Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанның биш районында кош гриппы вирусы ачыкланган

Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы районнарында инфекция учаклары табылган.

Татарстанның биш районында кош-кортларда кош гриппы вирусы табылган. Бу хактагы хәбәрне “Татар-информ”га ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсендә расладылар.

17 июль көнне “Республика ветеринария лабораториясе”ндә үлгән кош-корт анализга алынган һәм аларда кош гриппы вирусы булуы ачыкланган. Патологик материал Чүпрәле районының Шеланга (30 баш тавык үлгән), Кайбыч районының Ульянково (20 баш тавык), Тәтеш районының Вожжи (18 баш), Апас районының Югары Балтай авылларындагы шәхси хуҗалыклардан китерелгән. Бүген иртән Кама Тамагы районында да ике инфекция учагы табылган.

Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарындагы дәүләт ветеринария хезмәте инфекция учакларын юк итү юнәлешендә эш алып бара.  Үлгән кош-корт яндырылган, авыру табылган шәхси хуҗалыклардагы барлык кош-корт юк ителгән, авыру кошлар торган җирләргә дезинфекция ясалган.

Әлеге район авылларында ветеринария белгечләре йорт саен йөреп, кош-кортның исәбен ала һәм клиник тикшеренү үткәрә.

Бу чаралар барышында барысы 200 баш кош-корт юк ителгән.

Авыру чыганагы булып Чувашстан республикасыннан кертелгән кош-корт тора. Җирле халык аны үзе дә барып алырга, шулай ук арадашчылар кулыннан сатып алырга да мөмкин.

Республиканың Баш ветеринария идарәсе әмере белән, районнардагы ветеринария берләшмәсе җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирелгән. Бүген шәхси хуҗалыкларда кош-корт сатып алуны тыю төп бурыч булып кала. Ветеринария идарәсе “Меркурий” системасы аша Татарстаннан тыш, тагын кайсы төбәкләрдә кош-корт сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрне ачыклый. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, алар Самара, Чувашстан, Түбән Новгород өлкәләрендә булган. Әлеге эшмәкәрләрнең автомобиль һәм кош-корт тоту сарайларында, ферма торакларындагы вируска мониторинг тикшеренү, механик чистарту һәм дезинфекция ясарга кирәк.

Дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләренә йорт саен йөреп, кош гриппы хакында аңлату-кисәтү эшләре үткәрергә боерык бирелгән.

Бүгенге көнгә Чүпрәле, Буа районы башлыклары һәм Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Россельхознадзор башлыгы Нурислам Хәбипов катнашында ашыгыч җыелышлар үткәрелгән.

Бүген ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе әлеге биш районда карантин игълан итте.

Фото: Рамиль Гали/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X