Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бер күрешү - бер гомер

Шөкер, районыбыз талантларга бай төбәк. Бер ай элек кенә районыбыздан чыккан сәнгатькәрләр зур концерт куеп киткән булса, узган шимбәдә район мәдәният йортына халык белән очрашуга чакырулы булган бертөркем якташ язучыларыбыз кайтып төште. Сәбәбе дә бар: моннан бер ай элек кенә илбашы Владимир Путин фәрманы белән игълан ителгән әдәбият елы башланып...

Шөкер, районыбыз талантларга бай төбәк. Бер ай элек кенә районыбыздан чыккан сәнгатькәрләр зур концерт куеп киткән булса, узган шимбәдә район мәдәният йортына халык белән очрашуга чакырулы булган бертөркем якташ язучыларыбыз кайтып төште.
Сәбәбе дә бар: моннан бер ай элек кенә илбашы Владимир Путин фәрманы белән игълан ителгән әдәбият елы башланып китте. Алай гына да түгел, үзебезнең әдипләр белән күптән очрашканыбыз юк икән, ләбаса. Шуңа да алар безгә шулкадәр тансык, күңелгә якын, кадерле ки, очрашып сөйләшер өчен вакыт та җитмәде. Алар дигәнем, Шәтке авылы тумасы, шагыйрә, язучы Сәйдә Зыялы (Зыятдинова), Тиләҗе авылы кызы язучы, журналист һәм рәссам Дания Гайнетдинова, Олы Мишә егете шагыйрь, язучы Рашат Низами һәм Югары Кибәхуҗада туып үскән, бик күп журналистларның остазы булган, Казан дәүләт федераль университеты профессоры, татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин. Әдәби-музыкаль композиция сыйфатында бирелгән һәм һәркемнең күңеленә үтеп керерлек чараны әзерләүдә район мәдәният бүлеге, үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм укучылар, укытучылар зур тырышлык куйдылар. Баксаң, тамашачылар да әдип сүзенә, чын шигърияткә, милли җыр сәнгатебезгә нык сусаган булып чыкты. Язучыларыбызның һәркайсына гөрләтеп кул чапты алар. Сөекле Тукаебыз әйткәнчә, халкыбыз көчле, дәртле, моңлы ул! Үзешчән җырчыбыз Нурания Гыйльметдинова югары сәнгати осталык белән башкарган "Безнең күңел" җыры күңел түрендәге иң нечкә хисләргә кагылды. Ирексездән күзләргә яшьләр килде, тамакка төер утырды... Кичәдән күренгәнчә, тамашачылар Сәйдә Зыялының трибун шигырьләре, Дания Гайнетдинова башкаруындагы гамьле парчалар, мәңге шук малай булып калачак Рашат Низаминың оптимистик рухтагы шигырьләре, Васил Гарифуллинның төпле фикер-киңәшләрен йотлыгып тыңлады. Әдипләребез генә түгел, залда утырган һәр тамашачы очрашудан зур канәгатьлек хисе белән, зур ләззәт алып, рухи яктан баеп кайтып киткәндер.
Районыбызда әдәбият елына әнә шулай старт бирелде. Әлегедәй очрашуларның дәвамлы булачагына ышанасы килә. Минемчә, мондый кичәләр һәр китапханәдә, һәр мәдәният йортында үтәргә тиеш. Иманым камил, очрашуларга халык та теләп киләчәк. "Авыл җыеннары"ндагы чыгышлардан күренгәнчә, моңа ихтыяҗ зур.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев