Теләче Информ

“Элвин Грей үлгән!” (БУЛГАН ХӘЛ)

Иртән эшкә Заримә күз яшьләренә буылып килеп керде. Офистагылар барысы да аңа карап бертавыштан: "Ни булды?", дип карашларын төбәделәр. Заримә яшьләрен сөртеп, урындыгына барып утырды да, мескен тавыш белән: "Элвин Грей үлгән!", дип кабат үксергә тотынды. Хезмәткәрләрне ток тоттымени барысы да катып калдылар. Бары тик бүлек башлыгы усаллыгы белән дан...

Иртән эшкә Заримә күз яшьләренә буылып килеп керде. Офистагылар барысы да аңа карап бертавыштан: "Ни булды?", дип карашларын төбәделәр. Заримә яшьләрен сөртеп, урындыгына барып утырды да, мескен тавыш белән: "Элвин Грей үлгән!", дип кабат үксергә тотынды.

Хезмәткәрләрне ток тоттымени барысы да катып калдылар. Бары тик бүлек башлыгы усаллыгы белән дан казанган Халисә ханым гына: "Булмас!", дип пышылдады.
Бу минутта офистагылар күз алдына кемне китергәндер, танылган җырчынымы, әллә Америка актерынмы, һич аңлап булмый иде. Мөгаен беренчесендер шулай тоелды.
"Кайдан ишеттең, интернеттанмы, радиодан әйттеләрме?", дип Заримәне уратып алдык.
Заримә безнең офиста әле икенче елын гына эшли, кияүгә чыкмаган, ялгызы гына яши. Мавыкмаган нәрсәсе юк. Бераз сәеррәк тә үзе.
"Кайда, кайчан, авариягә эләккәнме?", Заримәгә сорауларны яудырдылар гына. Ә ул һаман борынын тартып мышкылдап утыра бирә.
"Ашап үлгән..." диде бераз вакыттан соң авыр сулап.
"Ничек инде ашап???"
"Кичә апа малае белән кунакка килгән иде, шул чукынган малай хомягымны ашаткан да , ашаткан. Колбаса да биргән, чипсы да, җитмәсә су урынына кола салган. Иртәнгә Элвин Грей үлгән иде, инде", диде дә Заримә кабат күз яшьләрен түгә башлады.
Шунда гына без Элвин Грейның әрлән (хомяк) икәнлеген аңлап алдык. Заримәгә бу кечкенә җанварны бер егетнең бүләк итүен исә төшердек. Ә ул егетнең Америка киносындагы Элвин Грейга бик ошаганын әйткән иде бит Заримә."Элвин һәм борындыклар" киносын хәтерлисезме? Әрләнгә дә яратып Элвин Грей, дип исем биргән икән. Егет белән аерылышсалар да хомягын бик яраткан.
Офистагылар барысы да җиңел сулап куйдылар, кемдер көлеп җибәрде. Кемдер Заримәне юатырга тотынды.
Соңыннан барыбыз да җыелып аңа яңа яшь әрлән алып бирергә булдык. Бәхет, яңа мәхәббәт китерсен өчен! +
Илдар Исламов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 апрель 2018 - 14:13
    Язын организмны ныгытабыз Мин көздән күп итеп кара карлыган җимешен, гөлҗимешне киптереп куям.
    34
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 13:36
    Хезмәттәшебез Фәнил Нигъмәтҗанов Дипломга лаек булды Хезмәттәшебез, баш мөхәррир урынбасары Фәнил Нәҗип улы Нигъмәтҗанов матбугатта авыл җирлекләре эшчәнлеген яктыртудагы активлыгы өчен Дипломга лаек булды.
    42
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 13:30
    Рәхмәт хаты белән бүләкләнде 18 апрель көнне ТР Дәүләт Советының утырышлар залында 2017-2018 нче елларда иң нәтиҗәле эшләгән авыл җирлекләре башлыкларын бүләкләү тантанасы булып үтте.
    106
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 10:30
    “КОРВАЛОЛ” ЭЧСӘҢ, РУЛЬГӘ УТЫРМА! Бер төркем депутатлар даими рәвештә дару препаратлары кулланучы йөртүчеләрне яклап, законга үзгәреш кертүне тәкъдим иткән иде
    56
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 10:21
    Өч Айршир, бер Абердин Казанда яшәп, күпләп терлек асрый алар. “Сыердан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм”, – ди хуҗабикә. Башкалага килеп урнашканнан соң бер ел сыерсыз торып карый, тик күңелдә ниндидер бушлык барлыкка килә. Болай булмый, дип Ульяннан бер сыер алып кайталар. Бүген инде баш санын дүрткә җиткергәннәр.
    100
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 10:13
    Каен суы эчегез... Ниһаять, урман-кырларыбыз калын кар катламыннан ачылды. Димәк, табигатьнең кешеләргә биргән беренче “сый-хөрмәт”еннән авыз итәргә вакыт. Каен суы ярдәмендә дәваланып буламы? Бүген сүз шушы татлы эчемлек турында.
    93
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 10:02
    “Вай-фай”сыз тормыш ай-һай! Беркөнне авылда яшәүче күрше Мәрзия апа ярдәм сорап кергән. Өйгә интернет тоташтырасы иде, кая шалтыратып, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнен аңлатыгыз әле, ди. Җитмешкә якынлашып килүче ялгыз әби мондый гозеренә тәмам аптырап калуыбызны чамалады булса кирәк: “Җәйге каникулга оныклар кайта”, – дип өстәп куйды. Бала-чагага авыл һавасы гына җитми, өйдә “вай-фай” да кирәк икән.
    30
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 09:21
    Штраф салыначак “Санитар-Чисталык” икеайлыгы дәвам итә. Аның барышында эрегән кар астыннан чыккан чүп-чарны чистарту, тирә-юньне тәртипкә китерү күздә тотыла.
    134
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 08:57
    Татарстанда 1300 кешелек авылга су басу куркынычы яный (ВИДЕО). Су басу авылның 1300дән артык кешесенә зыян салырга мөмкин.
    64
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 08:55
    Нишләп син исән калдың да, безнең газизләребез җир куенында ятарга тиеш? - Әни-и-и-и! – машинаның арткы утыргычында утырган ун яшьләр чамасындагы малай планшеттагы уенаннан аерылмый гына әнисенә дәште.
    235
    0
    3
  • 20 апрель 2018 - 08:00
    21 апрель - Җирле үзидарәләр көне Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
    9
    0
    0
  • 19 апрель 2018 - 15:42
    Бакчадагы сабыйларга уайт-спирит эчергәннәр Бу хәл шушы көннәрдә Мәскәүдәге бер балалар бакчасында булган.
    244
    0
    0
  • 19 апрель 2018 - 15:39
    Яшьтәшләре көлә, кыерсыта, ә ул дәшми… Яшьтәшләре көлә, кыерсыта, ә ул дәшми… Тапталган ком шәһәрчекләрен дәшми генә кабат торгыза, балалар ыргытканнан соң иң биек агач ботагына эленеп калган баш киемен ала. Беркайчан да олыларга зарланмый. Кайвакыт аны кыйныйлар да. Андый вакытларда ул качып котылырга тырыша. Әгәр каршы торса, үзе дә җавап итеп сукса, бәлки, аны тынычлыкта калдырырлар, кимсетмәсләр иде. Ләкин аның юашлыгы балаларның әтәчлеген тагын да арттыра гына.//Көмеш кыңгырау//
    212
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 10:17
    Җәүлеләр иминлеге–уртак бурыч (Видео)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 20 апрель 2018 - 18:15
    Районыбызга министр килде.
    Бүген районыбызда Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Габделганиев булып китте.
    134
    0
    0
  • 3 апрель 2018 - 05:06
    "Цветы России" и "Сады Урала" (Объявление) 17 апреля 2018 г с 9.00 до 18.00 ч "Цветы России" и "Сады Урала" приглашают Вас на ежегодную весеннюю специализированную выставку- продажу. Большой ассортимент плодово-ягодных култур и плодовых кустарников. Огромный...
  • 30 март 2018 - 08:13
    Кызыл тавыклар сатабыз Өлгергән, яшь кызыл тавыклар сатабыз. Ак, чуар тавыклар да бар. Алып киләбез. Тел. 8(84360) 53-4-05, 89393399274
  • 28 март 2018 - 11:38
    Чебиләр сатабыз Теләче инкубаторында 27 мартта чыккан бройлер чебиләре сатыла. 21 апрельдә, 15 майда чыгачак КОББ -500 чебиләренә;10 һәм 28 майда - каз, 20 майда үрдәк бибиләренә; 15 майда һәм 15 июньдә...
Ночной режим