Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Чистайда 70 яшьлек ир-ат елгада баткан

Чистайда 70 яшьлек ир-ат елгада батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

70 яшьлек ир-атның югалуы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына 22 июньдә кич килгән. Югалган ир-атның туганнары пенсионерның 22 июньдә иртән елгага балыкка китүе һәм башка хәбәргә чыкмавы турында әйткән.

Гадәттән тыш хәл урынына 67 нче янгын сүндерү-коткару часте һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, шулай ук көймәдә ир-атның туганнары килгән. Туганнары коткаручыларга балыкчыны эзләргә ярдәм иткән.

Ярдан 3 чакрым ераклыкта пенсионерның әйләнеп калган буш көймәсе табылган. Берникадәр вакыттан водолазлар балыкчының мәетен тапканнар һәм ярга алып чыгып, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар.

 

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X