Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Хак-нахак»

Гадәттә, авылның түбән очында берәрсе төчкерсә, югары очында «ярхәмбикә!» дип куялар. Я булмаса, киресенчә. Әгәр дә мәгәр, авылда бомбадан саклана торган чокыр булып, шунда ике кеше төшеп серләшсә, үзләре чокырдан чыкканчы, сөйләшкән сүзләре ярты авылга таралмаса, бетте баш, китте Себер дигән сүз. Ягъни, бернинди канунга да сыймый. Билләһи! Авылның менә...

Гадәттә, авылның түбән очында берәрсе төчкерсә, югары очында «ярхәмбикә!» дип куялар. Я булмаса, киресенчә. Әгәр дә мәгәр, авылда бомбадан саклана торган чокыр булып, шунда ике кеше төшеп серләшсә, үзләре чокырдан чыкканчы, сөйләшкән сүзләре ярты авылга таралмаса, бетте баш, китте Себер дигән сүз. Ягъни, бернинди канунга да сыймый. Билләһи! Авылның менә шундый, үзенә генә хас тылсымы бар, булды һәм булачак! Бу тылсым, Аллаһының рәхмәте, авылга нигез салынган көннән үк ачылып, елдан-ел остарып, шомарып яши бирә. Кайчагында ул, үз кыйссаларына сыеша алмый, күрше авылларны да урап кайткалый. Алай гына да түгел, калаларга да барып җитә. Ник җитмәскә?! Калаларда да авылдашлары яши ич, алар да яңалыклардан хәбәрдар булып торырга тиешләр. Шунысын да әйтергә кирәк, хәбәрнең ничек, кемнәр аша таралганын беркем дә белми, чөнки кемнән генә сорасаң да: «Ю-ю-юк, мин сөйләмәдем, белмәдем дә, күрмәдем дә», - дип җавап бирәчәк. Монысы, ташка язылган факт. Шуннан тылсым эше дими, ни диясең инде?!
Калада эшләп йөргән Сәмәрәне, ярты ел элек авылга кушылып беткән поселок хастахәнәсенә табиб булып килгән Фәвәрис Каримовның озатуын, тылсымлы җил иртәнге алтылар тирәсендә, көтү киткән вакытны, сак кына таратып узды. Авыл иртәнге сөт аертканда аларның туй көннәрен дә чамалап куйды. Ә нигә сузарга? Кызның яше җиткән, бүгеннән тот та, кияүгә бир! Егет тә утызга җитеп килә. Институтны бетергәч, бу авылга эшкә килгәнче, өч ел Курган өлкәсендә эшләгән, димәк, гаилә карарга әзме-күпме матди яктан да әзер дигән сүз.

Тылсым-хәбәрнең нигезен ныгыту өстендә, әлбәттә, «куптарай» Гөлфирә бик күп эшләде. Төпчек кызын врач егеткә кияүгә бирсә, картлык көннәрендә кызы өчен дә, үзләренең саулыклары өчен дә бер көяләнми яшәрләр иде, ләбаса! Дус-дошман арасында авыз тутырып: «Кызым врачта тормышта»,- дип әйтүләре үзе ни тора! Тик менә Сәмәрәсе генә һаман институт дипломы ала алмый. Дөрес, авылда аны ике ел элек укуын бетергән дип беләләр белүен. Тик, читтән торып уку бүлегендә укыган Сәмәрә, «койрыклары» күп булу сәбәпле, быел да диплом яклый алмады. Тагын әнисе генә белгән бер сере бар әле Сәмәрәнең…
Кызы гадәттәгедән соңрак кайтты. Әни кешеләргә генә хас эчке сиземләү хисе Гөлфирәгә хыянәт итмәде: Сәмәрәсе, әйтерсең, җиде кат күккә күтәрелгән иде.
Әниле-кызның таңга кадәр сөйләшеп сүзләре бетмәде. Икесенең дә тел төбендә бер әйбер - туй кайчанрак була?
- Ярый, син ят инде, балам, мин сыер савып керим, көтү куарга соңламыйм тагын.
-Үзем савып, озатырмын, син ят, әни, ял ит.

«Ю-ю-юк, - дип сузды Гөлфирә, - бер көнгә кайткан ялыңда сыер савып азапландырырга, язмаганны! Керләр юып, өйләрне җыештырып китсәң, шул җитә». Кызына каршы килүенең икенче бер сәбәбе дә бар иде: көтү куганда күрше-тирәләргә «сер» итеп кенә әйтәсе шатлыгы бар бит аның!

Әнисе сарайга чыгып киткәч, Сәмәрә, көзге каршына килеп, буй-сынын «үлчәргә» тотынды. «Бер дә зарланырлык җирем юк, фигурам да Аллаһка шөкер, күкрәкләрем дә башкаларныкыннан калышмый», -дип уйлап куйса да, бүген беренче тапкыр классташ кызы Наҗиянең өзелеп торган билләренә, тулы аякларына көнләшеп карады ул. Күңелсез уйларны куарга теләгәндәй, кыска итеп кистерелгән чәчләрен куллары белән сыпырып алды. Аннан күзе иреннәренә төште. «Бөтен рәвешен китереп үбешә дә белә, чукынчык, иреннәрем һаман ут кебек яна», -дип эчке бер ләззәтләнү хисе кичереп алды. Тик…болар гына аз иде Сәмәрәгә. Наз-иркәләүләргә сусаган тәне басылмады аның, шуңа күрә дә йоклап китә алмыйча, пошыргаланып ятты.

Сәмәрә бу очрашуны өч ай элек чамасы әзерли башлаган иде инде. Хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләгән Наҗиянең ялга кайткан саен: «Кайчан таныштырасың?» - дип, теңкәсенә тиеп бетте. Баһадирлардай төз гәүдәле, дулкынланып торган кара чәчләрен артка тарап куйган бик тә мөлаем бу егетне Сәмәрә беренче тапкыр клубта күреп калды. Ниһаять, җае чыкты - Наҗияләрдә аулак булмакчы! Бер коллективта эшләгәч, Наҗиягә Фәвәрисне аулакка чакыруның бер авырлыгы да булмады. Аулак өйнең ни икәнен ишетеп кенә белмәгән Фәвәрис каршы килмәде. «Кемнәр була?» - дип кенә сорады.

Алдан килешенгәнчә, Наҗия аулакка йөргән егете Алмас, Сәмәрә һәм Фәвәрисне генә чакырды. Башта дүртәүләп чәйләп алдылар. Наҗия белән Алмас, һава сулап керәбез дигән сәбәп белән, аларны өйдә икесен генә калдырдылар. Ишектән чыкканда Наҗия: «Арып китсәгез, түрдәге йокы бүлмәсендә урын җәелгән», - дигән сүзне дә кыстырырга онытмады. Анысы да Сәмәрә белән алдан сөйләшенгән иде.
«Тиз пешкән җимеш тиз чери» дигән әйтемне, халык, нәкъ менә Сәмәрә кебекләрне ачып бирергә ярдәм итәр өчен, уйлап тапкандыр, мөгаен. Кыз туганнары арасында иң чибәре генә түгел, иң дәртлесе дә булып чыкты ул. Апаларына егетләр ике ятып бер төшенә дә кермәгән яшьтә, Сәмәрә бер дистә егетнең авыз суын корытып өлгергән иде. Иң беренче тапкыр алтынчы класста очраша башлады ул егетләр белән. Мәктәптә аның бу тәртибен ошатмыйча, әти-әнисен берничә тапкыр директор янына әңгәмәгә дә чакырттылар. Тик Сәмәрә егетләр белән йөрүдән туктамады. Укуын яхшы билгеләренә генә алып баргач, укытучылар да артыгын бәйләнеп бармады. Шуның өстенә, Гөлфирәнең кибеттә эшләве дә булышмый калмады, бөтен әйбер дефицит заманда, кемгә ялынып барасың? Эшендә шомарып беткән Гөлфирәне, «итәк астыннан» гына кемгә ничек итеп, нәрсә бирергә өйрәтеп торасы юк иде.

Башка туганнары һөнәрчелек училищесы, көллият белән генә хушлансалар, Сәмәрәнең институтка керәсе килде. Гөлфирә ничек итсә итте, кызын педагогия институтына кертү бәхетенә иреште. Тик Сәмәрәсендә генә уку кайгысы булмады - беренче курстан ук егетләр белән типтерә башлады, кафе-рестораннарга да чакыручы ир-атлар да табылды…
Беренче сессиясен көч-хәл белән тәмамлап, читтән торып уку бүлегенә күчәргә мәҗбүр булгач, аны каладагы бер туган тиешле кешеләре, үзе эшләгән оешмага секретарь-машинистка итеп урнаштырды. Яшәргә тулай торактан урын да сөйләшкәч, Сәмәрә кала кызына әйләнде. Бүлмәдәш кызының еш кына бертуган апасында кунып йөрүе, Сәмәрә янына, авиация институтының соңгы курсында укыган Кадыйр исемле егетне ияләштерде. Кунып-төнеп йөрүләрнең нәтиҗәсе үзен озаклатмады - җәй башында Сәмәрә үзенең авырга калганын аңлады. Ул моңа башта артык борчылмады да, чөнки: «Үлеп яратам мин сине, Сәмәрәм!», - дип кабатлап торган Кадыйрның аңа өйләнәчәгенә шиге юк иде. Сәмәрә яңалыкны Кадыйр диплом алган кичне әйтте һәм… башкача аны күрмәде. Кадыйрның башкалар тешләгән алманы кабасы килмәде.
Әнисе Сәмәрәне бик каты орышса да, ярдәменнән ташламады. Мондый эшләрне беркем сизмәслек итеп эшләргә кирәген аңлаган Гөлфирә калага юл тотты. Сәмәрәнең әтисенә дә, туганнарына да бу эшләрнең җөен дә белдермәделәр.

«Кызым, үзеңне йөгәнлә, тагын мондый хәлләр белән тупсадан атлап керәсе булма, бәхиллегем юк», -дип кат-кат тукыды Гөлфирә. Үзе: «Авылга гына алып кайтып китәсе әллә бу баланы… авылда тагын ни сөйләрләр?», - дип, тегеләй дә, болай да уйланды.
Ир-егетләргә ошый белә иде Сәмәрә, үзенә генә хас бер сөйкемлелеге белән тартты ул аларны. Тик шулай да, Кадыйрдан соң, ике елга якын, беркем белән дә очрашмады. Танышырга теләгәннәр арасында, җанга якыны булмады, ә үзенең күзе төшкәннәре, буй җитмәслек югарылыкта булдылар. «Итәгеңә карап аягыңны суз» дигәндәй, Сәмәрә дә үзе яшендәге егетләр яныннан ераграк йөрергә тырышты. Үткән елны, хатыны белән аерылышкан бер ир белән әзрәк буталышып алдылар да, бераздан, бер дәгъвасыз, саубуллаштылар.

Һәм менә Фәвәрис! Юк, ничек тә кулдан ычкындырмаска кирәк монысын. Фәвәрис тә ошатмады түгел, ошатты ул Сәмәрәне. «Авылга кире кайтыр идеңме?», -дип, юкка гына сорады дисең мени?!
Сәмәрә болдыр күтәрмәләрен юып чыгарганда, әнисе мунчаны томалап чыгып килә иде.
-Кызым, бераздан мунча әзер, беренче парга барырсың… Электричкаң китәргә дә дүрт кенә сәгать калып бара.
- Әни, «больничный» алсам, ничек булыр икән?
Гөлфирә көтелмәгән сорауга ни дип тә җавап бирергә белми торганда, Сәмәрә үз тәкъдимен үзе үк кире какты.
-Юк, калмыйм, кирәк булсам, табыр. Эш телефонын, кызык күреп кенә сорап алмагандыр.
- Әйе шул, юкка түгелдер. Миңа калса, Фәвәрис сине бик ошаткан булырга тиеш, шулай сизә йөрәгем. Аннары кызым, утызга җиткән егеткә, яшь кызлар бик барырга да тормый әле ул, карт буйдак дип, котлары оча. Сиңа ябешәчәк ул, ябешәчәк, күреп торырсың!

Атна сизелми дә үтеп китте. Фәвәрис һәр көнне Сәмәрәнең эшенә шылтыратып, хәл-әхвәлләрен сорашып торды. Киләсе ялда ул әти-әнисе янына кайтырга җыенганын әйтте. Сәмәрәнең бу хәбәргә кәефе кырылса да, сер бирмәде. «Мин дә бу атнаны авылга кайтырга җыенмаган идем, карале ничек туры килүен», - дип, җавабын шаяру ноталарында бирде.
Ике атнадан Сәмәрә авылга тагын да чибәрләнеп, өр-яңа күлмәк-туфлилардан балкып кайтып төште. Телефон аша кич клубта очрашырга сүз куешканнар иде алар. Дөресрәге, Сәмәрә шулай теләде - күрсеннәр барысы да Фәвәриснең кемне сайлаганын!
Кызын әнисе дә дүрт күз белән көтте. Ул туган-тумача арасында «ялгыш» кына «Фәвәрис кияү», дип тә ычкындыргалый башлады. Тимерҗаны «куптаралайланма» дип, тезгененә сугып тормаса, авыз дигәне гел «Фәвәрис кияү» дип кенә кабатлап торыр иде Гөлфирәнең!

Сәмәрә көндез Наҗия янына барып килергә уйлады. Бик сорашасы килә иде класташыннан Фәвәрис хакында. Тик Наҗиянең кәефсез чагына туры килде -Миләүшә апаны бер атна элек хастахәнәгә салганнар икән. Бәла ялгыз йөрми, диләр бит -Наҗия белән Алмас арасыннан да кара песи үткән булып чыкты.
- Нәрсә булды әниеңә, җитди чир түгелдер бит?
- Белмим инде, Сәмәрә, олылар әйтмешли, Аллага тапшырдык. Фәвәрис Ринатович дәвалый, анализлары ни дияр? Фәвәрис Ринатовичның тәҗрибәсе зур булмаса да, профессионал яктан көчле, мактыйлар үзен. Озак эшләтмәсләр, районга алырлар дип, куркып торабыз инде.
Сәмәрәгә бик рәхәт иде мондый сүзләрне ишетү. Ул авызы ерылып китүдән чак тыелып торды -урыны да, көне дә бүген түгел иде шул…
Сак кына Алмас белән аралары нигә бозылганын да сорады.
- И, көнче күбәләк бит ул минем Алмас. Фәвәрис Ринатовичтан мине көнләгән, аның әнине дәвалавын башына да китерми... Төнгелеккә кизү торулар алгалаган идем шул, әни янында булыр өчен.
Фәвәриснең телефоннан Миләүшә апаның авырып, хастаханәгә эләгүен, Наҗия белән төнге кизүләрдә булуы хакында сөйләнмәвенә, Сәмәрәнең бераз кытыгы килсә дә, үткәреп җибәрде. Аны кич Фәвәрис белән булачак очрашу ныграк дулкынландыра иде.

Кино бик мавыктыргыч булмагач, Сәмәрә белән Фәвәрис яртысын да карамый залдан чыгып киттеләр. Август азагы булса да, әле кичләр җылы, ягымлы. Шулай да Фәвәрис Сәмәрәнең рөхсәте белән пиджагын кызның иңенә элде. Җиңелчә генә бөркелеп киткән затлы одеколон исе, Сәмәрәне татлы хыялларга урап, таныш хисләрне уятты. Алар клуб янындагы беренче тыкрыктан чыгып, яланга таба атладылар. Аерылышканда, таң беленә башлаган иде…

Иртәнге унберләр тирәсендә Сәмәрә әнисе пешергән коймак исенә уянып китте. Күңеленә кереп оялаган бер күңелле халәт, аны яткан урыныннан озак кына кузгатмый йомшак түшәктә яткырды. Фәвәрис белән бергә булган һәр мизгелне хәтерендә торгызып, кабат-кабат шуларга әйләнеп кайтты, татлы хыялларга уралды. Рәхәт иде аңа!
«Тукта, нәрсә изрәп ятам әле, боламык кебек, торырга кирәк, эшлисе эшләр тау хәтле», - дип, Сәмәрә өстендәге юрганын ачып җибәрде.
Коймаклап чәй эчкәннән соң әтисе тәмәке тартырга чыгып киткәч, әниле-кызлы, күгәрченнәр кебек, чөкердәшергә тотындылар.
- Бүген кич Фәвәрис фатирына кунакка чакырды. Гөлфирә кызының бу сүзләренә шатланырга ашыкмады, киресенчә, сагаеп калды.
- Кызым, син үзеңнең кыз түгеллегеңне ычкындырмагансыңдыр бит ары-бире? Нишләп, алай бик тиз фатирына чакырырга уйлаган соң әле ул?
- Мин юләр түгел ич, нишләп ычкындырыйм ди, әйтеп куясың да инде, әни. Гөлфирә, тавышында үпкә чаткылары ярылып яткан кызына, йомшак кына эндәште: «Ярый, ярый, үпкәләмә, аптырап әйтүем инде, фатирына чакыргач. Хәзер, балакаем, бер авызың пешкәч, өреп кабарга туры килә шул. Кадыйр кебек килеп чыкмасын…"

Фәвәрискә, поселок ягындагы ике этажлы йортларның берсеннән бер бүлмәле фатирны, эшкә килү белән биргән иделәр. Күптән түгел генә салынган хастаханә врачларга мохтаҗлык кичермәсен дип, нефтьчеләрнең иң беренче торак мәсьәләсен хәл итеп куюлары, ике як өчен дә отышлы булачагына, алдан күреп эшләнде. Дөрес булса, анда тагын биш-алты фатир үзенең яңа хуҗаларын көтеп тора дип тә сөйләделәр, авыл ягында. Әлеге дә баягы, теге тылсым китерә инде бөтен хәбәрне. Ләкин ул да гел күңелле хәбәрләр генә таратмый иде.
Түр якта черелдәп шылтыраган телефон тавышына Сәмәрә сискәнеп китте. Порошоклы кулларын тиз генә, алдына ябынган алъяпкычына сөртеп, трубкага үрелде. Фәвәриснең тавышын ишеткәч кенә, йөрәге урынына утырды.
-Сәмәрә, хәерле көн! Миңа бүген хастаханәдә кизү торырга туры килә, гафу ит, без теләгәнчә барып чыкмады… Миләүшә апаның хәле авыр.

Сәмәрәнең йөзендәге елмаю шул арада юкка чыкты.
-Наҗия дә булачакмы?
-Әлбәттә, ансыз мин ике кулсыз, җаным!

Сәмәрә Фәвәриснең шалты-ратып әйткән яңалыгын шул минутта ук әнисенә җиткерде. Гөлфирә аңа каршы:
- Әбиегез әйтә торган иде: «кендектән түбән мин үземә дә ышанмыйм»,- дип. Наҗиягә дә ышаныч юк. Үзең әйтеп торасың ич, егете белән ачуланышкан, дип. Фәвәрис кебек врач янәшә торганда, шофер егет аңа нигә кирәк? Беркөн Мирзай Халидәсе: «Яңа килгән врачка хастаханәдәге кызлар үзләре бәйләнәләр икән», - дип сөйләнеп торуы юктан гына түгел инде ул, утсыз төтен булмый, кызым.

Фәвәрис белән кабат күрешмичә калага китүе, Сәмәрәнең барлык планнарын юкка чыгарды. Зур өметләр баглаган иде бит ул фатирдагы очрашуга. Сәмәрәнең эчен «көнләшү» дигән корт әкрен генә кимерә башлады: «нигә нәкъ менә шушы вакытта минем әни хастаханәдә ятмый, ә Наҗия-неке?» Тик эш атнасы башлангач, Фәвәриснең көненә ике-өч тапкыр шылтыратып, хәл белешеп торуы, аны бу уйларыннан бик тиз арындырды.
Атна азагында, обходтан соң Фәвәрис Ринатович Наҗиягә: «Әниегезгә онкология хастаха-нәсендә тикшеренү үтәргә кирәк булыр», - диде. Наҗия мондый хәбәргә әзер түгел иде: буыннары йомшарып, урындыкка килеп утырды да, үксеп елап җибәрде. Фәвәрис валериан тамчылары салып бирде.
- Наҗия, тынычланыгыз, сез иң беренче - шәфкать туташы. Әле әниегезгә азаккы диагноз куелмаган, бу фәкать беренче анализлардан соң, минем фикерем генә.
- Анысы шулай да ул Фәвәрис Ринатович, тик …нишләптер күңелемнең бер кылы өзелгәндәй булды… Гафу итегез!
- Әйтәм бит, бар да яхшы булыр! Алдан көяләнеп үзегезне бетермәгез. Бүген әниегезне чыгарабыз, тиз ярдәм машинасы сезнең карамакта. Ярдәм кирәк булса, мөрәҗәгать итегез.

Фәвәрис бу сүзләрне Наҗиянең күзләренә карамый гына әйтте, чөнки ул аның әнисенә берничек тә ярдәм итеп булмаячагына аңлый иде.
Миләүшә апа бүген үзен ярыйсы яхшы гына хис иткәндәй тойды: эченең авыртуы да басылгандай, кәефе дә начар түгел. Иртәнге обход вакытында врач: «Бүген, сезне чыгарабыз»,-дигәч, сөенеп бетә алмады. Ике атна хастаханәдә яту җиләткән иде аны. Наҗиясен дә жәлли, йорттагы барлык эшләр кызы җилкәсендә, бригадир булып эшләүче иренең колхоз эшеннән бер дә артмаган чагы.
Наҗия палатага килеп кергәндә, әнисе кайтырга җыенып беткән - хастаханә халатын салып, карават читенә куйган иде.
Кичен мал карарга абзарга чыккач, Наҗия әтисенә барысын да аңлатып бирде. Холкы белән артык тыныч Халит абый кызын сабыр гына тыңлады. Наҗия, әтисенең күзләреннән атылып чыгарга торган яшьләрен күрмәс өчен, аңа арты белән борылды, елап җибәрмәс өчен, иреннәрен тешләде.

Алар өйгә кергәндә радиодан Габдулла Рахимкулов башкаруында Миләүшә апаның яраткан җыры «Зәңгәр күлмәк» агыла, ә үзе гөлләргә су сибеп йөри иде.
- Әни, куй әле, булышма, ятып тор, үзем сибәр идем әле.
- И кызым, ике атна буе гел ятып кына тордым, әзрәк хәрәкәтләним, нинди рәхәт өйдә гөлләргә су сибеп йөрүләре! Ходай сәламәтлектән аермасын икән, ул булмаса, яшәүнең бер рәхәте дә, кызыгы да юк.
Наҗия икенче көнне әнисенең төшке аштан соң: «Кызым, үзебезнең урамны әйләнеп керәсем килә, көне дә бик матур, алай, хәлем дә бар кебек",- диюенә, башта каршы килсә дә, азак ризалашты. «Әнигә онко-логиягә юллама турында, абыйлар бүген кич кайткач, бергә әйтербез инде», - дип уйлана-уйлана, Наҗия өстен алыштырырга кереште. Кем уйлаган, әнисе шул вакытта урам белән мәңгелеккә саубуллашып йөргән дип… Әллә күңеле сизде микән?

Мәктәптә утыз елдан артык укытучы булып эшләгән Миләүшә апа, һәрвакыт пөхтәлеге, купшылыгы, ыспайлыгы белән әллә кайдан аерылып торыр иде. Менә әле дә, шифоньерны ачып, былтыр гына тектереп алган зәңгәр күлмәген алды. Олы улы Германиядән алып кайткан, чын тиредән тегелгән туфлиларын кигәч, көзге алдына басып, вак кына зәңгәр чәчкәле яулыгын килештереп чөеп бәйләп куй-ды. Күзләре миләүшә чәчәге
шикелле зәп-зәңгәр булгангамы, килешә иде әнисенә зәңгәр төс! Үзе дә юкка гына зәңгәр чәчәк -миләүшә исемен йөретми шул!
Алар, әниле-кызлы, ашык-мый гына олы юлдан атладылар. Ә авыл тәрәзә-ләре үлем тозагына эләккән Миләүшә апаны шушы зәңгәр күлмәге белән мәңгелеккә хәтер почмакларына салып куярга ашыктылар...
- Кибеткә дә кереп чыксак инде, кызым?
- Әйдә керик, арымадыңмы соң, әни?
-Түзәрлек, кызым.

Кибет каршында сөйләшеп торган хатын-кызлар арасында Гөлфирә апаны да күргәч, Наҗия: «Сәмәрә ялга кайттымы?», -дип сорады. Җанына сыймый, ташып торган күңелсез хәбәрен, Сәмәрә белән уртаклашасы килгән иде аның. Тик Гөлфирәнең ирен читен кыйгайтып: «Кайтты шул, Фәвәрисе бит кайтырга куша атна саен. Аларның араларына керер-лек түгел хәзер, бер җире авыртмаган әниеңне хастаханәгә салып кына, Фәвәрисне тартып ала алмассың, оятсыз!»,- дип җавап кайтаруы, Наҗияне шул секундта ук күктән җиргә төшерде.

Ул башта аңламыйчарак торды: «Нәрсә сөйли бу Гөлфирә апа?» Башына барып җиткәч, җан ачуы белән: «Эчегезгә бәйләп куегыз шул Фәвәрисегезне!» -диде дә, яшәү белән үлем арасында эленеп торган әнисен култыклап кибеткә үтте. Шундый усал итеп җавап кайтара алуына, әнисе генә түгел, үзе дә аптырады Наҗия. Нәрсә эшлисең, башыңа төшсә, башмакчы буласың, дигән бит борынгылар.
Кайтканда Наҗия: «Әни, берүк Гөлфирә апаның сүзләрен йөрәгеңә якын алма, халык аны юкка гына «куптарай» дип йөртми икән, картая-картая әллә башы китә башлаган инде? -дип, әнисен тынычландырырга тырыш-ты. Миндә әле егет кайгысы булды мени, эш белән өй арасында бөтерчек кебек бөтерелгән чагым». Әнисе, әллә уколлар тәэсиреннән артык тынычлангамы, әллә Гөлфи-рәнең кем икәнен белгәнгәме: «кит, шуның сүзен сөй-ләмә»,-дигәндәй, кулын гына селтәде.

Мөлдерәмә тулы күңелен Наҗия мунчада бушатты. Менә шундый вакытларда, синең яныңда яраткан, сер чишәрдәй кешеңнең булуы үзе бер терәк тә бит! Алмаска җен ачулары чыгып, тетмәсен тетте! Җитмәсә, Сәмәрәнең әнисе ни дип ябышты бит әле?! Миңа нахак сүз ягып, җаннарына нинди рәхәт таптылар икән алар? Сәмәрәне Фәвәрис Ринатович белән үзе таныш-тырмаса, бу кадәр ачуы да килмәс иде, бәлкем. Аңа Алмастан башка беркем кирәкми! Яраталар ич алар бер-берсен, көнләшү генә әзрәк араларын бозды. Алмас үз хатасын аңлар, әлбәттә, тик моның өчен бераз вакыт кына кирәк.

Студент елларыннан башлап плитә тирәсендә бөтерелергә туры килгән Фәвәрискә, өстәл әзер-ләүнең бер кыенлыгы да булмады. Җитмәсә бүген туган көне бит! Дөрес, бу турыда Сәмәрә белми, сюрприз булсын әле!
Үзенчә бик матур, күркәм килеп чыкты өстәле. Район үзәгенә барып Сәмәрәгә дип сатып алып кайткан гөлчәчәкләрен вазага утыртып куйгач, душка кереп китте. Юынганда уенда гел Сәмәрә булды. Үзе дә аптырый: Валя-сыннан соң бер кыз белән дә җитди очрашмаган Фәвәрис, беренче күрүдә үк Сәмәрәне ошатты да куйды. Әйтерсең, гомер буе аның йөрәге Сәмәрәне генә көтеп торган. Гаҗәп кызык нәрсә икән бу мәхәббәт дигәннәре. Ә бит Фәвәрис Валядан башка беркемне дә яратмас, беркемгә дә гашыйк булмас төсле иде. Югыйсә, Сәмәрә белән Валя бер-берсенә бөтенләй охшамаганнар, икесе ике төрле. Зур бер түрәнең малаена мәхәббәтләрен алыштырган Валя, тозагында тотмаган, дөнья икенче төсләрдә күренә башласын өчен, сәгате генә сукмаган булган ич!

Фәвәрис душтан чыкканда, караңгылык әкрен генә тәрәзә-ләргә пәрдәсен элеп маташа иде. Ул җәһәт кенә киенде дә, әтисе йөреп торырга биргән «Москвич» машинасына утырып, авыл ягына кузгалды.
Сәмәрә көзге каршында бизәнеп, чибәрләнеп шактый әйләнде. Чәчләрен тегеләй дә, болай куеп карады. Иреннәренә иннек бер сөртте, бер сыпырып алды. «Тырнакларым үтә кызыл лакка буялмаганмы, Фәвәрис ошатыр микән?», - дип, әнисен дә «яфалап» алды. Аннан чират киемнәргә күчте. Универмагта эшләгән әнисенең сеңелесе үткән ел бүләк итеп биргән, чит илдән кергән эчке киемнәргә дә ниһаять, бәйрәм көн килде. Сәмәрәнең уйлары Фәвәриснең фатирында, андагы тахта-карават тирәсендә әйләнеп йөри башлады.
- Кызым, капка төбенә машина килеп туктады, бугай!
Сәмәрә татлы хыялларыннан кече яктан әнисе эндәшкән тавышка айнып китте.
- Әнекәем, Фәвәрис килеп тә җиткән, ә мин әле киенмәгән дә.
- Ике сәгать булашасың инде, йә инде җәһәтрәк кыйлан, китеп бармасын!
- И әни, Фәвәрисне белмисең син, ул таш яуса да, мин чыкмыйча, урыныннан кузгал-маячак, ул шундый кеше!
- Ярый, ярый, күп сөйләнмә, күз тидерерсең!
Сәмәрә болдыр төбендә тәмәке көйрәтеп басып торган әтисен чүт кенә бәреп екмады. Бераз «салмышрак» кайткан Тимерҗан абзый кызына тел шартлатып кына кала алды...
Иртә белән, Сәмәрәнең өйдә кунмаганын белгәч, ул хатынына ризасызлык белдереп караган иде дә, тик тегесе бирешмәде:
- Унбиш яшьлек балалар түгелләр инде, икесе дә әллә кайчан балигъ булган.
- Белмим, белмим, ошамый әле болай куна йөрүе, бер укасы коелса, хуҗасын эзләп тә таба алмассың.
- Ник эзләп йөрергә, ул болай да билгеле бит инде, әтисе!

Сәмәрә төш ауганда гына кайтты. Вино исен сиздермәскә тырышып, тиз генә түргә узмакчы кызының юлын, «атылган чыпчык» Гөлфирә бүлде.
- Эшне бозып куймасаң ярар иде, кызым, әллә төн буе эчеп утырдыгызмы?- дип, кызына шелтәле карашын ташлады.
- Әни, поезд киткәч, кул болгамыйлар.
- Анысы нәрсә дигәнне аңлата инде тагы?
-Анысы, Фәвәрис сездән минем кулны сорарга килә дигәнне аңлата.
Колагы авызына җиткән Сәмәрә әнисен кочаклап алды.
Сентябрьнең утызынчы иртә-сендә авыл буйлап үзәк өзгеч хәбәр таралды: Миләүшә киткән!
-Кайсы Миләүшә? Зариф-ныкымы?
- Юк, укытучы Миләүшә.

- Кит аннан, илле бише быел гына тулды түгелме соң? Дөрес хәбәр микән? Зарифныкыдыр ул, Зариф Миләүшәсе өч ел урын өстендә хаста булып ята ич?
- «Алама чир булган»,- дип сөйли халык, операция ясамаганнар, ачып кына япканнар ди.
- Алла сакласын, Алла сакласын! Газиз балалар хакына, и раббым, вакытыннан алда үлем чирләре бирмә!
-Иртәгә куялар, балалары, туганнары бар да кайтканнар ди.
-Халиткә, балаларына Алла ярдәм бирсен, бигрәк яшьли китте, мәрхүмә!
Төнгелеккә Миләүшә апаны сакларга килгән олылар аеруча, Наҗияне жәлләп утырдылар.
«Кыз балага әнисез яшәүләре бигрәкләр кыен инде, кияүдә дә түгел, ичмасам!».

Әтисе белән абый-җиңгиләре, Миләүшәне соңгы юлына озатырга кайткан якын туганнары күрше-тирәгә әзрәк черем итәргә кереп китсәләр дә, Наҗия әнисенең җансыз гәүдәсе янында керфек тә какмый утыра бирде. Вакыт күпме булгандыр, чөнки мәет булган өйдә сәгатьне туктатып куялар, «Наҗия, сиңа чак кына булса да ятып ял итеп алырга кирәк, иртәгә авыр булыр», - дип, пышылдап кына эндәшкән тавышка борылып караса, артында Фәвәрис Ринатович басып тора. Бәй, Сәмәрә белән әнисе дә килгән икән! Хәер салгач, Гөлфирә белән Сәмәрә мәет саклаучыларга әзерләп куелган эскәмиядән урын алдылар, Фәвәрис Наҗия янына утырды.

Гөлфирәнең теге вакытта кибет каршында Миләүшә белән Наҗиягә ябешүе, калага онкология хастаханәсенә улларына утырып киткән Миләүшә турында: «Күрдегезме, «чирле» имеш, хастаханәдән чыгып бетмәде, калага кунакка китте», - дип сөйләнеп йөрүе, тисбе төймәләрен тартып, тәһлил әйтеп утыручыларның күбесенә билгеле булганга, «нәрсә эшләп йөри бу?»,- дигән кыяфәттә бер-берсенә карашып алдылар.
- Ни…Фәвәрис Сәмәрә янына күчеп утыр… Наҗиянең үзенең дә юатучысы бар.

Гөлфирәнең соңгы сүзләре, Наҗиянең генә түгел, сакларга килүчеләрнең дә күңеленә энә булып кадалды.
- Тәһлил әйтеп кенә утыр әле, Гөлфирә!
-Нинди гаепле сүз әйттем әле, тырнак астыннан кер эзләп утырасыз! Гомеребез буе кемнедер каршы алабыз, кемнедер озатабыз инде, нишлисең…
- Тәһлил әйтеп кенә утыр әле, Гөлфирә!

Кинәт Наҗия күзләрен зур ачып катып калды: әнисенең авыз читен-нән кып-кызыл тасма сузылып төште. Я, Хода! Теле белән эндәшергә гаҗиз Миләүшә апа, газиз баласын якларга теләп, соңгы канын чыгарып агызды…
-Туктагыз! Әниемнең җеназасы өстендә нишлисез сез?!

Шул чагында кемдер: «Җаннар алар юкка чыкмый, алар исәннәр, һәр сүзне ишетеп һәм тыңлап торалар. Игътибарлы булыгыз!», - диде. Бу сүзләрнең иясе кем булганын берәү дә абайламый калды.
Әнисенең вафатына бер елын уздыргач, Наҗия Алмаска тормышка чыкты. Бәхетле яшиләр! Гөлфирә, кызымны әрәм итте дип, баш врачка кадәр барып җитсә дә, Фәвәрис белән Сәмәрәнең туе уйналмый калды.

"Сөембикә"журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X