Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Тәбрис Яруллин узган елгы “Татарча диктант”ны авыр язуын әйтте

Диктантта берничә хата табылган, - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин узган ел “Татарча диктант” акциясендә катнашып, диктантны кыен язуын әйтте. Бу хакта ул журналистларга әлеге чарага багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Беренче елны оештыру эшләре белән мәшгуль булгач, утырып язарга вакытым булмады. Узган ел диктант язуда катнаштым. Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” белән әсәреннән өзек сайланган иде. Авыр язылды. Дөресен генә әйткәндә, комфорт зонасыннан чыгарга туры килде. Тик миңа бишле куйдылар. Дөрес, минем берничә хатам табылган. Әмма билгене дәрәҗәгә карап куймыйлар. “Татарча диктант”та өч-дүрт хата китсә дә, әгәр бик зур хата саналмый икән, бишле билгесе куела. Яки шундый очраклар да була: автор үз әсәрендә өтер куя, ә кагыйдә буенча ул куелырга тиеш түгел. Бу очраклар, әлбәттә, исәпкә алына һәм билге дәрәҗәсендә дә роль уйный", - диде Тәбрис Яруллин.

  •  Дөньякүләм "Татарча диктант" чарасы 27 октябрь көнне була. Башлана 13.00 сәгатьтә.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев