Теләче Информ

41 ел сабыйлары

Сугыш сүзен ишетүгә күз алдыбызга җимерелгән шәһәрләр, янып көлгә әйләнгән авыллар, кара күмергә әверелгән бакчалар, тол хатыннар, "әти"диеп әйтергә тилмергән ятим балалар килеп баса. Сүзем Теләче районы Күкчә авылында гомер итүче Зариф абый Закиров турында. Аның да татлы балачагын, киләчәккә өмет - хыялларын, әтисен тартып ала сугыш. Зариф абыйның әтисе...

Сугыш сүзен ишетүгә күз алдыбызга җимерелгән шәһәрләр, янып көлгә әйләнгән авыллар, кара күмергә әверелгән бакчалар, тол хатыннар, "әти"диеп әйтергә тилмергән ятим балалар килеп баса. Сүзем Теләче районы Күкчә авылында гомер итүче Зариф абый Закиров турында. Аның да татлы балачагын, киләчәккә өмет - хыялларын, әтисен тартып ала сугыш.
Зариф абыйның әтисе Гариф Закиров сабантуйларда бил бирмәс данлыклы көрәшче була. Авылдашлары аның иярдәге кешесе белән бергә атны иң өстенә күтәргәнен хәтерлиләр. Гариф абый 1941 елның августында хатыны Мәсрүрәне өч баласы белән калдырып сугышка китә. Бу вакытта иң олы улы Шәйхелисламга 13, уртанчы улы Зарифка 3, ә кызы Нәсимә яңа туган гына була. "Хатлары 1944 елга кадәр килеп торса да, әтине сугышка августта китеп сентябрьдә үлде", - дип язып куйганнар ди ачынып Зариф абый. Ә чынбарлыкта хәл башкача була. Сугышка киткән Гариф абыйны иң элек Суслонгер лагерына озаталар. Тарихларга җитәкчеләренең явызлыгы белән кереп кала ул лагерь. Ачлык өстенә анда Гариф абыйның кулы да яралана. Пуля кулының бер башыннан кереп икенче башыннан чыга. Аннан рәтләнгәч фронтка озаталар. Белоруссия территориясендә Совет танкларын күл өстенә бүрәнәләр түшәп көнбатышка чыгарган вакытта авиация һөҗүме вакытында Гариф абый чит-ят җирдә ятып кала...
Әтисеннән 3 яшьлек булып калган малай гомере буе әтиле балаларга кызыгып, аны сагынып яши. Сугыш иртә, бик иртә олыгайта балаларны. Яше дә тулмаган сеңелесе Нәсимәне карау тулысынча аның өстенә кала. Абыйсы белән әнисе бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхоз эшендә. Шәйхелислам абыйсы да ныгымаган яшь куллары белән сабанын да сөрә, саламын да өя, кибәнен дә куя. "Инде игеннәр шытып чыккач, ашарга яраклы берәр нәрсә булмас микән дип капчык алып чыгып киттем шулай", - дип искә ала Зариф абый. "Тауга мендем, юасын, балтырганын җыеп барам, карыйм алда - уҗым арасында черек бәрәңгеләр күренә. Мин капчыктагы үләнне тиз генә бушаттым да, бәрәңге җыярга тотындым. Черек бәрәңгене икегә генә сындырам да ашыйм. Тамак туйгач йокы баскан. Капчык янына сузылып тәмләп йокыга да киткәнмен. Бервакыт "Зари-и-иф" дигән тавышка уянып киттем. Төн, кап-караңгы. Әниләр мин өйгә кайтмагач эзләргә чыккан булганнар. Ул вакытта миңа нибары 6 яшь иде", - дип үз уйларына бирелде Зариф абый.
Гыйлманова Исламия, Алан урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: