Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Туган тел укытучылары педагогларның компетенцияләрен тикшергәндә иң югары нәтиҗә күрсәткән

Педагогларның яртысына якыны математика һәм информатика, Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре кебек фәннәрдән биремнәрне үти алмаган.

Россиядә педагогларның компетенцияләрен тикшерү барышына башлангыч нәтиҗәләр ясаганнар. Туган тел һәм әдәбият укытучыларының әзерлек дәрәҗәсе иң югарысы булган. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итә.

Быел әлеге чарада Россиянең 67 субъектыннан 22 мең укытучы катнашкан. Педагогларның яртысына якыны математика һәм информатика, Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре кебек фәннәрдән биремнәрне үти алмаган.

«Укытучыларның чирегенең диярлек тарих, икътисад, рус теле һәм әдәбиятыннан нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек булмаган. Җәмгыять белеме һәм хокук кебек предметлардан исә биремнәрне яхшырак үтәгәннәр», - диелә ведомство хәбәрендә.

Педагогларның компетенцияләрен тикшерү – укытучыларның һөнәри үсеше илкүләм системасы программасының бер өлеше. Ул Россия Президенты Владимир Путинның «2024 елга кадәрге чорга РФ үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы указына керә һәм 2015 елдан бирле үткәрелеп килә. 

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев