Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Зәй сусаклагычында агым алып киткән үсмерләрне коткарганнар

Балигъ булмаганнар инспекциясе тарафыннан 16 яшьлек мәктәп укучыларының әти-әниләренә карата административ протокол төзеләчәк.

Зәй сусаклагычында өрмә матраста агым алып киткән үсмерләрне коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген шаһит Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә “Энергетик” бакчачылык ширкәтеннән ерак түгел ике үсмерне ярдан агым алып китүен хәбәр иткән. Яшьләр коенырга яраклы булмаган урында зурлар күзәтүеннән тыш коенганнар.

Бераз вакыттан соң Суда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре һәм җирле балыкчылар малайларны ярдан 600 метр ераклыкта күреп алган.

 

Зәй районы буенча Балигъ булмаганнар инспекциясе тарафыннан 16 яшьлек мәктәп укучыларының әти-әниләренә карата “Балигъ булмаганнарны ата-аналары яисә законлы вәкилләре тәрбияләүдә үз бурычларын үтәмәү” маддәсе буенча административ протокол төзеләчәк.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X