Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Акча Сезне яратсын өчен:

Акча янчыгыгыз һәрчак тулып торсын, дисәгез, шөкер кылып, зарланмый яшәгез! Шул вакытта Сезгә акча су урынына агар. Акчаның кемдә күпме булуы - кешенең үзенә дә бәйле икән. Шулай да, ни өчен хыялланып кына баеп булмый? Җитешлектә яшәүчеләр саны аз керемлеләрдән нигә азрак соң? "Акча - явызлык", - дигән фразаны еш...

Акча янчыгыгыз һәрчак тулып торсын, дисәгез, шөкер кылып, зарланмый яшәгез! Шул вакытта Сезгә акча су урынына агар.

Акчаның кемдә күпме булуы - кешенең үзенә дә бәйле икән. Шулай да, ни өчен хыялланып кына баеп булмый? Җитешлектә яшәүчеләр саны аз керемлеләрдән нигә азрак соң?

"Акча - явызлык", - дигән фразаны еш ишетергә туры килә. Болай әйтүчеләр акчаны үзләреннән читкә этәрә. Аннары, акча юклыкка, акчаның бәрәкәтен аңламауларына аптырыйлар андыйлар. Бүген Сезне акча белән "дуслашырга" өйрәтербез.

Хөрмәт ит!

Акча Сезне яратсын өчен:

Мәхәббәт - иң көчле хис. Ярату безгә чын дус табарга, тормыш юлдашы сайларга ярдәм итә. Әйләнә - тирәдәге кешеләрне генә түгел, предметларны, тормышыгызда барган көндәлек вакыйгаларны да яратырга кирәк. Әгәр, һәр көн өстәлегездә тау кадәр акча өелеп торуын теләсәгез, акчаны да яратыгыз.

Акчага мәхәббәтне ничек аңлатырга соң? Аның турында кайгыртып. Сезнең тормышта акчаның үз урыны булырга тиеш. Фатирыгызда бик матур, зәвыклы сейф, шкатулка булуы мәслихәт. Ә акча янчыгының кызыл төстәгесен сайласагыз, сез отышта булырсыз. Акча "эшләп торсын", дисәгез, аны яратырга кирәк шул.

Җыеп бар

Акча Сезне яратсын өчен:

Акчаны җыеп баруны да зур теләк белән башкарырга кирәк. "Кара көнгә," - дип җыймагыз. Үзегез үк "кара көн"не планлаштыра күрмәгез, берүк! Уйларның чынга ашуы бар, шуңа күрә якты хыяллар, матур уйлар белән яшәгез. Үзегезне бай итеп хис итегез. Баш миендә "акчалы, җитешлектә яшәү" уена урын табыгыз. "Минем матди хәлем - зарланырлык түгел. Әлхәмдүлиллә! Әгәр, бүген мин вертолет алмыйм икән, димәк, аның миңа әлегә кирәге юк", - диегез. Безнең киңәшләргә колак салып, шөкер кылып яшәп карагыз әле, тормышыгыз җайланып китәчәк.

Хыяллан!

Акча Сезне яратсын өчен:

Миллионнарның Сезгә нигә кирәклеген үзегез тәгаен белергә тиешсез. Һәм билгеле бер максат белән, кирәкле сумманы туплау өчен, эшләргә киңәш итәбез. Мисал өчен, шәһәр читендә зур өй алу яки яңа машина өчен. Хыялыгызны детальләп күз алдына китерегез. Визуаль хыяллар тизрәк чынга аша. Максат, теләгегез нинди генә зур булмасын, Сез аны яратыгыз. Әйтик, иркен, якты, затлы аш бүлмәсендә, яраткан җырларыгызны тыңлый - тыңлый гаиләгез өчен кичке аш әзерлисез, ди. Яки туган ягыгызга, якыннарыгыз янына хыялда йөрткән машинагызга утырып кайтып барасыз, ди.

Үз - үзеңә ышан!

Акча Сезне яратсын өчен:

Ышанычсызлык, шикләнү кебек хисләрдән котылырга кирәк. Үз - үзегезне җитешлектә яшәргә теләгәнегез өчен яратыгыз. Һәм, акча кыйммәтенә бәягезне тикшерегез. Үз - үзегезгә: "Минем хезмәтем, эшем, белемем кыйммәт тора!" - диегез. Миллионер кебек уйлап, миллионердан үрнәк алып, үзегезне миллионер итеп хис итегез. Үзегезгә ышаныч тагын да артачак. Миллионер да, кайчандыр үзенә мөлкәтне мөстәкыйль булдырган.

Иске гадәтләрегездән арынырга кирәк булыр. Мәсьәлән, исраф итмәү, акчаны саклык белән тоту режимын онытырга кирәк.

Исәп - хисап алып бар

Акча Сезне яратсын өчен:

Әмма, акча саклык белән тотканны ярата… Акчаны белеп тотарга кирәк. Айлык чыгымыгыз эшләп алган акчадан азрак булырга тиеш.

Шул ук вакытта акчаны "чыгару"ны җиңел кичерергә кирәк. Берәр зур товар алган саен, үзегезне "акча тота белмәүдә" гаепләмәгез! Әгәр һәр тиен өчен калтырап торасыз икән, димәк, сезгә киләчәк акча агымының "юллары" ябыла.

Магия өстә

Акча Сезне яратсын өчен:

Акча "тартып китерү" ритуалы уйлап табыгыз. Кредит карточкасы зурлыгындагы сары каты кәгазьгә кызыл хәрефләр белән: "тормышымда акчага һәрчак ишекләр ачык!" - дип языгыз. Бу язуны акча янчыгына, хезмәт хакы карточкалары янына салып куегыз. Һәм аны ешрак укыгыз. Хәтта бу язуны көн дә кулга алмасагыз да, күңелегездә акча өчен ишекләр ачык булачак. Өстәвенә,"тормышымда акчага һәрчак ишекләр ачык!" - дип язылган сүзләр сезгә акча эшләү юлында өстәмә энергия, көч биреп торачак.

Бирергә өйрән!

Акча Сезне яратсын өчен:

Байлык тупларга алынган кешегә бу иң төп принцип. Мохтаҗларга ярдәм итсәгез, күңелегездә канәгатьлек, шатлык хисе тагын да артыр.

ЗАРЛАНМА!

Акча Сезне яратсын өчен:

Әгәр хаман "акча юк", - дисез икән, сезнең акчагыз чыннан да булмаячак. Акча җитмиме? Өстәмә акча эшләү юлларын эзләгез. Идеяләрегез реаль яки фантастик булырга мөмкин. Иң мөһиме: күбрәк акча эшләү теләге булсын.

Үзегезгә канәгатьлек китерүче шөгыльне исегезгә төшерегез. Яраткан эш кенә өстәмә керем китерә.

Тик… финанс планнары төзегәндә, бары тик акча гына бәхет китерә, дип уйлап ялгышмагыз.

Гаилә, балалар, мәхәббәт - акчадан да кыйммәтрәк.

• Тарат!

Табылган, отып алынган акчаның бәрәкәте юк! Андый акча бәхет китерми. Шуңа күрә, аны үз өегездә озак тотмагыз! Мохтаҗларга тарата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев