Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Татспиртпром» гендиректоры стадионнарда сыра сатуны хуплый

Ирек Миңнәхмәтов футболда сыра сатуны тыюны кичектерү яклы.

«Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия футбол стадионнарында сыра сатарга рөхсәт итү инициативасын хуплады.

“Футбол буенча дөнья чемпионаты сыра сатуның зыяны булмавын, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмавын күрсәтте. Ни өчен рөхсәт итмәскә?” - диде Миңнәхмәтов.

«Татспиртпром» җитәкчесе сүзләренчә, спорт объектларында алкоголь куллану тыелган очракта да кайбер кешеләр чикләүдән качу җаен таба. Әмма хәзер мәгълүматлар базасы бар. Әгәр кеше бер тапкыр җәмәгать тәртибен бозган һәм стадионда артыгын эчкән икән, икенче тапкыр аны анда кертмәячәкләр.

«Без алкоголь кулланырга агитация ясамыйбыз. Моннан тыш, безнең ассортиментта алкогольсез эчемлек тә бар», - дип билгеләп үтте Миңнәхмәтов.

 

Алдан Татарстан Президенты Россия Президенты Владимир Путиннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады. Татарстан лидеры 2018 елгы чемпионатта 89 млн сумлык сыра сатуларын, проблемалар булмавын билгеләп үткән иде.

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X