Теләче Информ

«Башта гына кайнаналар усал иделәр. Хәзер кайнана килен ролендә, ә киленнәр – кайнана»

Улым киленне күрше авылдан гына алды. Зур юлдан барсаң, биш чакрым була, басу юлы буйлап кына турыдан чыксаң, ике чакрым тирәсе генә ара. Күп булса, өч булыр, якын инде. Барам дигән кешегә машина көтеп тә торасы юк – чыгасы да китәсе генә. Без барыбыз да бергә яшибез. Улым башка бер авылга йөреп эшли, киленгә үзебездә эш булды. Өй зур, бу улымнан соң өйләндерәсе балабыз юк, апасы кияүдә, алар районда яшиләр. Шуңа да улым хатыны белән монда калдылар.

Шәһәргә чыгып китеп тә, кемне көтеп торалар? Эше булса, ярты акчасы юлга чыгып бетә бит анда, әле яшәргә дә кирәк. Кредит алсалар, аны гомергә түләргә. Менә минем кыз белән кияү йорт салганда кредит алганнар иде, ун еллап түлиләрдер инде, әле һаман ябып бетерә алганнары юк. Йортны да да гел төзәткәләп кенә торырга кирәк. Сала башлаганнан бирле салалар инде, болай гына итеп әйткәндә. Әле ярый шунда яшиләр тагын. Ай буе кредиттан кредитка гына яшиләр инде. Оныклар авырып-мазар китсәләр, кызым өйдә ятмый, миңа кайтаралар. Чөнки кредит түлисе бар.

Ни дип авыз ачсак та, кредитка килеп төртеләләр. Кунакка-фәлән, туйга-мазар барасылары булса да, кредитны сөйләшмичә калмыйлар. Чөнки кешегә буш кул бармыйсың бит, күпме салсак, кредитка җитәрлек булыр микән, дип уйлашалар алар. Шуңа да, әзер өй була торып, улымның да шул кабалага эләгүен теләмәдем. Йорт зур безнең, бүлмәләр аерым-аерым. Мин киленемә юк-барга бәйләнмим. Хәзер элеккеге заман түгел бит. Башта гына ул кайнаналар усал иделәр. Ә хәзер кайнана үзе килен ролендә ул. Ә киленнәр – кайнана сыман. Әйбәт кенә яшәсеннәр дип торабыз инде, кая ди ул алар арасына кереп өйрәтү.

Минем килен эштән кайта да, шактый вакыт бүлмәсендә ятып тора. Кулыннан телефоны төшми инде, минем шуңа эчем поша. Эштән кайтуга диванына ята да, сәгать буе шундагы уеннарны уйнап ята. Ни кызыгы бардыр инде шуларның. Аннан соң гына торып йөри башлый. Әнисе белән дә әйбәт алар, кодагый өйдәге бөтен хәлләрне минуты белән белеп тора. Югыйсә, безнең белән яшәгәч, киленгә бераз гына телен дә тешләп торырга кирәк тә соң.

 

Кайчак килен белән минем фикерләр дә бик үк туры килеп бетми, кайчак улым белән дә үпкәләшеп алалар. Артык зурга җибәрмәсәк тә, берәр хәл булса, кодагый икенче көнне үк килеп җитә. Турыга бәреп нидер сорамый, хәлләрегезне белеп китим әле, әйбәт кенә ятасызмы, дип сораштыра. Юк-бар үпкәләшүләрне минем аңа сөйләп тә торасы килми инде.

Кара-каршы утырып чәйләр эчәбез дә, сөйләшеп утырабыз да, ул китеп бара, мин озатып калам. Әмма шулай тикшереп йөрүе миңа ошап бетми шул. Ераграк яшәгән булсалар, ике арада шулай еш йөрелмәс иде ул, якын бит, якын. Кызы бер генә зарланып шалтырата, кодагый җыена да башлый. Килен болай артык зарланмый да ул аңа, минем ишетеп тә торганым бар. Әнисе хәлләрен сорый да, кызының кәефсезрәк чагы туры килсә, ә-әй, дип кенә көрсенеп куя. Кодагыйга шул җитә дә. Кызын монда рәнҗетеп яшиләр дип борчыладырмы инде.
Турыга бәреп сорамагач, мин дә артыгын куертмыйм. Йөгерә-йөгерә өстәл хәзерлим дә, күбрәк итеп сыйларга тырышам, күчтәнәчләр биреп җибәрәм. Бигрәк хәзерче яшиләр икән, авызларыннан өзәләр икән дип китмәсен дим. Бер тирәдә яшәгәч, сүзгә китеп тавышланып яшисе дә килми бит әле ул.

Язмыш кочагы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: