Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Җырларга яратучыларны «Казанның иң әйбәт тавышлары» проекты кастингына чакыралар

25 ноябрьдә Ленин исемендәге мәдәният йортында күпмилләтле беренче ачык музыкаль проект башлана.

Эстрада осталарын һәм җырларга яратучыларны, яшь һәм әзерлек үзенчәлекләренә карамастан, Казанда 25 ноябрьдә Ленин исемендәге мәдәният йортында кастингка көтәләр.

Татарстан башкаласында «Казанның иң әйбәт тавышлары» дип аталган күпмилләтле беренче ачык музыкаль проект башлана. 

«Проектта катнашучыларның музыкаль белеме һәм җыр сәнгате өлкәсендә һөнәри күнекмәләре булуы мәҗбүри түгел», — диелгән Ленин исемендәге мәдәният йорты хәбәрендә.

«Казанның иң әйбәт тавышлары» - Татарстан Дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры - «Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендә Ленин исемендәге мәдәният йорты җыр театры» музыкаль проектының бер өлеше.

Кастингка мәдәният йорты телефонына шалтыратып язылырга һәм вокал номер әзерләп килергә кирәк.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев