Теләче Информ

Яңгырдан соң, Чаллы урамнары Венециягә әверелгән

Урамнар сү җиңел машинаның бамперына кадәр күтәрелгән.

Яңгырдан соң Чаллы урамнары Венецияне хәтерләтә башлаган. Су басуның беренче фотолары социаль челтәрләр битләрендә чыкты.

Фотода шәһәр урамнарында сү җиңел машинаның бамперына кадәр күтәрелүе, ә юлда бара торган кешеләрнең тезенә кадәр яңгыр суы булуы күренә.

Реклама

 

Әмма каты яуган яңгыр белән һәркемне дә куркытып булмый. Кайбер шәһәрлеләр Чаллының су баскан урамнары күпертелә торган көймәне сынау өчен җай булуын әйтә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: