Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Туксанынчы еллар кабатланудан курыкмыйсызмы?

Башкалабызның 171 нче мәктәбе янында укучылар бер яшүсмерне кыйнаганда төшерелгән видеоязма социаль челтәрләрдә тиз таралды. Егет вафат булган, дигән хәбәрне хокук белгечләре кире кага. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хәл 5 апрельдә булган. Мәктәп укучыларының анда катнашы юк. Зыян күрүчегә – 17 яшь. Аның баш мие селкенгән. Ул хастаханәдән чыгарылган инде. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Сез туксанынчы еллардагы хәлләр кабатланудан курыкмыйсызмы?

Мөршидә Гыйззәтуллина, өч малай әнисе:

 
– Үзебезнең сыйныфта да мондый хәлләр күзәтелә. Бер­көн бер малайны кыйнап кайтаралар, күп тә үтми – икенчесен. Балаларның мәк­тәптән исән-сау кайтуын ут йотып көтеп торам. Хәзер укытучыга гына түгел, укучы­ларның бер-берсенә мөнәсә­бәте дә үз­гәрде. Мин моңа интернет гаепле дип уйлыйм. Тумас борын кулына гаджет тоткан баладан нинди тәртип таләп итәсең? Алар, уен уйнап, сугышырга өйрәнәләр. Чит илләр­дәге вакыйгалар да үзенекен эшли. Аларның күп әйбере безгә үтеп керде. Ке­шегә кул күтәргән бала­лар­ның  әти-әнисе ни уйлый икән? 

Тимерхан Шәйхетдинов, Татарстан  Республикасы балалар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе:

 
– Туксанынчы еллар кабатланыр дип уйламыйм. Җи­наятьчел төр­кемдә­геләрне төр­мәләргә яптылар. Начар оешмалар күпкә азайды,  әм­ма бөтенләй юкка чыкты дип әйтә алмыйм.  Кайтавазы кү­зә­телергә мөмкин. Үсмер­ләр арасында килеп чыккан мондый хәлләр урам  тәрбиясенә бәйле. Бу  – проблема. Шуңа күрә дәүләт игътибарын тәр­бия системасын камилләш­терүгә юнәлтергә тиеш. Аларга шөгыль, эш сайлау мөм­кинлеген киңәйтергә кирәк.

Илназ Габидуллин, блогер:


– Бәлкем, бу балалар психик яктан  сәламәт  түгелдер..Мондый адымга барырга нәрсәдер этәргеч булган бит инде. Күп кенә блогерлар, урамга чыгып, кешегә бәйлә­неп, популярлыгын арттыра. Андый очраклар Мәскәүдә күп. Куркыныч интернет уен­нарының тискәре йогынтысы бар. Бу видеоязманы шаккатып карадым. Без – 90 нчы ел балалары. Яше­рен-батырын түгел, мәктәптә эткәләшкән-төрткәләшкән, сугышкан чаклар булды. Аунап ятканчы  кыйнау – баш­ка сыймаслык хәл.

Рәхимә Арсланова, Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры:

 


–  Әлеге күренешне замана шаукымы дияр идем. Ба­лаларның интернет белән артык мавыгуыннан, башка кызыксынулары булмаудан ки­лә.  Бүген кайсы гына каналны ачма, яхшылык турында сөй­ләүчеләр сирәк. Тапшырулар  кемнедер гаепләү, начар хәбәрләр сөй­ләүгә кайтып кала. Беркөнне очрак­лы гына бер каналга юлыктым. Балалар өчен фильм бара. Андагы ямьсез сүз, әти-әнине хөрмәт итмәү кебек күренеш­ләр... Болай ярамый бит! Балалар да бик агрессив. Алар виртуаль дөнья белән реаль  дөнья­ны бутый башлый.  Телефонын ташлап, матур әдәбият укып утырмыйлар шул. Мәктәп  бәр­­гәләнә инде ул. Әмма бу җәм­гыяви проблемага әй­ләнеп бара.

Радик Әхмәров, әфганчы:

 
– Хәзер телевидениедән социаль челтәрләргә куелган шундый видеоязмаларны да күрсәтәләр. Үсмерләр шуны кабатлый. Яшьләрнең башкалар күзенә герой булып күре­нәсе килә. Үзләрен күрсәтер­л­ек башка нәрсә майтара алмыйлар. Эш­сез­лектән инте­гәләр дисәң дә була, шөгыль­ләре юк. Ата-аналарның гаебе генә түгел, мәгариф системасындагы җи­тешсезлек бу.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев