Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Яман шеш авыруы уртача ничә яшьтә барлыкка килүе билгеле

Ир-атларда яман шешне уртача 64,9 яшьтә, хатын-кызларда исә 64,2 яшьтә ачыклыйлар.

Россиядә онкология авырулары уртача 64,5 яшьтә ачыклана. Бу хакта RT телеканалы Россия клиник онкология җәмгыятенә сылтама белән хәбәр итә.

Ир-атларда яман шешне уртача – 64,9, хатын-кызларда исә 64,2 яшьтә ачыклыйлар. 2008 елда әлеге күрсәткеч 63,8 һәм 63,3 яшь тәшкил иткән.

Экспертлар искәрткәнчә, ир-атлар арасында онкология авырулары  71,3 процент, хатын-кызлар арасында 65,8 процент очракта 60 яшьтән узгач ачыклана.

Күкрәк бизендә яман шеш уртача  60-74, туры эчәктәге яман шеш 66,6, үпкә рагы 65 яшьтә барлыкка килә.

 

Моңа кадәр билгеле булганча, теркәлгән барлык яман шеш очракларының күпчелеген тире рагы (меланомадан тыш) белән авыручы пациентлар (78,5 мең очрак) тәшкил иткән. Күкрәк бизендәге яман шеш (70,3 мең очрак) – икенче урында.

Иң киң таралган онкология авыруларына шулай ук трахея, бронх һәм үпкә рагы, мәни бизе һәм эчәклектәге яман шеш кергән. Үлем очракларының күбесе (39,9 процент) ашказаны астындагы яман шеш вакытында теркәлгән.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев