Теләче Информ

Гомер агышлары

Һәркемне үзенә тартып торучы искиткеч зур хәзинә, рухи байлык урнашкан китапханә бинасына атлап керүгә үзеңне ниндидер серле дөньяга килеп эләккән кебек хис итәсең, аннан җылылык, нур, бөтенлек сирпелеп тора. Ишектән килеп керүгә ачык йөзле, тәмле телле хезмәткәрләр каршы ала, гүя син биредә күптән көтелгән кунак…Район җирлекара китапханәләр директоры, Татарстанның атказанган...

Һәркемне үзенә тартып торучы искиткеч зур хәзинә, рухи байлык урнашкан китапханә бинасына атлап керүгә үзеңне ниндидер серле дөньяга килеп эләккән кебек хис итәсең, аннан җылылык, нур, бөтенлек сирпелеп тора. Ишектән килеп керүгә ачык йөзле, тәмле телле хезмәткәрләр каршы ала, гүя син биредә күптән көтелгән кунак…Район җирлекара китапханәләр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы биредә менә шундый эшчән, булдыклы, тату коллектив туплый алган.

Кеше гомерен яшәгән еллар саны буенча гына бәяләп булмый, минемчә. Мәшһүр рус язучысы Ф.Достоевский: «Тормышның мәгънәсенә караганда, аның үзен күбрәк яратырга кирәк», - дигән. Тормышка мәхәббәт - Ризидә ханымның төп кыйбласы. Сизелми дә калган, бу көннәрдә Ризидә ханымның үзенә дә 50 яшь тулып киткән.
Ямьле Мишә буенда урнашкан, халкыбызга бик күп зыялы шәхесләр биргән Алан авылында туып үсә язмам герое. Аның һәрвакыт шат күңелле була белүе, матурлыкны тою, кешеләр белән аралашу осталыгы, сүз тәмен белүе кече яшьтән үк килә. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлагач, ул туп-туры Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына юл тота. Студент тормыш - артта, алда - хезмәт юлы. Ризидә Миннехан кызының Теләче җирлекара китапханәләр системасы директоры булып эшли башлавына да чирек гасырга якын вакыт узган.
Китапханә каршында Ризидә ханым җитәкчелек иткән "Йөзек кашы" исемле әдәби берләшмә эшләп килә. Анда язучыларга багышланган әдәби кичәләр, төрле бәйрәмнәр, шулай ук берләшмә әгъзаларының туган көннәре, юбилей кичәләре, бәйгеләр үткәрелеп килә. "Йөзек кашы"нда бик күп мөхтәрәм кунаклар була, мәсәлән биредә Кытай һәм Австралиядән килгән милләттәшләребез, язучылар Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин белән очрашулар күңелләрдә җылы тәэсирләр калдырды. Тагын да истә калганы Казан шәһәренә Г.Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәмен карау булгандыр. Биредә үткәрелгән чараларны язып бетерү өчен газета битләрендә бик күп урын кирәк булыр иде.
Кеше гомеренең биек үрләре була. Әнә шул биеклектән караганда, узган юлың уч төбендәге сызыклар кебек күренеп ята. Сәгатьләр генә түгел, минутлар белән ярышып, көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә.
Тормыш иптәше Габделәхәт белән тәрбияләп үстергән уллары Илшат та югары белем алып, хезмәт юлын башлан җибәргән. Берүк вакытта аспирантурада да белем алуын дәвам итә.
Язмам ахырында Ризидәне олы юбилее белән котлап, аңа саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, балаларының игелеген күреп, тигезлек белән озак яшәргә насыйп булсын.
Тәнзилә Шәрәфиева
Тататарстанның атказанган укытучысы,
мәгариф отличнигы, ветеран-хәбәрче

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: