Теләче Информ

“Атна буе йоклаган юк. Күз алдымда кеше үтерделәр”

Бигрәк куркыныч заманда яшибез. Әби әйтмешли, нирбылары слабыйларга туып та торасы түгел. Телевизорны кабызсаң – үтереш тә суеш, газеталарда әллә нинди генә фаҗигалар турында язалар. Күптән түгел генә Чаллыдан апам килгән иде. “Атна буе йоклаган юк. Күз алдымда кеше үтерделәр, – ди. – Төн уртасында шаулашкан тавыш ишетеп, тәрәзәгә карадым. Буп-буш урам буйлап бер яшь егет чаба. Артыннан өчәү йөгерәләр. Куып тотып сугып ектылар да, башта күкрәгенә, аннан башына аттылар һәм йортлар арасына кереп югалдылар. Егет кан эчендә ятып калды. Соңрак милиция, халык җыелды. Шуннан бирле тынычлап йоклый алмыйм. Безнең шәһәрдә шулкадәр кансыз рәвештә, урам уртасында кеше үтерә алулары башыма сыймый. Үлгәне дә, үтерүчеләре дә кемнеңдер газизләре бит. Кеше җанын алып тыныч яши алалар микән ул бәндәләр?” – дип уфтанды.

Шәһәребездә берничә ел элек булган вакыйга искә төште. Бер таныш тикшерүче сөйләгән иде миңа аны.

“40 елга якын хезмәт стажы булган, эчү белән мавыкмаган гап-гади авыл агае иде ул, – дип сөйләде тикшерүче егет. – Килеп керде кабинетыма. Йокысыз төн үткәргәне йөзенә чыккан, чиксез дулкынлануы да күренеп тора. Башыннан салган чүпрәк кепкасын әле бөтәрләп кесәсенә тыга, әле кире ала.

– Ни хәлләрең бар, абзый? Нинди җилләр ташлады безгә? Читенсенмә, сөйлә, – дип, үз итеп эндәштем.

Абзый, кинәт кенә маңгаена бәреп чыккан тирен кул аркасы белән сөртеп: – Мин кеше үтердем! – диде.

Имәнеп киттем. Гаепләрен танып килүчеләр була анысы. Ләкин бу очрак күпне күргән суд хезмәткәрләрен дә шаккатырырлык җинаять иде.

– Мин хатыным Галиябануны нык яратып өйләндем, – дип башлады сүзен Гатаулла агай. – Үзем әти белән генә үскәч, әнием кебек якын булырлык йомшак холыклы, ачык йөзле кызны сайладым. Авылдашлар гына кыз әнисенең дуамал холкына ишарәләп, мине кирегә өндәп карадылар. Ә мин исә, сөйгәнемә ияреп дию килә дисәләр дә, Галиямне ташлар хәлдә түгел идем… Гомер буе гаиләм өчен тырыштым. Өйләнгәнемнең беренче елында ук йорт салып кердем. Беренче балабыз яңа өйдә туды. Хатынымның кадерен белеп, саклап яшәдем. Тик, ни хикмәттер, безнең бәхеткә куанасы урынга, Галиянең анасы тиккә котырды. Кызына мине төрлечә хурлады. Имеш, мин имгәк, укымаган бер мәхлук. Имеш, атам көтүче генә. Ә Галия өйдә югында, миңа хатынымны сүкте. Ни йөзе белән үз баласына яла яккандыр, белмим. “Хатының йөри бит, беләсеңме? Бер керәшенне тапкан бит. Атасы да йөри иде. Шуңа күрә арт санына типтем мин аның. Торгызма син аны. Ку да чыгар. Син югында ир-атлары өеңә дә киләләр. Белмисең генә”, – дип канымны кайнатты.

Бер гаебе булмавын белсәм дә, “Тамчы тама-тама ташны тишә” диләр бит, кызып китә башладым. Нахакка рәнҗетелгән Галиям дә еш кына апаларына чыгып киткәләде. Күрәм – тормыш бозыла. Пошаманга калдым. Әби сатуда эшли иде, салгаларга да яратты. Аерым яшәсәк тә, көн дә килеп кәефне бозып китә иде. Ул чыгып киткәч, хатын да аз сүзлеләнә, көләчлеге дә бетә. Миңа да гаепләп караган кебек тоела башлый. Шундый мәгънәсез ызгышларның берсеннән соң, Галиям, балаларны алып, районда яшәүче апаларына китеп барган. Кич эштән кайтсам, гаиләм өйдә юк. Көне буе “Гафу үтенермен, “Анаң аркасында сүзгә килмик. Сине дә, балаларны да бик яратам” дип әйтермен” – дип уйлап йөргән идем. Ә Галия киткән дә барган…

…Эх, әби-әби, ник тыкшынасың тормышыбызга дип, уфтанып өй алды баскычында утырганда, әбинең тавышыннан сискәнеп киттем. “Нәрсә, ашарга юк, кер юмаган, мунча якмаганмы? Себерелергә киткәнме, кәнтәй? Утырасыңмы борыныңны учлап? Утыр-утыр, күрәселәрең алда әле. Әле бер әрмән малае да алып кайтыр ул сиңа. Кеше балалары үстереп ятарсың. Болары да син бозаудан туган балалар түгел аның”, – дип чәпчеде ул.

Исереклектән чайкалып, пычрак сүзләр чәчеп торган бу карчык миңа җен булып күренде. Үз-үземне белештермичә, кече якта су эчеп торган әбигә бар көчемә сугып җибәрдем. Егылганда әби сандык почмагына чигәсе белән бәрелде. Гөрселдәп ауган гәүдәнең җансыз икәнен аңлагач, мин, калган гамәлләремне ниндидер куркыныч төштәге кебек кенә башкардым. Төн карасында бакчадагы шомырт төбен казып, әбине киеме-ние белән шунда күмгәнем аңымда томанлы сурәт булып кына калды…

Галиям кайтып, әнисенең югалуын әйтте. Йөземә гаҗәпләнгән кыяфәт чыгара алдым. Кылган эшем өчен әрнү, җәфаланып интегүләр соңыннан килде. Башта сизәрләр дип курыксам, аннан соң әбине эзләүне туктатуларыннан курыктым. Ни генә кичермәдем шушы 20 ел эчендә. Күңелдәге авыр йөк бер минутка да тынгы бирмәде. Еллар узган саен, намус та ныграк интектерде. Үземә кул салыр дәрәҗәгә җиткән чакларым күп булды. Балалар гына тотты дөньяда, сөекле хатынымны ятларга калдырасым килмәде. Инде менә картаеп беттем. Балалар таралышты. Бердәнбер аңлаучы, юатучы Галиябануым гына янымда. Һәм… әнә теге каһәр суккан шомырт. Яфрагы лепердәсә дә исемә төшерде бит үтерүче икәнемне. Күңелдәге бу йөк белән башкача яши алмавымны аңлап бүген сезгә килдем. Инде бернидән курыкмыйм. Җинаятькә ходай шаһит булды, ул гафу итәрдер. Тик менә хатыным, Галиям, балаларым ярлыкар микән? Шуны гына белмим… – дип сүзен тәмамлады Гатаулла агай”.

Бу хәл бөтен районны шаулаткан иде! Җинаять кылынуга күп еллар үтү сәбәпле, абзыйны утыртмадылар. Тикшерүче егет тә: “Ул үзен-үзе җәзалаган инде. 20 ел газап эчендә яшәгән. Төрмәдән дә артык бу”,  – диде.

Дөньяда башкарган бер гамәлебез дә эзсез үтми шул. Һәр эшебез өчен иртәме-соңмы җавап тотасы бар.

Татарстан яшьләре
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: