Теләче Информ

Финанс пирамидаларын ничек танырга?

Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин аңлатуынча, финанс пирами­да­сының беренче билгесе – күз күрмәгән, колак ишетмәгән күп акча вәгъдә итү. Мондый процентларны бер генә банк та тәкъдим итми.

Пирамиданың икенче билгесе – халык массасы, теге яки бу финанс оешмасына кешенең су урынына агылуы. Өченче билгесе – күпкатлы сис­тема. Ягъни табыш алган бе­рәүнең башкаларга мәгълүмат таратуы. Үз артыңнан ун кешене алып киләсең икән, димәк, син пирамидада өскәрәк күтәрелә­сең – үзеңне иминләштерәсең. Дүртенче билгесе – алар бервакытта да табышның каян алынуын әйтми. Ниндидер проектлар, каядыр салулары турында сөйлә­сә­ләр дә, чынлыкта, кешеләр бер-берләренең акчасын ала. Ягъни яңа кергән кешеләрнең акчаларын алдарак кергәннәргә бирәләр. Болардан тыш, финанс оешмасының бик гади, җитди булмаган биналарда урнашуы да шик уятырга тиеш.

Финанс пирамидалары 1990 нчы еллар башында дан казанган иде. Россиядә бик зур популярлык алган “МММ”, “Властина” кебек миллионлаган кешеләрне төп башына утырткан оешмаларны искә төшерү дә җитә. Абыйсы һәм хатыны белән “МММ” исеме астында теркәлгән пирамидага Сергей Мавроди, ким дигәндә, 10 миллион кешене җәлеп итә алган. Шул рәвешле ул якынча 2 млрд доллар акча белән эш иткән дип фаразлана. 1994 елда, компания банкротлыкка чыккач, аның халыкка 5 млрд доллар акча бирәсе кала.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади кур­кынычсызлык һәм корруп­циягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Руслан Дәү­ләтья­ров әйтүенчә, финанс пирамидалары бүген дә бик актуаль. Кредит-кооператив һәм микрофинанс оешмаларының күп­ләп ябылуы 2014-2015 елларга туры килә. Шуннан соңгы елларда финанс пирамидалары белән бәйле җинаять эшләре елдан-ел кими бара. Мисал өчен, 2014 елда – 14, 2015 елда – 24, 2016 елда – 4, 2017 елда – 2, 2018 елда 5 эш ачылган.

 

– Бездә булган гаризалар саны буенча, финанс пирамидалары кабат зур үсеш кичерә башлады, дип әйтмәсәк тә, билгеле бер күтәре­леш сизелә. 2014-2015 елларда пирамидаларның иске формалары буенча күп эш ачылды. Бу елларда 3 меңләп кеше зыян күргән иде. Бер ел тыныч торганнан соң, 2016 ел ахырында яңа формадагы пирамидалардан зыян күрүчеләр мөрәҗәгать итә башлады. 2,5 ел эчендә 500 гариза кабул ителде, ләкин күпләр, гаепнең үзләрендә икәнлеген аңлап, безгә кадәр килеп җитми. Кызганыч, кешеләр әле дә булса хәләл көч белән тапкан акчаларын билгесез оешмаларны баетуга тота, кредитлар ала. Мондый компанияләр бик күпләрне 2 млн сумга кадәр кредит алырга мәҗбүр итеп, төп башына утыртып калдыра, – ди Руслан Дәүләтьяров.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: