Теләче Информ

“Бөтен чир нервыдан, диләр. Алай гына түгел…”

Оста остеопатлар йөри алмаган кешеләрне дә аякка бастыра. Башкалар, өметсез, дип әйткән авыруларда яшәүгә өмет уята. Татарстанда остеопатия хезмәтен булдырган, Казан медицина академиясенең неврология кафедрасы профессоры Васил Зиатдинов белән замана чирләре хакында сөйләштек.

 Васил Билаловичостеопат  кем улнәрсәне дәвалый?

– Остеопатия күптәнге һөнәрләрдән санала. Остеопат –  дәвалаучы түгел, организмны кул белән көйләп, тәртипкә салып, рәтләп җибәрүче. Соңгы елларда, аягым, билем авырта, дип килүчеләр күбәйде. Буыннар чире яшьләрдә дә килеп чыга. Озак утырып торганлыктан, күп кенә яшьләрнең аягы тураймый. Бүген шулай булгач, киләчәктә бөтенләй йөри алмаска мөмкиннәр бит. Кешенең тормышы үзгәрде, хәрәкәт бетте. Эштә көннәр буе утыру… Урамга чыккач та, җәяү атлау юк. Яшь-җилкенчәк ара-тирә спорт белән шөгыльләнгән була, чикне белми. Артык көч куллану аркасында умыртка баганасына авырлык төшә һәм ул кысыла. Билдә зур мускул бар. Ул кысылса, билдә, аякта, тын юлында, йөрәктә, башта, муенда проблемалар башлана. Кеше, ярдәм эзләп, табибка китә. Табиб гадәттә авыртуны басучы дару билгели. Чир беткән кебек тоела, күпмедер вакыттан яңадан килеп чыга. Мускулны тынычландырып, элекке халәтенә китермичә, бернәрсә дә үзгәрми.

 Остеопатны сөяк утыртучы белгеч белән дә бутыйлар.

– Болар икесе – ике нәрсә. Чыккан сөякне урынына утыртучы шул тирәлекне генә күз алдында тотып эш итә. Остеопат кешенең физиологиясен, биомеханикасын, кан әйләнешен, нерв системасы эшчәнлеген тулаем белергә, тоярга тиеш. Шуны тойган халәттә кулыбыз аша организмга үзгәрергә йөкләмә бирәбез һәм ул үзе эшли башлый.

 Сезгә яңа туган балаларны да алып киләләрАларда нинди проблемалар бар?

– Сабыйлар белән төрле хәлләр була. Ата-аналар безнең янга аптырап, нишләргә белмичә килеп керә. Аңа кадәр кайбер табиблардан: “Балагыз – авыру, беркая барып йөрмәгез, булырлык түгел”, – дигән сүзләр ишетәләр. Нинди генә дәрәҗәле белгеч булмасын, андый сүзне әйтергә тиеш түгел. Адәм баласына  күпме гомер бирелгәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Һәр кешедә эчке көч бар. Организмда ниндидер сәбәпләр аркасында үзгәрешләр башлана. Аңа аз гына ярдәм итеп җибәрсәң, эчке көч үзе көрәшә башлый. Балаларда ул бигрәк тә көчле. Үлән, машина таптап, изеп киткәч, шәлперәеп төшә бит, күпмедер вакыттан яңадан өскә күтәрелә. Кеше организмы да шулай – тиз генә бирешми.

 Көне буе утырып торалар да аннары авырыйлардисез… Хезмәт урыны компьютер белән бәйле булсанишләргә?

– Бу очракта, утырып торма, күбрәк йөр, дип әйтү урынсыз. Шулай да, әледән-әле урыннан кузгалып, йөреп килергә, күнегүләр ясап алырга була. Моңа беркем каршы килмәячәк, җитәкчеләр дә хуплаячак, дип уйлыйм. Эшләмәгән кеше дә, көнне өендә ашап-эчеп, диванга сузылып ятып, утырып телевизор карап үткәрә икән, әкрен-әкрен генә сүнәчәк. “Бернәрсә эшәмәдем, утырып кына торган идем, хәлем бетте”, – диючеләргә шаккатам. Утырасың икән, гәүдәң эшләми, дигән сүз. Йөргәндә организм буенча мәгълүмат алмашы бара. Ул аяк табаныннан билгә күчә. Билдәге кечкенә рецептор мускуллар барлык хәбәрне баш миенә җибәрә. Барысы бергә бәйләнгән.

 Балалар 1 нче сыйныфка укырга кергәндә сәламәт буламәктәпне тәмамлаганда төрле чирләр чолганышында каладип әйтәләрБу чыннан да шулаймы?

– Монда сәбәп мәктәптә генә түгел. 7 яшькә кадәр бала күбрәк әти-әнисе янында тыныч кына яши. Мәктәптә мохит бөтенләй үзгә. Бала шундагы кысадан чыкмаска, иптәшләре белән уртак тел табарга, укуда башкалардан калышмаска тиеш. Хәзер имтиханнар кечкенә сыйныфларда ук башлана. Балаларның һәркайсы аңа әзерме? Стресс аркасында элеккедән килгән чирләр көчәеп китәргә мөмкин. Компьютерда озак утыру күзгә, умыртка баганасына зыян китерә, фикерләү сәләтен киметә. Проблемалар бала тугач ук башлана. Кайсы койрык сөяге (копчик) яки әвернә сөяге (крестец) эшләмәгәнлектән, муены кысылганлыктан, йоклый алмый, тынычсызлана. Ул урынны кул белән кузгатып җибәрәбез дә, сабый тиз үз халәтенә кайта. Әле генә Сочидан ике игезәкне алып килделәр. Берсе – йокламый, икенчесе – тышка чыга алмый, икесендә дә  аллергия иде. Боларны көйләргә ярты сәгать вакыт җитте. Берсенең кысылган әвернә сөяген көчкә чыгардым. Әвернә сөяге баш миен тукландырып тора. Ул кысылса, тулы бер механизм эшләми. Муенның, башның авыртуы шуның аркасында булырга мөмкин.

 Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирләүчеләр күпАның сәбәбе нәрсәдә?

– Сәбәпләр шулай ук төрле. Шуның берсенә тукталам: кайбер кеше, кулын йөрәк турысына куеп, миңа бик авыр, ай буе тилмерәм инде, дип йөри. Үзенең кан басымы да, анализ нәтиҗәләре дә яхшы кебек. Берәр танышы моны тыңлап торгач, сиңа тискәре энергия җыелган, өшкерүчегә бар, дип киңәш итәргә мөмкин. Кешенең баш мие кабыгы тулаем система белән идарә итә. Барлык мәгълүмати энергия аңа килә, ул исә уңаен үзендә калдыра, тискәресен күкрәк өлешенә төшереп җибәрә. Шул  төер булып укмаша һәм йөрәк сумкасы кысыла, чыгардай булып тибә башлый. Студентларга бу хәлне аңлатканда, читлектәге куянны күз алдына китерегез, дим. Читлекне яртылаш томаласаң, куян бәргәләнә башлый. Йөрәк тә шулай. Оста остеопат күкрәктәге авырлыкны бер сеанста алып ташлый.

 

 Шундый хәлгә төшмәс өчен тискәре энергияне кабул итмәскә өйрәнү яхшырак түгелме?  

– Борчуга сала, күңел тынычлыгын ала торган хәбәрләр күп хәзер. Үзеңне тынычландырырга өйрәнергә кирәк. Кыен чакта тынычлык саклый белүче – иң көчле кеше. Һаман киеренкелектә яшәү организмны эчтән ашый. Миннән дә, авыру-хаста белән эшлисең, ничек тынычланасың, дип еш сорыйлар. Хәрәкәт ярдәм итә. Авыруларны иртәнге алтынчы яртыда кабул итә башлыйм. Хаста янында тыныч булырга кирәк, шуннан соң гына аны тоясың. Иртән-кичен күнегүләр ясыйм, аларны ярдәм сорап килүчеләргә дә өйрәтәм. Биш-алты минутлык, гап-гади күнегүләр. Балалар бакчасында, мәктәптә куллану өчен күнегүләр җыелмасы эшләдек. Бу хакта Мәгариф министрлыгы белән сөйләшмәкче булабыз. Ул программа һич югы әниләр кулына эләксен иде. Аның өчен күп акча да тотарга кирәкми.

 Байтак кына әти-әниләр баласына прививка ясатудан баш тартаАларга нинди киңәш бирәсез?

– Казанда Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе булып эшләгәндә, В гетатиты белән авыручы балалар күп иде. Шуңа каршы 12 яшьтән вакцина ясауны оештыргач, 3 ел эчендә гепатит белән авыручылар 35 процентка кимеде.  Вакцинаның ярдәме зур. Балага бер мәртәбә йогышлы вирус эләкте исә организм какшады, бетте дигән сүз. Минем 7 оныгым бар, бер генә вакцинаны да ясатмыйча калганыбыз юк.

 Остеопатка кешенең чирен белү өчен кул белән тоемлау җитәмеанализлар тапшыру кирәкме?

– Кулга барысы да сизелә. Рентген, электрокардиограмма һәм башка тикшеренүләр үтү, анализлар тапшыру чагыштыру өчен кирәк. Мәсәлән, умыртка сөягенә бүсер чыкканын кул белән дә белә алабыз, тикшеренүләр вакытында да ачык күренә ул. Бүсер умыртка каналына төшеп китеп, нерв системасын басса, аны алдырырга киңәш итәбез. Аңа барып җитмәгән икән, операция ясатырга кирәкми. Ничек яшәргә, нинди күнегүләр ясарга икәнен аңлатабыз.

 Авыр күтәрү төрле чирләргә китерәме?

– Элек күтәрү, физик хезмәт башкару тагын да күбрәк иде. Бу кадәр авыручылар булмады. Әбиләр гомергә йомшак түшәктә йоклады. Көндез эшләмәгән эшләре бик сирәк булгандыр. Хәзер барысы да катыда йоклауга күчте.  Бу – дөрес түгел. Кеше катыда йокласа, арка, бил, җилкә, оча сөяге барысы да ката, организмда әйләнеш булмый. Йомшакта йоклаганда тән рәхәтләнә, ял итә. Мендәрсез йоклау шулай ук юләрлек. Чама белән башкарылганда күтәрү дә, физик эш тә файдага гына.

 Барлык чир нервыдан дип әйтү белән килешәсезме?

– Әйе, бөтен чир нервыдан, диләр. Алай гына түгел. Әйтик, имгәнүләр бик күп. Кар чанасыннан егылып имгәнгән бер ир-атны безнең янга алып килгәндә гәүдәсе кәкрәйгән, үзе йөри алмый иде. Берничә сеанстан үз хәленә кайтты. Катып калган мускуллары, сеңерләре эшли башлады. Балалар церебраль параличы белән авыручы сабыйлар да елдан-ел арта. Чаллыдагы бер анага, балагыз бака кебек ятачак, йөри алмаячак, дигәннәр. Шөкер, аны да, аякка бастыра алдык, куллары хәрәкәтләнә башлады. Башым авырта, дип зарланучылар байтак. Баш, муен авыртуның сәбәбе табанда, тездә, зур мускулда, билдә булырга мөмкин. Койрык сөяге яисә муен сөяге кысылганлыктан, балалар 3-4 яшьтә дә сөйләшә алмый. Шуны рәтләгәч, телләре ачыла. Нинди генә чир булмасын, иң әүвәл аның башлангычын ачыклау мөһим.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: