Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ягулыкка бәя арту көтелми, диләр

Автомобиль йөртүчеләр җиңел сулап куйсын: якын арада ягулыкка бәя арту көтелми. Киресе дә булырга мөмкин әле. Моңа 2018 елда ягулыкка бәяләр артканнан соң үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә ирешкәннәр. Бу елның гыйнвар-декабрь аралыгында бензинга бәя арту күрсәткече 2,9 процентка җиткән. Ел башыннан май аена кадәр ягулык бәясе тотрыклы торса, бәя 28 майдан – 1,5, 19 июньнән 1,4 процентка күтәрелгән. Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанда ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү буенча идарә башлыгы Роберт Гыйләҗев шул хакта сөйләде.

Татарстанда ел дәвамында 2 миллион тоннадан артык мотор ягулыгы сарыф ителә. Бу ягулык күләме Татарстандагы 900 ягулык салу станциясе һәм 33 нефть базасы аша уза. Дәүләт заказы буенча мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү өчен, идарә белгечләре ай саен нефть базасы һәм ягулык салу станцияләреннән 100–120 проба ала.

– Пробаларны башкарма хакимият органнары, халык мөрәҗәгатьләре, махсус килешүләр нигезендә алабыз. Анализ нәтиҗәләрен автоягулык салу станцияләре хуҗаларына, Экология министрлыгына да җибәрәбез. Без җәза бирмибез, кимчелекләрне бетерү өчен ничек дөрес эшләргә юнәлеш бирәбез, – диде Роберт Гыйләҗев.

Сыйфатсыз, ГОСТ таләпләренә туры килмәгән ягулык сату берәүгә дә файда китерми. Моннан техника да, әйләнә-тирә мохит тә зыян гына күрә. Күп кенә кимчелекләр ягулыкта күкертнең күп булуына бәйле икән. 18 тикшерүнең 16 очрагында аның тиешле нормадан артып китүе күзәтелгән.  Роберт Гыйләҗев искәрткәнчә, ягулыктагы күкерт күләме 1 килограммга 10 миллиграмм булырга тиеш. Күп очракта әлеге җитешсезлекләр кече ягулык станцияләренә һәм шәхси кулларда булган машина “ашату” урыннарына туры килә.

Машина йөртүчеләрнең зарына да игътибар бирелә. Бензинны тиешле күләмдә салып бетермәгән, сыйфатсыз ягулык ягучы автомобиль хуҗалары юк дип әйтү дөреслеккә туры килмәс. Бу җәһәттән Роберт Гыйләҗев бер мисал да китерде: бер автоягулык станциясе артыгын да салып җибәрә икән! Уены-чыны бергә кушып әйтелгән сүз брифингта катнашучыларда да кызыксыну уятты, күбесенең әлеге урынның кайда урнашуын беләсе килде. Сер ачылмады.

Дизель ягулыкка килгәндә, республика үзен әлеге төр ягулык белән тулысынча тәэмин итә алмый икән. Шуңа да аны читтән сатып алырга туры килә. Сыйфаты да шул сәбәпле әллә ни түгел. Әмма өметне өзмиләр: бу өлкәдә дә хәлләр яхшырырга тиеш.

Роберт Гыйләҗев әйтүенчә, бүгеннән “Татнефть” автоягулык салу станцияләрендә 95 нче маркалы бензинга бәя кими, кайберләрендә 92 маркалы бензинга да 20–25 тиенгә кимиячәк. Аңа карап башкалар да үрнәк алыр дип ышандырдылар.

– “Лукойл” ширкәтенең кышкы дизель ягулыгына бәя арттыруы турында мөрәҗәгать иткәннәр иде. Без аларга арттырмаска киңәш иттек. Бәяләр арту инфляция чикләрендә булырга тиеш. Россия хөкүмәте ягулыкка бәя арту белән бәйле вазгыятькә юл куймас дип ышанабыз, – дип әйтте Роберт Гыйләҗев.

Идарә башлыгы искәрткәнчә, автомобиль йөртүчеләр арасында, “Лукойл”да ягулык башкаларныкы белән чагыштырганда яхшырак, дигән сүзләр йөри. “Аларда ягулык начар диясе килми, әмма “Лукойл”да гына әйбәт дип әйтү дә ялгыш булыр иде. Барлык мотор ягулыгы да ГОСТ таләпләренә туры килергә тиеш”, – диде Роберт Гыйләҗев.

Ул автомобиль йөртүчеләренә Татарстанда машинаны “ашату” буенча мөмкинлекләр күп булуын искә төшерде.

– “Лукойл”да бәя күтәрелде икән, ягулыкны арзанрак җирдә  салдырып була. Республикада ягулык станцияләре кирәгеннән артык бит. Кыйммәт дип, аларда гына ягулык салдырып, үзебез үк бәя артуга якынаябыз, алар шулай кирәк дип санаячак, – диде Роберт Гыйләҗев.

CАН

Ел буена 11 нефтебаза һәм 1040 ягулык салу станцияләреннән 1971 проба алынган. Шуларның 1123е – дәүләт заказы буенча. Халык мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып – 17, Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мөрәҗәгате буенча – 5, махсус килешүләр нигезендә – 107, сыйфат контроле айлыгында (октябрь-ноябрь) 719 проба алынган. ГОСТ һәм Техник регламент таләпләренә туры килмәгән ягулык күләме 2,6 процентны тәшкил итә. Бу – 52 проба дигән сүз. Бензин сыйфатын тикшерү өчен – 1313, дизель ягулык өчен 658 проба алынган.

Татарстан Идел буе федераль округы буенча АИ-92 бензины бәяләре буенча (бер литры – 41,65 сум) – 8 (11 урын арасында), АИ-95 бензины бәясе буенча (бер литры – 44,35 сум) – 12 (12 урын арасында), АИ-80 бензины бәясе буенча (бер литры – 39,60 сум) 6 нчы (9 урын арасында) урыннарны алып тора. Дизель ягулыкка килгәндә, бәя буенча (бер литры – 46,50 сум) Идел буе федераль округында алтынчы урынны били.

Республикадагы нефть эшкәртүче заводлар 5 млн тонна дизель ягулыгы, 1 млн 800 мең тонна бензин, 240 мең тонна сыекландырылган газ җитештерә.

Чулпан Гарифуллина
vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев