Теләче Информ

Ана, Ватан һәм Туган ил алдындагы бурыч...

Питрәч районының Кәвәл авылында туып-үскән, бүген Теләчедә яшәүче Александр Казаков Әфган сугышына үзе теләп китә. Югыйсә, ул чакта аның гаиләдә бердәнбер бала буларак Әфган сугышына, гомумән, армиягә бармый калу хокукы булса да... Аны бу адымга авылдашы Геннадий Саликеевның, хәзергечә фикер йөрсәк, шушы мәгънәсез һәм кирәкмәс сугышта һәлак булуы этәрә. -...

Питрәч районының Кәвәл авылында туып-үскән, бүген Теләчедә яшәүче Александр Казаков Әфган сугышына үзе теләп китә. Югыйсә, ул чакта аның гаиләдә бердәнбер бала буларак Әфган сугышына, гомумән, армиягә бармый калу хокукы булса да... Аны бу адымга авылдашы Геннадий Саликеевның, хәзергечә фикер йөрсәк, шушы мәгънәсез һәм кирәкмәс сугышта һәлак булуы этәрә.

- Геннадийның мәе-тен, мәктәпкә укырга бармыйча, өч көн көтеп яттык. Кышкы буранлы көннәр иде. Бу вакыйга мине бик тетрәндерде. Шуннан соң күңелдә Әфган сугышын үзем барып күрәсем килү теләге уянды, - дип искә алды ул елларны мәһабәт гәүдәле, олыгая, чәчләренә чал төшә башлаган ир-егет Александр.
Армия сафларына ул 1986 елның язында алына. Әзербайҗанда дүрт айлык өйрәнүләр үткәннән соң гына аларны Әфган сугышына алып керәләр.
- Чын сугышны күргәч, үкенү хисе дә булмады түгел. Әмма тора-бара күнегелде. Сугыш яшьтәшләремнең психикасына нык тәэсир итте. Арада җан саклар өчен кул-аякларын, эчке органнарын харап итүчеләр булды. Әмма күпчелек Ана, Ватан һәм Туган ил алдындагы изге бурычны намус белән үтәде. Шул исәптән милләттәшләребез дә. Мин хезмәт иткән частьта татарлар байтак иде. Җидеме-сигезме авылдашым Әфган сугышын узды, - ди авылдашлары өчен горурланып Александр.
Хәзер бу гамәлне егетлеккә тиңләүчеләр сирәк. Әмма ул чакта Әфган сугышында катнашу батырлык булып санала иде. Әле дә өлкән һәм урта буын кешеләр бу егетләргә зур хөрмәт һәм ихтирам белән карый. Моны бүгенге яшьләребез дә белсен, аңласын иде.
"Гвардия" күкрәк билгесенә, Әфган халкы рәхмәтенә лаек булган Александр баштарак укчы булып хезмәт итсә, соңрак, егәрле "Урал" автомобилен йөртә. Барысын да хәтерли ул: Әфган иленең коры җилле, шыксыз табигатен дә, хәрби часть, противогаз һәм автоматының номерен да... Еллар үтсә дә, хәтеренннән һич чыкмый икән, сугыш белән бәйле хатирәләр. Элегрәк Александрның төшләренә дә кереп йөдәткән алар.
Тыныч тормышта без аны кеше гозеренә колак сала торган бер дигән шофер, ике бала атасы, хатыны Энҗенең ышанычлы тормыш иптәше һәм... гер күтәрү остасы буларак беләбез. Аның гер күтәреп җиңү яуламаган Сабантуйлары, спартакиадалары сирәк. Әнә шулай матур хезмәте, күркәм яшәү рәвеше белән тыныч кына гомер итә Әфган сугышы ветераны. Александр Әфгандагы атышлар вакытында күрсәткән батырлыгы өчен "За отвагу" медаленә ия булган. Бүләкнең иясенә әле дә кайтып җитә алганы юк икән. Соң булса да, уң булсын ди безнең халык. Соңлап булса да, кайтып җитсен һәм бу вакыйга уртак куанычыбызга әйләнсен иде. Булмас димә, дөнья бу. Аны уналты елдан соң да көтеп алучы райондашларыбыз булды.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: