Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ГАШЫЙКЛАР КӨНЕНӘ – ГАДИ БУЛМАГАН БҮЛӘКЛӘР

ашыйклар көне якынлаша. Бәйрәм бүләксез булмый. Димәк, син ошатып йөргән кешегә бүләк әзерләү турында уйларга вакыт килеп җиткән. Гадәти йөрәк-валентинка, йомшак уенчык, кружкадагы фото заманнары артта калды инде! Оригиналь бүләкләр турында фикер йөрт. Башыңны ватасың килмәсә, «Ялкын», руслар әйтмешли, «тут как тут». 14 февраль көненә иң креатив бүләкләр - синең...

ашыйклар көне якынлаша. Бәйрәм бүләксез булмый. Димәк, син ошатып йөргән кешегә бүләк әзерләү турында уйларга вакыт килеп җиткән. Гадәти йөрәк-валентинка, йомшак уенчык, кружкадагы фото заманнары артта калды инде! Оригиналь бүләкләр турында фикер йөрт. Башыңны ватасың килмәсә, «Ялкын», руслар әйтмешли, «тут как тут». 14 февраль көненә иң креатив бүләкләр - синең хозурыңда.

1. Экипаж носкилары

Яраткан кешең белән бер дулкында булу өчен икең дә бер якка карау гына җитми. Икең дә бер экипажда булырга кирәк. Моның өчен шундый кызыклы носкилар бар. Аның табан астында инглиз телендә «Син - минем кешем», дип язылган. Димәк, яраткан кешеңә йөрәгеңне генә түгел, табаныңны да бүләк итәсең дигән сүз бу:)


2. Серле медальон

Муенсага тагылган медальон эчендә кечкенә генә кәгазь кисәге дә бар. Анда үз хисләреңне яза аласың. Бу - аз сүзле егетләрдән кызларга менә дигән бүләк. Инша язгандагы кебек, «Нәрсәләр языйм икән?» дип интегеп утырмыйсың инде. Җитмәсә, бу муенса бөтен хис-кичерешләреңне әйтеп бирә. 14 февральгә генә түгел, башка бәйрәмгә дә менә дигән бүләк була ала.


3. Йөрәкле помада

Сумкасында иннек, иреннәр өчен бәлзәм йөртмәгән кызны күз алдына китереп булмый. «Ну, ничек инде булмасын?», диярсең син! Ярар, була, тик анысы да онытып калдырган очракта гына:) Ике төрле төстә ясалган помада иреннәрне тагын да нәфисрәк итә.

4. Гарри Поттер белән илһамландырылган рецептлар дәфтәре

Әгәр синең сөйгәнең күп вакытын кухняда уздырырга ярата икән. Димәк, кулинария дәфтәре - аның өчен менә дигән бүләк. Ул үзен «Мин әле шеф-повар түгел», дип санаса да. Мондый рецептлар ярдәмендә һәркем шәп пешекче була ала.


5. Фондю ясый торган җайланма

Ох-ох-ох, мондый бүләктән кем баш тартыр икән? Андый кеше булмастыр, мөгаен. «Энә дә бүләк, дөя дә бүләк». Тик бу, чыннан да, дөя кебек бүләк. Бәясе дә кыйммәт. Тик мондый электр казанда шампур ярдәмендә җиләк, зефир, пончикларны шокладка манып, рәхәтләнеп ләззәтләнергә мөмкин!


6. Йөрәкле шикәр

Әгәр синең финанслар җырдагыча әлегә романслар гына җырлый икән, йөрәкле шикәр бүләк итү - нәкъ синең очрак. Андый хәлләр барыбызда да була. Димәк, гадәти бүләкне дә менә дигән итеп тәкъдим итә белергә генә кирәк. Сөйгәнең баллы әйбергә үлеп китә икән, бер кап шикәр - менә дигән сюрприз. Аның ниндие әле - йөрәк формасындагысы. Юк, бу мыскыл итү түгел. Бик тырышсаң, кибетләрдә андыйларын да табып була. Аны бүләк иткәндә җыр яки шигырь ярап куяр.


7. Йөрәкле алкалар

Йөрәкне колакта да йөртеп була. Әлбәттә, мондый бизәнгечләрнең аллергия бирми торган булырга тиеш. Бу алкалар синең сөйгән ярыңның яратканына әйләнсә, ул аларны беркайчан да салмаячак.


8. Юмор хисле открыткалар

Ах, шушындый открыткалар кебек, гел шушындый юмор хисле кеше булып булса! Әле, җитмәсә, кайберәүләр юморны аңлый торган да булса. Шуңа күрә мондый открыткаларны бары тик көлке хисе булган кешеләргә бирергә кирәк. «Минем йөрәгемдә урын әз. Шуңа тазармаска тырыш инде» кебек открыткаларны үпкәчел кешеләргә бүләк итсәң, бу кешедән колак какканыңны көт тә тор!


9. «Яратам»лы алмалар

Хәзер җиләк-җимешнең ниндие генә юк. Хәтта "I love you!" дигәннәре дә бар. Болары Татарстандагы кибетләрдә дә җитәрлек.


10. «Ник син шундый шәп?»

Мондый язулы открытка яки альбомны алгач, кемнең йөрәге эреп китмәс икән? Татарча язулы открыткалар да юк түгел.

Алинә Минневәлиева әзерләде

Чыганак: Ялкын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X