Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Фәһимә әбигә – 90 яшь!

Түгәрәк даталары уңаеннан җитәкчеләр өлкәннәребезне котлауларын дәвам итә. 11 март көнне Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Фәһимә Хисмәтовага да 90 яшь тулды. Җиде еллык мәктәпне тәмамлагач та, Алан авылында туып үскән кызны, язмыш җилләре төрлечә сыный. Авылда төрле эшләр-дә эшләп, сугыш вакытында окоп казырга, утын кисәргә җибәрәләр аны. Ул вакытларны искә...

Түгәрәк даталары уңаеннан җитәкчеләр өлкәннәребезне котлауларын дәвам итә. 11 март көнне Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Фәһимә Хисмәтовага да 90 яшь тулды.
Җиде еллык мәктәпне тәмамлагач та, Алан авылында туып үскән кызны, язмыш җилләре төрлечә сыный. Авылда төрле эшләр-дә эшләп, сугыш вакытында окоп казырга, утын кисәргә җибәрәләр аны. Ул вакытларны искә алып Фәһимә апа "Утын кисәргә баргач, ипиебезне урладылар, 3 көн ач эшләдек", - ди. Абыйлары Йөземхан, Сылухан сугышка китеп, хәбәрсез югала. Әти-әнисе соңга калып булса да, урта белем кирәк дип, кызларын сигезенче сыйныфка укырга бирәләр. 1975 елда урта мәктәпне тәмамлап, имитиханнар тапшырып, Кече Нырсы авылында укытучы булып эшли башлый. 1947 елда Рәхим исемле егеткә кияүгә чыгып, тормыш кора Фәһимә әби. Өч кызлары дөньяга аваз сала. 1952 елда тормыш иптәшен "Кызыл көрәшче" колхозына рәис итеп сайлагач, Хисмәтовлар гаиләсе Югары Кибәхуҗа авылына күченеп килә. Биредә Фәһимә апа башлангыч сыйныфларга белем бирә. Аның элеккеге укучылары арасында хөрмәт казанган кешеләр бихисап. Тормыш иптәше Рәхим белән 56 ел бергә тату гомер кичереп, 81 яшендә картын соңгы юлга озата ул. Бүген кызы Рәмзия белән гомер кичерә юбиляр. Юбилее уңаеннан Фәһимә әбигә РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен һәм "Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан" юбилей медален, Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов, авылның ветераннар Советы рәисе Рәхимҗан Маннанов тапшырып исәнлек-саулык, озын гомер теләде.
Лилия Кыямова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев