Теләче Информ

Балаларым мине онытты

Ачуланмагыз әле яме.

Мин 85 нче яше белән бара торган бер карчык. Сезнең газеталарыгызны почтальон кертеп биргән иде, укып утырдым әле менә. “Берүзең күңелсезләнеп ятма, мә, укы”, – диде. Бик гыйбрәтле әйберләрне язгансыз. Минем дә үземнең башымнан бик күп гыйбрәтләр үтте. Хәзерге көндә дә, ике кызым булуга карамастан, берүзем авыл җирендә, дүрт почмаклы өемдә яшәп ятам. Пенсия алам. Кызларым Әлмәттә яшиләр. Тормышымны телефоннан гына сөйләп бетерә торган түгел, хат та язып утыра торган яшьтә түгел инде мин, аның рәтен дә белергә кирәк бит әле. Кызларым минем янга бик сирәк кенә кайталар, хәбәр дә бирмиләр, мине караудан баш тарталар. Кайтсалар да, көнендә китәләр, бер сүз дә сөйләшмиләр. Минем үлгәнне көтәләр. Иптәшем үлгәндә миңа утыз биш тә тулмаган иде әле, ике бала белән калдым. Шуларны укыттым, кеше иттем. Хәзер менә минем турында уйлап та бирмиләр.
Авыл карчыгы, Азнакай районы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: