Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады

"Беркайчан да үз тамырларыгызны онытмагыз, чөнки Туган телне сөймичә, Туган илне яратып булмый", - ди Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Халыкара туган тел көне белән котлады. Котлау тексты Татарстан Парламенты сайтында чыкты.

  • Бу истәлекле көн телләрне һәм мәдәниятләрне яклау һәм саклау проблемасына дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын юнәлтү максатында 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә гамәлгә куелган. БМО Генераль Ассамблеясы башлангычны хуплаган һәм бу бәйрәм Җир шарының бөтен почмагында да билгеләп үтелә.

Россия дәүләте күпгасырлык тарихы, үз лингвистик мохите һәм үзенчәлекле мәдәнияте булган йөзләгән халык өчен туган йортка әверелгән. Туган телгә хөрмәт һәм аны белергә теләү балачактан ук тәрбияләнергә тиеш, ди  Фәрит Мөхәммәтшин. "Гаиләнең, ата-ана һәм мәктәп укытучыларының роле зур, чөнки балаларның һәм яшүсмерләрнең сөйләм культурасы көндәлек аралашудан барлыкка килә", - ди ул.

Дәүләтнең күптеллелекне булдыру һәм аңа ярдәм итү буенча максатчан адымнары, законнар чыгарып җайга салуы, җәмәгатьчелекнең бу өлкәдәге эшчәнлеге аеруча мөһим.

Нәкъ менә шуңа күрә без Татарстаныбызда рухи-әхлакый тәрбия, этномәдәни үзенчәлекләрне саклау, милли телләрне һәм әдәбиятләрне үстерү, үзара һәм милләтара аралашу өлкәсен киңәйтү, барлык халыкларның да гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру мәсьәләләренә зур әһәмият бирәбез, диелгән котлау текстында.

"Беркайчан да үз тамырларыгызны онытмагыз, чөнки Туган телне сөймичә, Туган илне яратып булмый. Бер-берегезгә карата – башка телдә сөйләшүче күршегезме, хезмәттәшегезме, дустыгызмы ул – игътибарлырак һәм ихтирамлырак булыгыз! Күпмилләтле республикабызда яшәүче һәркем өчен бу көн һәрвакыт Тынычлык, Мәрхәмәтлелек һәм Татулык бәйрәме булсын", - ди Дәүләт Советы Рәисе.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев