Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 84 яңа очрагы теркәлгән

Инфекцияле авырулардан 18 кеше хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана.

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Унсигез кеше хастаханәгә салынган, 66 кеше авыруның җиңел яки симптомсыз формасы белән өйдә дәвалана», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта, Галимова сүзләренчә, инфекциянең биш очрагы читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән йоктырылган.

Авыручылар арасында балигъ булмаганнар юк. 18 яшьтән 30 яшькәчә 16 кеше, 35 кеше — 30дан 50 яшькә кадәргеләр, 15 кеше — 50дән 60 яшькә кадәр. Тагын 12 кеше — 60тан 70 яшькә кадәр, дүртесе — 70тән 80 яшькә кадәрге кешеләр һәм икесе — 80нән 90 яшькә кадәрге өлкәннәр.

Авыручыларның күбесе Казанда — алар 60 кеше, Яшел Үзән районында алты кеше ачыкланган. Моннан тыш, өч очрак Лаеш районында, икешәр очрак Чаллыда, Буа, Биектау һәм Тукай районнарында билгеләнгән. Апас, Чүпрәле, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Саба һәм Спас районнарында берәр яңа очрак расланган.

17 майга Татарстанда эпидемия башланганнан бирле барлыгы 2232 Covid-19 инфекциясе очрагы ачыкланган.

Бер көн эчендә яңа типтагы коронавирстан 65 авыру терелде. Барлык терелгән пациентларның гомуми саны 1173 булды, дип өстәде Лилия Галимова.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев