Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Барыбыз тарафыннан да көтеп алына торган
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре
якынлаша. Гаилә бәйрәмнәре буларак, алардан үзгә бер яктылык,
җылылык һәм сихрилек бөркелә,
күңелләребездә яхшыга өмет уяна.
Еллар бер-берсе белән кул кысышканда, без үтеп киткәненә йомгак ясап, яңасына зур өметләр баглап, планнар корабыз.