Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Баланы тирбәтеп йоклату файдамы, зыянмы?

"Балаң үсеп җитте бит инде. Нигә бу теманы хәзер күтәрәсең?", - дисезме. Дөресен генә әйткәндә, шәхсән мин баланы тирбәтеп йоклатуда бернинди начарлык та күрмим. Кызымны 1,5 яшькә кадәр һәркөнне кочагымда тирбәтеп йоклатып җибәрдем. Һәм бары тик хәзер генә бу гадәт белән хушлашырга вакыт җиткән дип уйлыйм. Әйтергә кирәк, тирбәтү-тирбәтмәү мәсьәләсе...

"Балаң үсеп җитте бит инде. Нигә бу теманы хәзер күтәрәсең?", - дисезме. Дөресен генә әйткәндә, шәхсән мин баланы тирбәтеп йоклатуда бернинди начарлык та күрмим. Кызымны 1,5 яшькә кадәр һәркөнне кочагымда тирбәтеп йоклатып җибәрдем. Һәм бары тик хәзер генә бу гадәт белән хушлашырга вакыт җиткән дип уйлыйм.

Әйтергә кирәк, тирбәтү-тирбәтмәү мәсьәләсе шактый четрекле тема һәм аның турында сүз куертканда, яшь аналар сугышып та китәргә мөмкин, хәтта. Берәүләр баланы тирбәтү аның сәламәтлегенә зур зыян китерә, баш мие басымы күтәрелә, хәтта баш миенең кечкенә кан тамырлары да шартларга мөмкин дип саный, ә икенчеләр исә, киресенчә, бу процесс баланың психикасына уңай тәэсир итә, ул әнисе кочагында изрәп, тынычлап йоклап китә дип уйлый.

Миңа калса, бу очракта ике як та бераз дөрес һәм бераз ялгыша. Шуңа күрә алтын урталыкны саклый белергә кирәк. Ничек дисезме? Ничек икәнлеген сезгә сөйләп тормыйм, чөнки мин табиб та, бу өлкәдә әллә ни зур белгеч тә түгел. Шуңа күрә акыл сатып утырырга хокукым юк. Шуңа күрә бары тик үземнең тәҗрибәм белән генә уртаклашырга карар кылдым. Бәлки берәрегезгә файдасы тияр.

Авырлы вакытта минем планнар шактый зур иде. Бала, янәсе, үз караватында гына йоклаячак, ә тирбәтеп йоклату турында исә сүз дә булырга мөмкин түгел. Бала кулга ияләшмәскә тиеш, янәсе. Тик кызым туып, аны беренче тапкыр кулга алуга бу планнардан җилләр исте. Юк, мин әйтәм, ничек инде аны караватка яткырып йоклатып җибәрмәк кирәк, минем кочакта йокласын рәхәтләнеп!

Беренче өч-дүрт ай дәвамында шулай булды да. Кулларымда тирбәтеп йоклатып җибәрәм дә, караватына салам. Уянса, яңадан кулга алып йоклатам. Нәкъ менә шул чагында мин интернет челтәрендә бер белгечнең язмасына тап булдым. Аның фикеренчә, баланы тирбәтеп йоклату 3-4 айга кадәр генә дәвам итәргә тиеш. Аннары ул үзлегеннән йоклап китә белергә өйрәнсә яхшы. Өстәвенә, һәр анага яхшы таныш педиатр Комаровский да тирбәтү яклы түгел. "Хм… әллә чыннан да кулдан төшерергә инде", - дип уйладым мин. Белгечләр белми әйтмәс, янәсе..

Тик барып чыкмады. Дөресен генә әйткәндә, мин моңа үзем әзер түгел идем, ахрысы. Шуңа күрә кулда йоклатуны дәвам иттем. Мин бит аны салмак кына, бишек җыры көйли-көйли генә тирбәтәм, ничек аның зыяны була алсын соң инде дип юаттым үземне.

Тик күптән түгел бу темага мин яңадан әйләнеп кайттым. Мине башка проблема борчый башлады: тирбәтүен-тирбәтәм дә, бала бит хәзер барысын да аңлый, ул бу процесска күнеккән. Караватка яткырып йоклатып җибәреп булыр микән, гадәтләрдән арындыру катлаулы бит? Шуңа күрә кызымны тирбәтеп йоклатудан аерырга кирәк дигән карарга килдем.

Дөресен әйтим, мин бу процесс күпкә катлаулырак булыр дип уйлаган идем. Тик ул мин уйлаганнан җиңелрәк булып чыкты. Иң мөһим киңәш, беләсезме, нинди? Йокларга ятар алдыннан бала өчен махсус ритуал, йола булдырырга кирәк. Чөнки аның өчен тирбәтү инде йокларга яту, йоклап китү дигәнне аңлата. Ә хәзер аны башка нәрсә белән алыштырырга вакыт җитте.

Шәхсән мин башта әкрен генә баланы әзерлим, йокы киемен кигерәм, чәчләрен тарыйм, аңа йокларга вакыт җитүе турында аңлатам. Аннары исә без бергәләп әкият укыйбыз (миңа калса, бу иң уңайлы, традицион ысул). Шуннан соң утны сүндерәм дә, караватка яткырып, бишек җыры җырлый башлыйм. Аллага шөкер, алга китеш бар.

P.S. Белгечләр исә тагын бер киңәш бирә: балага йоклап китү уңайлырак булсын өчен, махсус уенчык булдырырга кирәк икән. Шуны кочаклап йоклап китсен, янәсе. Ләкин безнең очракта бу әлегә барып чыкмады әле.

Яшь әни язмалары

Чыганак: Сабантуй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев