Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Урман хуҗалыгы министрлыгы халыкның күпләп ял итү урыннарын самолеттан күзәтә

Урманнарны авиация ярдәмендә күзәтү янгын чыгу куркынычы янаган чор тәмамланганчы дәвам итәчәк.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре атна дәвамында планлы рәвештә урманнарны авиация ярдәмендә күзәтә. Әлеге эш республика урманнарында гражданнарның массакүләм килергә яраткан урыннарында уздырыла. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

Хәзерге вакытта республика урманнарында элеккегечә янгын чыгу куркынычының дүртенче классы саклана. Авиапатруль күзәтүе АН-2 самолетында  һәм расланган өч маршрут буенча - республика урманнарында гражданнарның массакүләм килергә яраткан урыннарында уздырыла.

Самолетка урнаштырылган тавыш көчәйткеч җайланма ярдәмендә халыкка урманнарда янгын куркынычының югары дәрәҗәдә булуы турында, гамәлдәге урман законнары таләпләренең үтәлүе турында хәбәр җиткерелә.

Агымдагы атнада башка категориягә караган җирләрдә 10 янып китү очрагы ачыкланды. Авиапатруль барышында урман законнарын бозу турында 3 беркетмә төзелде. Урманнарны авиация ярдәмендә күзәтү эше урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор тәмамланганчы гамәлгә ашырылачак. 

Фото: minleshoz.tatarstan.ru

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев