Теләче Информ

Безне Ходай гына аера ала (ЯЗМЫШ)

Апаста гомер итүче Ләлә һәм Илдар Ногмановлар гаиләсе моннан җиде ел элек килгән кайгыны беркемгә дә сиздермичә яшиләр.

Шушы вакыт эчендә ярату да, бер-берсенә булган хөрмәт тә сынала. Икесе дә Кайбыч районының Борындык авылында туып үскән алар. Бер сыйныфта укыганнар. Мәхәббәт хисе дә мәктәптә борынлый.

– Без гел бергә булдык. 1997 елда гаилә корып җибәрдек. Бәхетебезне түгәрәкләп, кызыбыз туды. Мине Апаска эшкә чакыргач, баштарак кайтып-китеп йөрдем. Ә йорт биргәч, гаиләмне бирегә күчердем, – дип искә ала Илдар.
 
Икесе дә мәдәният өлкәсендә хезмәт куялар. Илдар – күп кенә җырлар авторы, аранжировщик буларак та яхшы таныш. Әмма гел җырлап кына яшәргә насыйп булмаган икән. 2011 елның җәе зур борчу-мәшәкать алып килә.
 
– 2011 елның җәендә ял итәргә Соль-Илецкига юл тоттык. Менә шунда баргач, хатыным, иреннәрем, телем оеп тора, диде. Тик без моңа артык игътибар бирмәдек. Эсселек, тозлы һава тәэсиредер дип уйладык. Әмма хатынымның борчуы Апас­ка кайткач та бетмәде. Аннары ул кул бармаклары оюдан зарлана башлады. Анысы да үтәр дип уйладык. Ә ул гәүдә авырлыгын югалта башлады, атлап йөрүләре дә үзгәрде. Менә шул чакта хә­ләлемнең хәле яхшы түгелле­ген аңладым. Шуннан соң гына хас­таханәгә киттек, – дип искә ала Илдар.
 
2012 елда Республика клиник хастаханәсендә катлаулы диагноз куялар: “Нутритивная сенсорная полинейропатия”. Мондый авыру кешедәге мотор функциясе өчен җавап биргән нейроннар зарарлану аркасында килеп чыга. Шунлыктан терәк-хәрәкәт аппаратында да үзгәрешләр пәйда була. Ләлә ханымның бу вакытка йөреше дә салмаклана, тигез атлый алмый. 2013 елда ул 10 кило авырлык югалта. Шул елны табиблар чит илдә җитештерелгән иммуноглобулин препараты белән дәвала­нырга киңәш итәләр. Ләлә ханы­м­ның шул дару ярдәме белән хәле бераз яхшыра, авыруы чигенгән кебек тә була хәтта. Кеше арасына чыга, кунакка йөри башлый, вак-төяк эшләрне башкара. Әмма кулланган даруы ашказанын җәрәхәт­ли. Зыян булмасын өчен кыйм­мәт­ле дару  кирәк.
 
Ногмановлар ике кыз тәр­бия­ләп үстерә. Олы кызлары Адилә Россия хокук академиясенең өчен­че курсында укый, Аида 10 сыйныфта белем ала. “Шөкер, кызларыбыз тәртипле булып үсеп килә. Әниләренең хәлен аңлый­лар, авырлыкны сиздермиләр. Мин дә ничек тә булса хатынымны яшәтү өчен тырышачакмын. Танышларым, каян моның хәтле көч табасың, дип сорый. Яратканга шулай ул. Мин гел бер сүз генә әйтәм – безне үлем генә аера ала. Ә яшәгәндә без бергә. Авырлыкта да, шатлыкта да, кайгыда да без икәү. Бик тату яшәдек. Кычкырышкан вакытларны хәтерләмим, – дип сөйли Илдар. – Безнең гаиләдә – өч апа һәм ике игезәк ир бала. Ләләне барлык туганнарым да яратты. Хәзер дә аның өчен нишләргә дә белмиләр. Туган­нарымның бердәм булуы  безгә тагын да көч бирә”.
 
Ләләнең авыруын табиблар салкын тигәннән дип аңлата. “Элек бу авыру сирәк саналса, хәзер инде атнага ике кеше шушы авыру белән хастаханәгә эләгә икән. Монысын да табиб­лардан белештем. Димәк, Ләлә кебекләр күп. Авыруын бөтен­ләйгә җиңәсе килә бит! Ләлә үзе дә тереләсенә ышана. Башкача булмый. Бу хәбәрне тараткач, безгә ярдәм итүчеләр күп булды. Бер курс дәвалану 500 мең сумга төшә. Безгә, ким дигәндә, өч тапкыр дәваланырга кирәк. Тиешле сумманың яртысын җыя алдык. Әле тагын 700 меңгә якын акча җыярга кирәк. Элек без үзебез тырыша идек. Әмма чит ил даруы булгач, бәясе кыйммәт, үз көче­бездән генә килми, – ди Илдар. – Әлегә хатыным хастаханәдә дәвалана. Тагын ике курс дару кабул итәсе бар. Алла боерса, җәйләргә җайланып китәр дип торам. Шуңа да газета укучылардан ярдәм сорамыйча булмады”.
 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 апрель 2018 - 22:26
    "Ак Барс" хоккей командасы ЦСКА командасын җиңде Исәп 1:0. "Ак Барс" хоккей командасы бүген Казанда ЦСКА командасын җиңеп, Гагарин кубогы иясе булды.  Бүгенге матч 1:0 исәбе белән тәмамланды. Финал сериясендә исәп - "Ак Барс" файдасына 4:1 Исегезгә төшерәбез, 2008/09 һәм 2009/10 сезоннарда "Ак Барс" Гагарин кубогын яулаган иде инде.
    17
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 22:16
    Җирнең әзерлеген ничек белергә Язын бакча эшләрен җир өлгергәч кенә башларга кирәк. Моны болай тикшерәләр. 10 см тирәнлектә чокыр казып, бер уч туфрак алырга. Аны кул белән йомарларга һәм 1 метр биеклектән бетон яки башка каты өслеккә ташларга. Туфрак шундук таралып китә икән, җирне казый башларга вакыт. Шул килеш оешып торса, җир әле әзер түгел, сабыр итәргә кирәк.
    13
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 22:08
    Радик Юльякшинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылд Бүләк аңа "Татар эстрадасын үстерүгә керткән өлеше өчен" бирелде Бу минутларда "Пирамида"да баручы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшинга (Элвин Грей) Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды. Шулай итеп Элвин Грей сәхнәдән ТМТВ премиясе белән бергә министрлык бүләген дә алып төшеп китте. Шунысын әйтергә кирәк, Радик Юльякшин премия тапшыру тантанасын, аңа хас булмаганча, беренче булып ачты. Радик Юльякшинга Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров та үз бүләген тапшырды. Бу хакта "Интертат.татар" электрон газетасыннан укый аласыз.
    11
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 17:16
    Татарстаныбызда иртәгә нинди һава торышы көтә Һава торышы 23 апрельдә төнлә һәм көндез бозылачак. Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте. 23 апрельдә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән җилнең секундына 17 метрга кадәр көчәюе, шулай ук урыны белән буран һәм юлларда бозлавык көтелә.
    144
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 16:48
    Мәскәүдә кичә каты давыл булып узды. Башкалада табигать бәла-казасында 12 кеше зыян күргән. Кичә көндез давыл вакытында көчле явым-төшемнәр булган. Урыны белән бозлы кар да яуган. Начар һава торышының иң көчәйгән вакыты узган төнгә туры килгән. Собянин йөзләрчә агачның ауганлыгын яза. Давылның икенче дулкыны Яңа Мәскәү аша уза. 50 ләп трансформатор электр токсыз кала. Чиновник үзенең “Твиттер” битендә әлеге табигать бәла-казасы вакытында көчле җил аркасында зыян күрүчеләрнең саны 12гә җитүен хәбәр итә. Авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән кызны табиблар коткарып кала алмаган.
    52
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 10:27
    "Чыпчык " татарча круассан Чыпчык" (татарча круассан). Кирәк булачак: - 3 йомырка; - 0,5 стакан шикәр комы; - 1 стакан җылы сөт; - 1/2 аш кашыгы тоз; - 1 пачка коры чүпрә (11г); - 100 грамм маргарин; - 1 аш кашыгы көнбагыш мае; - 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч; - 1 аш кашыгы каймак яки майонез; - Он Эчлек өчен: йөзем җимеше. Эш барышы: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Йомырка белән шикәр комын кабартырга. Аннан башка ингредиентларны кушып камыр басарга, артык йомшак булмасын. Җылы урын куеп 1,5 сәгать кабартасы. Йөзем җимешен яхшылап юып куябыз. Камырны дүрт өлешкә бүлеп, түгәрәкләп җәябез (мин 0,5 см тирәсе юкалыкта җәйдем) һәм өчпычмак формасында кисәбез. Башына йөзем җимеше тезәбез, аннан түгәрәклибез. Табаны майлып, чыпчыкларыбызны тезәбез һәм алдан кызулатырга куелган духовкага 40-50 минутка – пешеп җиткәнчегә кадәр озатабыз. Эльмира Нигматзянова, Әтнә.
    68
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 10:10
    Синоптиклар һава торышының начараю турында кисәтә. Как сообщает гидрометцентр Республики Татарстан, ночью и днем 22 апреля 2018 года на территории Республики Татарстан и в Казани ожидается усиление юго-западного ветра порывами до 17-22 м/с, в отдельных районах возможна гроза.
    124
    0
    0
  • 21 апрель 2018 - 12:18
    Татарстанда балалар бакчасында янгын чыккан. Тукай районы Калмаш авылындагы балалар бакчасында янгын чыккан.//Шәһри Чаллы Бу хәл иртәнге якта була. Балалар бакчасының бер өлеше көтмәгәндә яна башлый. Бинада 60лап кеше — балалар һәм хезмәткәрләр була. Тиз арада тәрбиячеләр балаларны киендереп урамга алып чыга. Килеп җиткән МЧС хезмәткәрләре янгынны тиз арада сүндерә. Ут электр чыбыкларыннан кыска ялганыш нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.
    114
    0
    0
  • 21 апрель 2018 - 09:00
    Бәхетле булыйм дисәң... Ирне ир иткән дә, чир иткән дә – хатын, дигән борынгылар. Бу хакыйкатьне күптән түгел генә Американың Мичиган һәм Рутгерс университеты галимнәре дә раслады. Социологлар кырык ел никахта торган, һич югы берсе алтмыштан өлкәнрәк булган дүрт йөзләп пар арасында сораштыру уздырганнан соң, гаилә бәхете, өйдәге татулык хатын-кызга бәйле, дигән нәтиҗәгә килгән.
    95
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 14:13
    Язын организмны ныгытабыз Мин көздән күп итеп кара карлыган җимешен, гөлҗимешне киптереп куям.
    57
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 13:36
    Хезмәттәшебез Фәнил Нигъмәтҗанов Дипломга лаек булды Хезмәттәшебез, баш мөхәррир урынбасары Фәнил Нәҗип улы Нигъмәтҗанов матбугатта авыл җирлекләре эшчәнлеген яктыртудагы активлыгы өчен Дипломга лаек булды.
    60
    0
    2
  • 20 апрель 2018 - 13:30
    Рәхмәт хаты белән бүләкләнде 18 апрель көнне ТР Дәүләт Советының утырышлар залында 2017-2018 нче елларда иң нәтиҗәле эшләгән авыл җирлекләре башлыкларын бүләкләү тантанасы булып үтте.
    162
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 10:30
    “КОРВАЛОЛ” ЭЧСӘҢ, РУЛЬГӘ УТЫРМА! Бер төркем депутатлар даими рәвештә дару препаратлары кулланучы йөртүчеләрне яклап, законга үзгәреш кертүне тәкъдим иткән иде
    85
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 10:17
    Җәүлеләр иминлеге–уртак бурыч (Видео)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 20 апрель 2018 - 18:15
    Районыбызга министр килде.
    Бүген районыбызда Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Габделганиев булып китте.
    194
    0
    0
  • 3 апрель 2018 - 05:06
    "Цветы России" и "Сады Урала" (Объявление) 17 апреля 2018 г с 9.00 до 18.00 ч "Цветы России" и "Сады Урала" приглашают Вас на ежегодную весеннюю специализированную выставку- продажу. Большой ассортимент плодово-ягодных култур и плодовых кустарников. Огромный...
  • 30 март 2018 - 08:13
    Кызыл тавыклар сатабыз Өлгергән, яшь кызыл тавыклар сатабыз. Ак, чуар тавыклар да бар. Алып киләбез. Тел. 8(84360) 53-4-05, 89393399274
  • 28 март 2018 - 11:38
    Чебиләр сатабыз Теләче инкубаторында 27 мартта чыккан бройлер чебиләре сатыла. 21 апрельдә, 15 майда чыгачак КОББ -500 чебиләренә;10 һәм 28 майда - каз, 20 майда үрдәк бибиләренә; 15 майда һәм 15 июньдә...
  • 20 апрель 2018 - 08:55
    Нишләп син исән калдың да, безнең газизләребез җир куенында ятарга тиеш? - Әни-и-и-и! – машинаның арткы утыргычында утырган ун яшьләр чамасындагы малай планшеттагы уенаннан аерылмый гына әнисенә дәште.
    321
    0
    3
  • 20 апрель 2018 - 18:15
    Районыбызга министр килде. Бүген районыбызда Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Габделганиев булып китте.
    194
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 09:21
    Штраф салыначак “Санитар-Чисталык” икеайлыгы дәвам итә. Аның барышында эрегән кар астыннан чыккан чүп-чарны чистарту, тирә-юньне тәртипкә китерү күздә тотыла.
    186
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 13:30
    Рәхмәт хаты белән бүләкләнде 18 апрель көнне ТР Дәүләт Советының утырышлар залында 2017-2018 нче елларда иң нәтиҗәле эшләгән авыл җирлекләре башлыкларын бүләкләү тантанасы булып үтте.
    162
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 17:16
    Татарстаныбызда иртәгә нинди һава торышы көтә Һава торышы 23 апрельдә төнлә һәм көндез бозылачак. Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте. 23 апрельдә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән җилнең секундына 17 метрга кадәр көчәюе, шулай ук урыны белән буран һәм юлларда бозлавык көтелә.
    144
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 10:21
    Өч Айршир, бер Абердин Казанда яшәп, күпләп терлек асрый алар. “Сыердан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм”, – ди хуҗабикә. Башкалага килеп урнашканнан соң бер ел сыерсыз торып карый, тик күңелдә ниндидер бушлык барлыкка килә. Болай булмый, дип Ульяннан бер сыер алып кайталар. Бүген инде баш санын дүрткә җиткергәннәр.
    131
    0
    0
  • 22 апрель 2018 - 10:10
    Синоптиклар һава торышының начараю турында кисәтә. Как сообщает гидрометцентр Республики Татарстан, ночью и днем 22 апреля 2018 года на территории Республики Татарстан и в Казани ожидается усиление юго-западного ветра порывами до 17-22 м/с, в отдельных районах возможна гроза.
    124
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 10:13
    Каен суы эчегез... Ниһаять, урман-кырларыбыз калын кар катламыннан ачылды. Димәк, табигатьнең кешеләргә биргән беренче “сый-хөрмәт”еннән авыз итәргә вакыт. Каен суы ярдәмендә дәваланып буламы? Бүген сүз шушы татлы эчемлек турында.
    119
    0
    0
Ночной режим