Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Авылда вакытлыча эшләп булмый (Шәтке авыл турында язма)

Авыл хуҗалыгы соңгы 25-30 ел эчендә шактый гына үзгәртеп коруларга дучар булды. Инвестор­ларның да берсе китте, икенчесе килде дигән­дәй, кемнәр генә хуҗа булырга тырышмады. Нәтиҗәдә бу хәлләрдән хуҗалыклар шактый талкынды. Фәрит хәзер эшләтә Буш кырларга, колхоз заманыннан калган тузган торакларга карап уфтанучылар күп булгандыр. Бу хәлләр Те­ләче районының Шәдке авылын...

Авыл хуҗалыгы соңгы 25-30 ел эчендә шактый гына үзгәртеп коруларга дучар булды. Инвестор­ларның да берсе китте, икенчесе килде дигән­дәй, кемнәр генә хуҗа булырга тырышмады. Нәтиҗәдә бу хәлләрдән хуҗалыклар шактый талкынды.


Фәрит хәзер эшләтә

Буш кырларга, колхоз заманыннан калган тузган торакларга карап уфтанучылар күп булгандыр. Бу хәлләр Те­ләче районының Шәдке авылын да читләтеп узмады. Югый­сә биредә гомер-го­мер­гә көчле җитәкчеләр эш­ләде, хуҗалыгы нык булды. "Болар килмәсә, бөтенесе җи­мерелеп беткән булыр иде инде", "Фәрит хәзер эш­ләтә" дигән сүзләрне би­редә күп ишеттек. Авыл ху­җа­лы­гындагы үзгәрешләрне кү­реп тә шатландык. Тузган тораклар төзекләндерелгән, ан­да сыерларны заманча тех­нологияләр кулланып савалар, бозау үстерәләр. Кыс­касы, мондагы шартларны күреп, үз күзләребезгә ышан­мадык.


Заманча алымнар кулланылган, роботлашкан саву механизмнары белән эш ит­кән терлек фермаларын күр­гәннән соң, инде шаккатырырлык әйберләр калмагандыр дип уйлаган идек. Бак­саң, эш урынындагы уңай­лыклар, эш кешесенә булган яхшы мөнәсәбәтләр дә га­җәп­кә калдырырлык икән. "Бүген барлыгы 930 баш мө­гезле эре терлек асрыйбыз, шуның 290ы - савым сыеры. Көндәлек савылган сөтне урнаштырып барабыз. Сыер савучыларга килограммына 1 сумнан түләнә. 15 литрдан артса, 1 сум 15 тиен. Сыер савучыларның кулларына чиста 27-30 мең сум акча керә. Бүген бездә 12 сыер савучы сменалап эшли. 20 көн эшлиләр, 10 көн ял итәләр. Ял графигын сакларга тырышабыз, - дип сөйли "Агролак" ху­җалыгы рәисе Фәрит Гый­ләҗетдинов. - Карагыз әле мондагы чисталыкка. Идән­нәргә чиста җәймә-к­леен­ка­лар ябылган, юылган. Сез кил­гәнгә генә түгел, һәр­ва­кыт шулай. Краннан җылы, салкын су килеп тора, бәд­рәф-ваннасы, ашау-эчү бүл­мәсе - кыскасы, бөтен уңай­лыклар бар. Чиста юллардан ботинка белән генә йөрибез, аяк киеме пычранмый".


Бу хәлләрне күреп, үзе­безне сыер фермасында тү­гел, ә берәр офиста йөргән кебек хис иттек. Эш урыннарын да күзәттек. Монда да шактый эш автоматлаштырылган, әмма ул һәр кеше идарә итәрлек дәрәҗәдә көй­ләнгән. Сыер савучы үзе­нең эше буенча көндәлек мәгълүматны алып кайтып китә ала. Автоматлаштырылган система һәр савымчыга сөтнең майлылыгы-тыгыз­лыгын да шунда ук күрсәтә, көндәлек савылган сөткә анализ ясала, моның өчен кирәкле кнопкага гына басарга кирәк. Фәрит Фарук улы мал ризыгын төрләндерү буенча да күп эш алып барылганлыгы хакында сөйли. "Көнбагыш, рапс, кукуруз орлыгы тартып бирәбез. Үзе­без­нең доза агрегаты бар, шунда арышын, борчагын, бодаен, акбурын, күкертен, тозын кушып, катнаш азык ясыйбыз. Республика программасы ярдәме нигезендә дүрт мең тонна сыярлык ике силос базы төзедек. Беренче класслы кукуруз силосы белән тутырып каплап куйдык, инде ашатабыз да. Бөтен чыгымнары, юллары белән алты миллион сумга төште. Шуның 900 мең сумы кире кайтырга тиеш. (Ә программа өч миллион сумлык иде.) Безнең чыгымнарыбыз күб­рәк булды. Әмма алар озак елларга хезмәт итеп, үзен аклаячак әле", - дип сөйли ху­җалык җитәкчесе. Акча күп китсә дә, ул эш барышыннан бик канәгать. Моннан 3-4 ел элек сез бу фермаларны танымаган булыр идегез, дию­челәр дә булды. Заманында шәдкеләр сыерларын бир­мәс өчен ферма янына сәнәк тә күтәреп чыккан була. Шөкер, ул чакта малларны саклап калалар.

Кырык бозауга - бер әни

Шәдке фермасында күп­тәннән ишеткән, әмма моңа кадәр үз күзем белән күр­мәгән "корма мама"ны да карап кайттык. "Бозаулар өчен 240 башка көйләнгән торак­ның фундаментлары салынган. Сөт эчерү җай­лан­ма­сына килгәндә, аны без узган ел кайтарттык. Германиядә эшләнгән. Бу бездә әле берәү генә. Менә монда ясалма сөт салына, җылы су килә, алар бергә кушыла", - дип сөйли ул. Һәр бозауның муенына датчик куелган. Бозау үзенә тиешле дозаны эчеп чыгып китә икән. Бер эчеп китсә, икенче мәртәбә кереп эчә алмый. Кырык-кырык биш баш кечкенә бозауларга исәп­ләнгән аппарат артыгын бирми, көйләнгән дозаны гына бирә.

Ашлыкны үзебез киптерәбез

Хуҗалык җитәкчесе яңа­ча эшли башлаган ашлык киптерү комплексы турында сөйләгәндә, ир мактаныр, корал эшләр, дигән мәкаль искә төште. Сүз сөйләп, акчаны кысып кына икмәкне киптереп булмый шул, бигрәк тә явым-төшемле елларда хәл­ләр катлауланып китә. Без килгәндә дә Фәрит Фарук улы шул мәшәкатьләр белән йөри иде. "Без киптерү комплексына инвестиция программасы буенча, газ үт­кәр­дек. Бу - Теләче районында табигый газ яга торган беренче ашлык киптерү комплексы. Узган ел аны Түбән Новгородтан кайтарттык. Сә­га­тенә 20-25 тонна икмәкне киптереп өлгерергә тиеш ул.

Моннан тыш тагын бер шундый җайланма бар иде, икесен дә зәңгәр ягулыкка тоташтырдык. Үзебез өчен дә, башкалар өчен дә хезмәт итәр дип уйлыйбыз. Шәдке­дән тыш Питрәч районындагы Кулай ярдәмче хуҗалыгы да безнеке бит", - дип сөйли Фәрит әфәнде.

Яңа кеше

Хуҗалык рәисе Фәрит Гыйләҗетдиновның бер елдан артык вакыт эчендә тау кадәр эш алып барганын күреп, аптырап та каласың. "Фортекс" компанияләре төр­­кеме җитәкчесе Рәүф Әлмөхәммәт улы Галәмов Бал­тач егетен "Агролак" берләшмәсенә эшкә чакыра. "Республиканың кадр­лар резервында тора идем. Килешү төзеп, эшкә килдем, миңа ышаныч күрсәт­кән­нәре өчен рәх­мәтлемен, - ди ул. - 2016 елда шактый эш башкарылды. Әле эш дәвам итә. Кул астымда 72 колхозчы бар. Төзелеш­ләргә эшче­ләр ялларга туры килде. Баштагы чорда 6-7 бригада төзү­челәр генә бар иде. Күп эшләрдә дәү­ләт программалары белән район ярдәм итте. 40-60 программасы нигезендә ике комбайн алган идек. Хөкүмәт ташламалы ягулык белән ярдәм итә. Узган ел гына инвестор әлеге тө­зелеш эшләренә 80 миллионнан артык акча кертте", - әнә шулай башкарган эшләрен үзенчә санап чыгуы аның.


Авылда моңа кадәр килгән инвесторларның бу кадәр эшләгәннәре булмаган. Хуҗалыкны күтәрергә дип вакытлыча килгән Фәрит Гыйләҗетдиновның да эшен авыл халкы күрә, яхшы бәя бирә. Эш ке­шесенә иртәге көнгә ышаныч тудырасың икән, аның җитәкчелеккә карата фикере дә үзгәрә.

Рәсимә Галиева

("Ватаным Татарстан", /№ 180, 02.12.2017/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев