Теләче Информ

Ачы хакыйкать

Туган авылымны Аллаһы Тәгалә гүзәл табигатеннән мәхрүм итмәгән. Үзәк бистәсе Кече һәм Мишә кушылып, җыйнак тал агачлары белән уратылып алган, мәһабәт җирдә урнашкан. Авыл юлы буйлап барганда безне сул һәм уң яклардан хуш исле чәчәкләргә бай булган кырлар каршылый. Туган авылымның эчендә урнашкан күз явын алырлык матур каенлыклар дикъкатьсез калдырмый....

Туган авылымны Аллаһы Тәгалә гүзәл табигатеннән мәхрүм итмәгән. Үзәк бистәсе Кече һәм Мишә кушылып, җыйнак тал агачлары белән уратылып алган, мәһабәт җирдә урнашкан. Авыл юлы буйлап барганда безне сул һәм уң яклардан хуш исле чәчәкләргә бай булган кырлар каршылый. Туган авылымның эчендә урнашкан күз явын алырлык матур каенлыклар дикъкатьсез калдырмый. авылдан бераз ераклашкан агачлык атаклы рәссамнарның манзараларындагы куе урман шикелле искәтерлек. Ә каен агачлары белән бер рәттән үскән наратлар аңа аеруча ямь өсти.
Кыш көне бу гаҗәеп җир ифрат дәрәҗәдә үзгәрә. Бар җиһанны җанландырып торган яшеллек күзләрне камаштыра торган ак көләмгә әверелә. Агачлар нәкъ әкияттәге шикелле, гүя аларны пумала белән буяганнар. Ә каенлыкка алып бара торган юл кышын төлке, куян кебек җәнлек-ерткычларның эзләре белән тулы. Шулай ук шушы сукмакта озын-озын чаңгы юлларына тап булуың ихтимал.
Авыл халкы, билгеле, табигать куенында, көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, ял итәргә ярата. Ял урыны чиста, матур булуы да мөһим. Шуңа күрә авыл халкы берсүзсез барлык бәйрәмнәрен шушы куе яшел каенлыкта үткәрә. Ә инде милли бәйрәмнәргә килсәк, Сабантуен авыл халкы шул ук каенлыкның бер ачыклык җирендә каршылый. Мондый тантаналы зур бәйрәм, әлбәттә үзе артыннан күп кенә проблемалар тудыра. Бәйрәмнәрдә соң калган чүп-чарларның, төргәкләрнең сан-исәбе юк. Учаклардан соң көеп, каралып калган туфрак күзгә ташлана. Ул чакларда матур каенлык ниндидер зур чүплек өермәсен хәтерләтә.
Ихтимал, каенлыкка карата мондый мөнәсәбәт күбебезне борчымыйдыр. Кайберәүләр хәтта моңа кул гына болгыйлар. Авыл җирлеге бу проблеманы хәл итәр өчен чаралар күрмәсә, бөтен каенлыкны башыннан ахырына хәтле чистартмаса, бу гүзәл җир чүплек оясына әйләнер иде, мөгаен.
Минемчә, бу кешеләрнең шәфкатьсезлеге, ваемсызлыгы беләе бәйле. Кешенең табигатькә карата мондый карашы - иң гаделсез кылану. Ничек кенә булмасын, бу ачы хакыйкать, табигатьтән калу, аны ихтирам итмәү. Без шуны җирдә киләчәк буын, нәсел-токымыбыз яшәячәген аңларга, үзебездән соң аларга нәрсә калдыруыбыз турында уйланырга тиешбез.
Рүзәл Муллахмәтов,
Үзәк бистәсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: