Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

WorldSkills флагы эстафетасы Россиягә килеп җитте

Казанга флаг һөнәри осталык буенча 45нче WorldSkills Kazan чемпионаты ачылган көнне – 2019 елның 22 августында килеп җитәчәк.

8 августта Көньяк Сахалинда VI «Яшь профессионаллар» Милли чемпионаты финалын ачу тантанасында WorldSkills флагы эстафетасының Россиядәге этабы старт алды. Казанга флаг 2019 елның 22 августында килеп җитәчәк. Бу хакта чемпионатның оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Россиягә флаг Тайваньнан килде. Ул анда 48нче WorldSkills чемпионатында булды. Эстафета кысаларында ул моңа кадәр һөнәри осталык буенча дөньякүләм беренчелекләрне кабул иткән 20 илдә, шулай ук Халыкара космик станциядә булып кайткан. Һәр дәүләттә флагка биредә узган ярышларның логотибын төшергәннәр.

2017 елда Сочида башланган эстафета хәзер Россиянең бөтен төбәкләре һәм Татарстанның барлык муниципалитетлары аша узачак. Казанга флаг һөнәри осталык буенча 45нче WorldSkills Kazan чемпионаты ачылган көнне – 2019 елның 22 августында килеп җитәчәк.

  • Дөньякүләм ярышларга бөтен дөньядан үз эшенең осталары җыелыр, дип көтелә. Алар 50дән артык компетенциядә ярышачак. 

 

Фото: архив/Михаил Захаров

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев