Теләче Информ

Теләче карбызы тәмлерәк...

Карбыз-кавынны күптән сата башладылар. Саталар икән, димәк, алучысы бар. Әмма күпчелек кеше әлегә иртәрәк, иң яхшысы август аенда авыз итү дип уйлый. Шулай да өлгергән, тәмле карбызларны очратырга була инде. Аларны сайлап алганда нәрсәгә игътибар итәргә? Белгечләр киңәшенә колак салу зыян итмәс.

Бу көннәрдә Россельхознадзор белгечләре базар, кибетләрдәге кар­бызларны тикшерә. Әлеге яшел­чә белән күпләп сату итүчеләр үз­ләре дә тикшертү өчен махсус алып килә икән. Чөнки рөхсәт ителмәгән ризык саткан өчен аларга җәза да каралган. Әйтүләренчә, кавын-кар­бызлар куркыныч түгел, аларны ашарга була, кеше сәламәтлеге өчен зыяны юк. Шикләнүчеләр Казандагы Родина урамы, 25 нче йорт адресы буенча урнашкан лабора­ториягә үзләре дә алып килә ала. Белгечләр нитрат, нитритлар тиешле күләм­дәме, түгелме икәнлеген шунда ук ачыклап бирәчәк.

 – Әлегә базарларда читтән кер­телгән карбызлар сатыла. Россия­нең көньяк өлешендә өлгергән карбызлар ил халкына җитәрлек дәрә­җәдә күп түгел. Гадәттә, бу чорда Казахстан, Таҗикстан якларыннан килә, – ди Россельхознадзор идарә­сенең ашлык сыйфаты һәм орлык контроле өлкәсендә фитосанитария күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Миләүшә Кадыйрова.

Ничек сайларга? Кавын-кар­быз сатып алганда аның тышкы кыя­фәтенә игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә анда таплар икән, мондый карбызда бактерияләр үрчергә мөм­кин. Андый яшелчәне (галимнәр шулай ди) алган очракта кеше организмына зыян килү куркынычы арта. Моннан тыш кабыгының төсен карарга киңәш ителә. Сырлары беленеп торырга, юылган, төсен үзгәрт­кән кебек булырга тиеш түгел. Бу – аның яхшы сыйфатлы булуын дә­лилләүче билге. “Корт алманы ашый икән, димәк, ул – сыйфатлы җимеш, дигән гыйбарә бар. Карбыз сайлаганда да шулай. Әгәр дә анда бал корты нектар алу максаты белән эз калдырган икән, бу сыйфатлы карбыз  дигәнне белдерә”, – ди  Миләү­шә Кадыйрова. Ир-ат яки хатын-кыз җенесеннән булган чәчәкләр барлыгы күпләргә мәгъ­лүм. Күпләр нәкъ менә “кыз” карбызга өстенлек бирә. Мондый карбызларның “кендеге” зуррак, ә “малай”ныкы кеч­кенә­рәк, кабарыбрак тора. Әйтү­ләренчә, “кыз”лар баллырак була.

Күпме яткан? Карбызның җир­дә яткан өлеше кояш төшмәгән­лектән ак булып тора. Әгәр дә бу урын аксыл булып тора икән, димәк, ул җирдә озак ятмаган, аны тиз өзеп алганнар. Ә менә саргылт яки соргылт төс кергәне җирдә озак яткан, инде өлгергән булуын аңлата.

Карбыз “койрыгы”. Күпләр, карбызның өзеп алынган сабагы корыган булырга тиеш, ди. Ләкин яшелчәне өзеп алганнан соң ул өч көн эчендә кибәргә мөмкин. Бу вакытта ул сабактан үзе өзелгәнме, өзеп алганнармы икәнлегенә игътибар итәргә киңәш ителә. Үзе өзелгәннәр нык өлгергән, ә менә пычак белән кисеп алынган булса уйланырга кирәк. Тик моңа карап кына начар яки тәмсез дип әйтеп булмый, араларында өлгергәннәре дә күп була.

Каян алырга? Карбыз күләгәле, өсте ябулы урында сакланырга тиеш. Моннан тыш ул җирдә ятмаска, 15 см булса да күтәртелгән урында булуы шарт. Җирдә яткан очракта ул чери башлый, төрле авырулар барлыкка килергә мөмкин. Кай­берәүләр зур карбызны урталай бүлеп алу ягында. Ләкин бу вакытта яшелчәдә бактерияләр хасил булу куркынычы арта. Урамда сатыла торган урыннардан ярдырып алу дөрес түгел. Бары тик тиешле температура саклана торган сәүдә урыннарыннан гына алыгыз.  

Исен тою. Бөтен таләпләрне үтәп алып кайткан карбызны ярып җибәрүгә аннан күңелегезгә хуш килми торган ис сизелә икән, бел­гечләр ашамаска киңәш итә. Нәрсә генә әйтмәсеннәр, өлгергән карбыз күзәнәкле, көпшәклерәк була. Аннан тәмле ис бөркелә.

Реклама

Ак җепселләр. Карбыздагы ак җепселләр нитрат булуын аңлата. Күпләр шулай дип уйлый. Әлеге җепселләр нинди сорт булуына бәйле икән. Кайбер сортларда ул күбрәк, икенчеләрендә бөтенләй булмаска мөмкин.

Нитрат үлчәгечләр белән эш итү дөресме? Бүген үз сәламәт­леге турында кайгыртучы күпләр яшелчә­ләрдә нитрат күләмен ачык­­лау максатыннан ризыкны үзе тикшереп ала башлады. Мондый җайланмага ышаныргамы? “Махсуслашкан ки­бетләрдән алын­­ган җайланмаларга ышанырга була. Әмма аларда да 1-2 процент ялгышу дигән нәрсә бар. Бу хакта аның сертификатында язылган булырга тиеш. Дөрес күрсәтә икән, ышанырга була”, – ди Миләүшә Кадыйрова.

Күкчә бакчасында

Теләче районының Күкчә авылында карбыз-кавын өлгергән инде. Лилия Гайнуллина менә ничә еллар бакчасында көньяк яшелчәләрен үс­терә. Инде тәмам остарып җиткән. Төрле сортлар белән тәҗрибә үткәреп караган. Тайландтан алып кайткан тиз өлгерә торганнарын үстерә башлаган.

– Без карбызны сатып алмыйбыз, үзебезгә җитәрлек итеп үстерәбез, туганнарга-дусларга да өлеш чыгарабыз. Карбызның сары эчлесенә, кавынның тышы ак, эче кызгылтына өстенлек бирәбез, – ди ул.
Лилия карбызны алганда аңа суккалап карарга кирәклеген әйтә. Аннан үзгә бер тавыш ишетелергә тиеш икән. “Тик аны бөтен кеше дә тоя алмый. Минем баян буенча музыкаль белемем бар. Музыканы тойган кеше аны яхшы чамалый. Безнең бакчада үскән карбызларга катырак суксаң, ярылып китәләр. Кибетләрдә сатыла торганы сугудан гына ярылмый анысы, аларның кабыклары каты. Кайберәүләр, сабагына карарга кирәк, ди. Әмма бу дөрес түгел, алар ерактан килә, килеп җиткәнче сабагы корырга да өлгерә”, – ди бакчачы.

Фото: https://pixabay.com | Pexels

http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: