Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Чакырылмаган кунак

Якын күршеләр арасындагы туганлык дип әйтерлек мөнәсәбәтләр үткәннәрдә калган хәзерге заманда үзе өендә юк күршесенең йортына керүне гадәти хәлгә санаучылар әле дә табыла тора. Мондый гадәт өйдән чыккач, ишекне нәрсә белән булса да терәтеп кенә китүчеләр яшәгән авылларда күзәтелгән. Хәт­та ул заманнарда да намуслы кешеләр тиктомалдан гына хуҗасыз йортка кермәгәннәр.

Хәзерге вакытта торакның кагылгысызлыгын бозучыларны, ягъни хуҗасының ихтыярына каршы, законсыз рәвештә чит йортка үтеп керүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Җәза чарасы РФ Җинаятьләр кодексының 139нчы маддәсе нигезендә билгеләнә. Йортта (фатирда) яшәүченең ихтыярына каршы килеп, торакка үтеп керүче 40 мең сумга кадәр, яки өч айлык хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штрафка, яки 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә, яки бер елга кадәр төзәтү эшләренә тартылырга, 3 айга сак астына алынырга мөмкин (1нче бүлек). Шундый җинаятьне быел районыбыз авылларының берсендә яшәүче Б. эшли. Ул үзенең күршесе йортына законсыз үтеп кереп кенә калмый, анда яшәп торырга да ниятли әле. Бу хакта янәсе сүз уңаенда гына аңа күршесе үзе дә әйткән була. Кыскасы, Б. үзенең башына кергән уйны гамәлгә ашыра: яшереп куелган ачкычны табып, хуҗасы вакытлыча юк йортта ике тапкыр була. Беренче тапкырында күршесе Б.ны кичерә, җинаять эше якларның килешүе сәбәпле туктатыла. Әмма судта булудан тиешле сабак алынмый. Исерек хәлдәге Б. аннан соң күршесенең йортына яңадан өч тапкыр үтеп керә. Бу юлы йозакны ватып. Өч эпизод һәм өч җинаять. Ягъни торакка үтеп керүченең гамәлләре 139нче статьяның 1нче бүлегенә нигезләнеп өч тапкыр квалификацияләнә. Нәтиҗәдә үзенең гаебен таныган Б. суд карары ни­гезендә 240 сәгатьлек мәҗ­бүри эшкә тартылды.

Гөлүсә Вәлиева,

район җәмәгать судлары канцеляриясе мөдире.

Саба таңнары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев