Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Туучылар саны азаю һәм үлүчеләр саны арту сәбәпле, Татарстанда халык саны кимегән

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаша. Коллегия Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында (Казан) уза. Коллегия барышында төп нотык белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков чыгыш ясады.

Марат Садыйковның чыгышы 2021 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының эшчәнлеге нәтиҗәләренә, 2022 елга бурычлар һәм үсеш перспективаларына багышланган иде.

Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, Татарстанда халыкның гомуми үлем саны 2021 елда 11,5% ка арткан. "Гомуми үлүчеләр саны, 2020 ел белән чагыштырганда, 11,5%ка артты һәм оператив мәгълүматлар буенча, мең кешегә 15,5 очрак тәшкил итте", - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, республикада Идел буе федераль округында үлүчеләр санының иң түбән күрсәткечен саклап калып булды, ә Россия Федерациясе субъектлары арасында республика 23 урында тора. 2020 елда Татарстан 32 нче позициядә иде.

Ел нәтиҗәләре буенча Россиядә үлем-китем күрсәткече мең кешегә – 16,8, Идел буе федераль округында 18,1 очрак тәшкил итте.

Моннан тыш, Татарстанда бала табу вакытында хатын-кызларның үлүе артты, дип хәбәр итте Марат Садыйков. "Сабыйлар арасында үлүчеләр саны буенча без күрсәткечләрне 2020 ел дәрәҗәсендә саклап кала алдык. Аналар үлеме буенча үсеш күзәтелә", - диде ул, хатын-кызлар үлеменең иң еш сәбәбе коронавирус булуын ачыклап.

Йомгаклау коллегиясе барышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков 2020 елда халыкның үлеменең төп сәбәпләрен атады. "Үлем-китем структурасында кан әйләнеше системасы авырулары алда бара", - дип билгеләде ул. Презентация буенча, бу күрсәткеч 36,5% тәшкил итә.

кенче урында – яңа коронавирус йогышы (18,1%).

"Өченче урында – яңа барлыкка килгән шешләрдән үлүчеләр саны (11,3%)», - дип йомгаклады министр.

ТР сәламәтлек саклау министры Татарстан Президентыннан Казанда яңа перинаталь үзәк төзелеше проектын хуплауны сорады. "Казанга үз перинаталь үзәге кирәк, - диде ул. - Бу бик мөһим. Югары куркынычлык төркеменә ия булган йөкле хатын-кызлар саны ел саен арта бара, җитлекми туган балалар саны да арта. Өстәмә репродуктив технологияләр – ЭКО мәсьәләсе дә кискен тора. РКХ перинаталь үзәгенең ятак егәрлеге җитми". Министр хәбәр иткәнчә, яңа хастаханә төзелешенең исәп-хисаплары һәм финанс нигезләнеше әзер инде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, Татарстанда, туучылар саны кимү һәм үлүчеләр саны арту сәбәпле, халык саны кимегән. Әйтик, 2021 елда 662 балага азрак туган. Оператив мәгълүматларга караганда, республикада көтелгән гомер озынлыгы 71,25 ел тәшкил иткән («Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының максатчан күрсәткече 71,46, Татарстан Республикасында ул үтәлмәгән).

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев