Теләче Информ

Бер кулы белән бирде, икенчесе белән алды

Иремнән аерылгач, кабат кияүгә чыгарга уйламадым да мин. Ике балабыз булды, шулар дип яшәдем.

Кияүгә чыгу теләге дә юк иде. Яшьлек белән шулай булгандырмы, ир белән газаплы тормыштан соң ялгыз яшәү рәхәте булгандырмы – төгәл генә әйтә дә белмәм. Барысы бергә булгандыр. Балаларга багышланган гомер әрәм узмады. Ике бала да бик әйбәт укыдылар минем, кияүләрем дә бик әйбәтләр, төпле, акыллы кешеләр. Атасыз үссәләр дә, кызларым үзләренә менә дигән ир сайладылар, әйбәт кенә яшиләр дә. Күз генә тимәсен дип карыйм аларга. Үзләре каршында берсен дә мактамыйм шуңа күрә. Ана күзе каты булучан бит. Яшьлектә ир турында уйламаганны, пенсиягә чыккач газетадагы белдерүләрне караштыргалый башладым. Мин “Язмыш кочагы”н да, “Адашкан мәхәббәтем”не яздырып укыйм. Газета килгән саен иң элек ялгыз ирләр юк микән дип карап чыгам. Яшем туры килгәннәргә шалтыратам. Мин үземнең өйгә чакырырга яратмыйм. Кеше ни уйламас. Гомер иткән күршеләр дә бар бит. Алар ни дип сөйләп калырлар аннары артымнан дип куркам. Танышкан бер ирне дәшеп булмый бит инде. Шуңа күрә чакырсалар, гадәттә, очрашуга үзем барам. Нурлаттан бер ир белән сөйләшеп киттек шулай. Бик тәртипле сөйләшкәч, күңелгә кереп оялады бу. Ике айлап сөйләшеп торгач, күрешергә булдык. Нурлат бик ерак миңа. Башта әллә Казан тирәсендә генә очрашыйкмы дип әйтеп карадым. Ул да Казанга килсә, мин дә килсәм дигән идем. Берәр кафеда утырыр идек әле. Әмма ул теләмәде. Аякларым да авыртып тора, ди. Казанны да белмим, яшь вакытта бер-ике булган бар, шуннан соң эшем төшкәне булмады диде. Гомер буе авылда яшәп, шәһәрне күреп тормагач, кыендыр дип, хәленә кердем. Без ярый ла сирәк булса да Казанга барып кайтабыз. Ә еллар буе шәһәр күрмәгән кешегә чыннан да авыр бит инде. Бу ир мине үзенә килергә күндерде. Ерак араны да: “Мин сиңа юлга үзем түләрмен, бер дә борчылма анысы өчен”, – диде. Шулай дип тә әйткәч, аңа хөрмәтем тагын да артты. Аллага тапшырдым да, юлга чыктым. Юллар асфальт, автобуслар йомшак булса да, юл газабы – гүр газабы инде ул. Пенсиядәге кешегә бигрәк тә. Юлда телефоннан сөйләшкәләп тордык. “Син кайда әле? Каршыңа чыгарга вакыт түгелме?” – дип, кызыксынып торды “егетем”. Соңга калмыйча, автобусымнан каршы алды. Әкренләп кенә өенә таба атладык. Утырып, тәмам оеган иде аяклар. Атлагач, язылып киттеләр тагын үзләре. 
Бу ирнең хатыны үлеп киткән булган. Бердәнбер малае читтә, еракта. Әмма шулай булса да, атасына булышып тора шикелле. Йорт-җирләре бик әйбәт иде ирнең. Пенсиягә генә алай яшәп бетереп булмыйдыр: нәрсәгә тотынсаң, шул бар. Кич буе сөйләшеп утырдык та, аерым-аерым урыннар җәеп, ятып йокладык. Иртән торып, чәйләп алгач, юлга җыена башладым, автобуска сәгатем җитә иде. Бу ир миңа читенсенеп кенә, бирер-бирмәс кенә бер меңлек суза, мә, юлыңа ал ди. Миңа да кыен булып китте. Үземчә, мәганә саклаган булып, юк инде дип, борылган идем, кулындагы акчасын бөгәрләп алып та куйган булса кирәк, икенче борылуыма акча юк! Хатын-кызның юлына бирәсе булса, ул бит аны сорап та тормыйча минем кесәгә генә салырга тиеш иде. Кем инде: “Мә, ал”, – дип бирә? Ә бу бер кулы белән бирде, икенчесе белән алды. Мин шулай чыгып киттем. Сүзендә тора торган ир булмады ул. Күңелне кайтарды. Картаймыш көнемдә хур булып кайттым шулай. Әле ярый бер кешегә дә әйтмичә киткән идем барасымны, сораштырып йөдәтерләр иде. 
Рузалия Р.

vk.com/beznen_avil

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: