Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Үзәк Банк кредит бирүне катгыйландырырга ниятли

Киләсе елның октябреннән банкларга клиентларның керемен исәпкә алырга һәм башка бурычлары барлыгын белергә туры киләчәк.

2019 елның 1 октябреннән 10 меңнән артык кредит биргәндә Үзәк Банк таләбе буенча клиентларның керемен һәм башка бурычлары барлыгын исәпкә алачак. Бу хакта Россия Банкына сылтама белән “Известия” газетасы яза.

Банклар кредит алырга теләүчеләрдән документ кына сорамаячак, ә аларны тикшерәчәк тә. Хәзерге вакытта керемнәр турында мәгълүматларны ипотека, автокредит яки зур куллану кредиты кебек зур ссуда алганда гына тикшерәләр.

Шулай да, 2020 елның октябренә кадәр 50 мең сумга кадәр һәм автокредитлар өчен займнарны гадиләштерелгән тәртиптә бирү сакланачак. Банклар клиент үзе биргән мәгълүматларга гына таянып эш итәчәк.

Экспертлар фикеренчә, яңалык гражданнарның кредитка бәйлелек дәрәҗәсен киметәчәк.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев