Теләче Информ

Әсирлекне сорап алмыйлар

Безнең илдә дәһшәтле сугыш кагылмаган берәр гаилә булдымы икән? Сугыш җиле безнең гаиләне дә урап узмаган. Гаяз бабам авылдан өченче кеше булып фронтка китә. Кызганыч, аңа фашистлар белән озак сугышырга туры килми, 1942 елда утлы ядрәләр астында сугыша-сугыша әсирлеккә төшәләр. Шуннан соң алар өчен мәхшәрле әсирлек көннәре башлана. Мөгаен, аны...

Безнең илдә дәһшәтле сугыш кагылмаган берәр гаилә булдымы икән? Сугыш җиле безнең гаиләне дә урап узмаган.
Гаяз бабам авылдан өченче кеше булып фронтка китә. Кызганыч, аңа фашистлар белән озак сугышырга туры килми, 1942 елда утлы ядрәләр астында сугыша-сугыша әсирлеккә төшәләр. Шуннан соң алар өчен мәхшәрле әсирлек көннәре башлана. Мөгаен, аны ач үлемнән алтын куллары саклап калгандыр. Сугышка кадәр бабам тирә-юньнең оста тегүчесе булган. Абыйсы Мөбәрәк белән алар читкә китеп тә тегү теккәннәр. Бабам сугыштан, дөресрәге, әсирлектән, 1945 елның азагында гына кайта. Кайтуын-кайта, әмма җирле куштаннар аңа тыныч яшәргә ирек бирмиләр, әледән-әле әсирлектә булуын исенә төшереп торалар, кабаттан тоткынлыкка озату, аттыру белән яныйлар. Кимсетелүләргә түзми бабам, Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәренә, бертуган апасы Мөнвәрә янына китә. Биредә ул шахтага эшкә урнаша, торак булдыра. Соңрак ул үз янына дүрт баласы белән әбиебез Мәсрүрәне чакыртып ала. Әмма гаиләле, бәхетле тормыш озакка бармый. Әбиемнең килеп төпләнүенә бер ел да узмый, бабам юл фаҗигасенә эләгеп һәлак була. Әбиебез дүрт малаен ияртеп, кире туган авылы - Кече Шыңарга, ялгызы гына яшәүче бертуган апасы Маһруй әби нигезенә кайтып төпләнә. Чөнки Мәсрүрә әбием Копейск шәһәренә киткәндә өен саткан була.
Әби белән апабыз дус-тату яшәп, дүрт ир-егетне аякка бастыралар, башлы-күзле итәләр. Безгә оныкларына, оныкчыкларына һәрвакыт үрнәк булдылар. Әбиебез соңгы көннәренә кадәр төгәллеген, пөхтәлеген, төзлеген җуймады. Ул михнәтле сугыш елларында, аннан соңгы авыр елларда колхоз эшендә (әйтик, урак урганда) гел алдынгылар сафында була. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә әбием сөйләгәннәр кабат күңелдә яңарды. Ил-көннәребез тыныч булсын, сугыш афәте бүтән кабатланмасын.
Камил Хисамов,
Теләче урта мәктәбенең 6 В сыйныфы укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: