Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Фермерларга нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә?

Бу тема буенча без “РОСЭКОПРОДУКТ” сертификация системасының әйдәп баручы белгече Идрисова Айгөл Нияз кызы белән сөйләшергә булдык.

– Ничек уйлыйсыз, фермерлык эше хәзер популярмы?

 
– Әлбәттә, популяр, хәзер күпләр шәһәрне ташлап авылга күчеп кайта, анда фермер продуктлары җитештерү өчен. Яңа буын сәламәт тормыш рәвеше һәм сәламәт туклану өлкәсендә күпкә аңлырак, акыллырак. Алар нәкъ менә шәһәрдән читтә, авыл фермаларында экологик чиста продуктлар алырга өмет итәләр. Ә  сөремгә баткан пычрак шәһәрләрдә яшәүчеләргә нишләргә соң? Фермерлык эше бүген популяр дибез, әмма шәһәр кешесенә экологик чиста яшелчә, җиләк-җимешләр, сөт продуктлары табу җиңел түгел бит. Мин әни кеше, баламның саулыгы өчен нык борчылам. Кайчак берәр табибка киләсең дә, ул сиңа: “Нишлисең бит, болар барысы да экологиядән”, - ди. Бу вәзгыятьне үзгәртесе килә, балаңа экологик чиста ризык кына ашатасы килә. Менә шул вакытта фермер базарлары, гипермаркетлардагы фермер рәтләре ярдәмгә килә. Хәзер табигый, экологик чиста продуктларга сорау арта бара, аларны тәкъдим итү дә күбәя.
 
– “Фермерский” дип язылган һәр нәрсәгә дә ышанырга буламы соң?
 
– Әлбәттә, барысына да ышанып булмый. “Гринвошинг” дигән әйбер дә бар, ягъни экологик дип күрсәтергә тырышучы ялган маркетинг алымнары. Беренчеләре югары сыйфат өчен эшли, икенчеләре – акча артыннан куа. Чын экологик чиста продукт җитешетерүчеләргә зур кыенлыклар белән очрашырга туры килә. Гадәттә, алар җитештергән товарның ассортименты һәм күләме аз була. Кайбер җитештерүчеләр исә “сәламәт туклану” дигән булып, мөмкин кадәр күбрәк акча эшләргә генә телиләр. Этикеткасына “Авыл апасының хуҗалыгында эшләнгән” дип язылган сыр, мәсәлән, сөт комбинатында эшләнгән, натуральлектән анда тышлыгындагы язудан башка берни дә булмаска мөмкин.
 
– Ә кулланучыларга нишләргә? Чынны ялганнан ничек аерырга?
 
– Әлбәттә, иң популяры – “сарафан радиосы”. Бу мәсьәлә белән кызыксынып, кешеләрдән сораштыру. Ләкин ул вакытта да, бу – натураль продукт дип йөз процент ышаныч белән әйтеп булмый. Шунда инде бәйсез экспертлар ярдәмгә килә. Эко һәм органик стандартларга ирекле сертификацияләр бирүче эксперт системалары. Экологик чиста продуктларга бездә дәүләт дәрәҗәсендә регламентация системасы юк, андый сертификацияләрне алу – ирекле. Бу үзе үк кулланучыларда ышаныч тудырырга мөмкин. Әгәр дә товар бар таләпләргә җавап бирә икән, аңа “ЕСО” маркировкасы куела, димәк, бу тикшерелгән сыйфатлы натураль продукт. 
 
– Фермерларга нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә? Андый кыенлыкларны ничек җиңеп чыгарга?
 
– Җир эше – зур хезмәт. Әлбәттә, мин химикатлар кулланмыйча, экологиягә зыян салмыйча эшләүне күздә тотам. Яхшы сыйфатлы продуктлар җитештерүче технологияләр белән зур уңыш алып булмый. Ә кайчак шулай була, фермерлар нидер чәчәләр, утырталар, ә начар һава шартлары яки башка факторлар уңышны бетереп ташлый, боз ява, су баса, кырау суга һ.б., бар тырышлык юкка чыга. Менә шуңа да фермер продуктлары гадәти башка продуктларга караганда кыйммәтрәк йөри. Бу вакытта акчаны кызганудан файда юк, мәсәлән, мин үзем кортлы булса да кыйммәтле натураль алма сатып алам, гипермаркетлардагы матур, ялтырап торган, ләкин 24 тапкыр химикатлар белән эшкәртелгән алмалардан алар күпкә яхшырак. Без фермерларга экологик статуста эшләргә ярдәм итәбез. Безнең белгечләр җитештерү урыннарын, процессын карап, тикшереп чыга, тиешле киңәшләрен, консультацияләрен бирә, экологик таләпләргә туры китереп басуларны чүп үләннәреннән ничек арындырырга, малларны ничек дәваларга өйрәтәләр, кулланучыларның сәламәтлегенә һәм экологиягә зыян салмыйча уңышны арттыру юлын күрсәтәләр.
 
– Болардан тыш фермерларга сертификация тагын ни өчен кирәк?
 
 Беренчедән, ул сезнең продуктыгызның натураль, җитештерү процессыгызның экологик булуын раслый. Бәйсез экспертлар тикшерү үткәреп җитешсезлекләрдән арынырга ярдәм итә. Кулланучыларның ышанычы, сезнең товарга сорау арта, нәтиҗәдә – табыш та. Икенчедән, бу – сыйфат билгесе. Хәзер инде сез кайдадыр югалган ниндидер билгесез бер фермер түгел, ә махсус сертификациягә ия товар җитештерүче. Өченчедән, конкурентлык өстенлекләре, хакларны күтәрү мөмкинлеге барлыкка килә. Дүртенчедән, безнең система яхшы гына маркетинг ярдәме күрсәтә, ә ул исә фермер хуҗалыкларына һәрвакыт кирәк. Бишенчедән, бу – тирә-як мохитне һәм җәмгыятьнең сәламәтлеген саклауга керткән өлеш, ә алар исә безнең барыбыз өчен дә мөһим.
 
– Сертификатны ничек алырга була?
 
– Сез безгә шалтырата аласыз яки сайтыбызда гариза калдырырга мөмкин. Белгечләребез сезнең белән элемтәгә кереп сертификациянең ничек үткәреләчәген, аның өчен нәрсәләр кирәк икәнен аңлатыр.
 
“РОСЭКОПРОДУКТ” белән элемтә:
 
* Адрес: Казан, Вишневский ур, 26 йорт (ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Министрлыгы бинасы, ТР Үзәк депозитарие аша керергә), 4 этаж.
 
* Телефон: 8 (800) 500-55-31
 
* Электрон почта: info@rf-eco.ru
 
* Рәсми сайт: rf-eco.ru
 
Социаль челтәрләрдәге сәхифәләр:
 
* Instagram — @rosekoprodukt_
 
* Вконтакте — https://vk.com/rosekoprodukt
 
* YouTube каналы — https://www.youtube.com/channel/UCuTWzNrbGvezTsGnj1Y8DxA
 
* Telegram каналы - https://t.me/rosekoprodukt

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X