Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Узган елда тәрбиягә алынган гаиләләрдән 100ләп бала кире приютларга кайтарылган

Рафис Борһанов әйтүенчә, моның сәбәпләре я ата-аналар баш тартуында, я яшәү шартлары начар булуда.

2018 елда Татарстанда 100 ләп бала үзләрен тәрбиягә алган гаиләләрдән кире приютларга кайтарылган. Бу хакта бүген Дәүләт Советының 46нчы утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

«Кызганыч, мондый очраклар бар. Опекун гаиләләрдән былтыр 100гә якын бала кире приютларга кайтарылды», - диде министр. Аның сүзләренчә, моның сәбәпләре берничә: ятимнәр йортларына алар я ата-аналарның баш тартуы, яки яшәү шартлары нормага җавап бирмәгәнлектән кайтарылган.

Рафис Борһанов ятимнәр йортына кире әйләнеп кайткан балалар белән психологлар эшләвен әйтте. «Без шунда ук аларны кайсы гаиләләргә урнаштырып булу турында уйлыйбыз», - диде ул.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X