Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Башлангыч начар түгел

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек уңаеннан районда "Бөек Җиңүгә илткән юллар" дип исемләнгән сәнгать фестивале бара. Авыл җирлекләре арасында барган бәйге төгәлләнде инде. Узган атнада бу мөһим эшкә оешма-предприятиеләр кереште. Биредә катнашучыларның башкару осталыгын бәяләүдән, талантларны барлаудан битәр, аның тәрбияви әһәмияте зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. Яшь буын зур югалтулар...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек уңаеннан районда "Бөек Җиңүгә илткән юллар" дип исемләнгән сәнгать фестивале бара. Авыл җирлекләре арасында барган бәйге төгәлләнде инде. Узган атнада бу мөһим эшкә оешма-предприятиеләр кереште.

Биредә катнашучыларның башкару осталыгын бәяләүдән, талантларны барлаудан битәр, аның тәрбияви әһәмияте зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. Яшь буын зур югалтулар бәрабәренә яулаган Җиңүнең бәясен белеп үсәргә, аның мөһимлеген киләчәк буыннарга җиткерергә тиеш.
Оешма-предприятие-ләр арасыннан беренче булып Теләче урта мәктәбе коллективы чыгыш ясады. Укытучылар да, укучылар да бердәй катнашкан концерт бик оешкан төстә үтте. Бу очракта аерым башкаручыларның башкару осталыгына, костюмнарына, сәхнәдә үз-үзләрен тотышына тукталып тормыйча, мәктәп хоры, халык уен кораллары ансамбле, вокаль һәм бию төркемнәренең уңышлы чыгыш ясавын билгеләп үтәргә мөмкин. Концертка зур өлеш керткәннәре, тырышлыклары әллә кайдан күренеп тора. Димәк, әзерлекле остазлар булмавы да, костюм кытлыгы да фестивальдә катнашмау өчен сәбәп була алмый. Алдагы фестивальләрдә Теләче урта мәктә-бенең үттеме-үттегә генә әзерләнүен дә онытмыйк!
Азактан, тамашачы-ларның озакка сузылган алкышларыннан соң, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов Теләче урта мәктәбе коллективы чыгышын башкаларга үрнәк, концертның оешкан төстә узуын ассызыклап узды. - Улым сиңа әйтәм, киленем син дә тыңла дигәндәй, башкалар да шушы югарылыктан төшмәскә тиеш. Бу уңайдан җитәкчедән дә, коллективтан активлык сорала, җаваплылык бер дәрәҗәдә. Әлеге концертлар өлкәннәребезгә булган кадер-хөрмәтебезне дә чагылдыра, - диде ул залдагы тамашачыларны һәм җитәкчеләрне активлыкка чакырып.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X