 2018 елда Татарстанда керем, чыгым, милек һәм милек характерындагы вазифалар турындагы мәгълүматлар буенча 172 тикшерү узды.

 

«172 тикшерүнең 61 очрагында тулы түгел һәм дөрес булмаган мәгълүмат бирү фактлары ачыкланды», – диде Салават Рәхимов.

Агымдагы елның ярты елында 147 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Чагыштыру өчен:  2017 елда 370 кеше җаваплылыкка тартылган.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев