Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Хатын ирнең башканы яратуын белеп яши

"Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә. - Нурулла хәзрәт, Хәния Фәрхине төштә күргәнсең икән... - Хәния апаны күрдем. Бер мәҗлестә утырабыз, имеш, дини мәҗлес түгел, артистлар җыелган. Бөтен кеше уйный, көлә. Сул ягымда Хәния Фәрхи утыра, йөзе бик караңгы, бөтен кеше көлә, ул көлми. Бөтен кеше уйный,...

"Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә.

- Нурулла хәзрәт, Хәния Фәрхине төштә күргәнсең икән...

- Хәния апаны күрдем. Бер мәҗлестә утырабыз, имеш, дини мәҗлес түгел, артистлар җыелган. Бөтен кеше уйный, көлә. Сул ягымда Хәния Фәрхи утыра, йөзе бик караңгы, бөтен кеше көлә, ул көлми. Бөтен кеше уйный, ул нәрсәгәдер борчыла... Кеше аңа мөрәҗәгать итә - ул сөйләшми, дәшми. Шул вакыт мин аңа: "Лә иләһә илләллаһ мөхәммәдрәсүллүллаһ", - дип әйтегез", - дидем. Ул башта әйтмәде, бер якка карап торды. Шуннан соң миңа борылды да: "Лә иләһә илләллаһ мөхәммәдрәсүллүллаһ", - диде. Шундый төш керде. Бу төштән соң Хәния апа иман белән киткән дип куандым.

- Нинди төшлек китабы дөрес?

- Ибн Сирин җыйган мәгъ­лү­матлар. Аның китабына нигезләнеп язылса, ул дөрес. Кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан төшләрне юрый алу могҗизасы да бирелә.

- Хәния Фәрхи дигәннән, тормышта аның белән очрашканың бар идеме?

- Очрашканым юк. Концертына да барганым юк иде. Уянып киттем дә бу төшне уйлап яттым.

- Нинди кеше рәхәткә чыдый алмый?

- Кеше авырлык килгәндә аның белән көрәшә. Рәхәткә чыдауга караганда кешегә авырлык белән көрәшүе җиңелрәк. Сәбәбе: авырлык килсә, кеше Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә, Раббы ярдәме белән генә җиңеп чыгармын, ди. Рәхәтлек килсә, адәм Аллаһны оныта. Аллаһы Тәгалә миңа моны бирде дими ул, рәхмәтлемен, дими, үзем молодец, ди. Балалары тәрбияле икән, мин тәрбияли белгәнмен, ди. Эше яхшы икән, мин яхшы эшлим, ди. Акчаны күп ала икән, үзем молодец, ди. Шулай итеп, Аллаһны оныта. Аллаһка шөкер итмәгәч, үзен генә мактагач, Аллаһы Тәгалә җилбәзәк кыз биреп куя. Кызы кияүгә чыкмаган килеш корсакка узып бала алып кайта. Тормышы начарга үзгәрә. Сәбәбе - Аллаһны оныту.

- Ислам динендә ашказанын өч өлеш­кә бүлегез, диләр. Өчтән берен - ризыкка, икенче өлешен эчемлеккә, өченче өлешен һава өчен калдырыгыз, диләр.

- Мәҗлесләрдә күрәм: кеше күп ашый. Хатын-кызлар күп ашый, үпкә­ләмәсеннәр. Алар ирләргә караганда симезрәк. Ашаган вакытта ләззәт белән ашарга кирәкми, алай ашасаң, күз туймый. "Ирләр туйганчы, хатын-кызлар беткәнче ашый", - дигән сүзне мәҗлестә бер әби әйтте.
Ризыкның күләменә карап ашарга кирәк, тәменә карап түгел. Әлбәттә, ризык тәмле була инде ул. Галимнәр уң учыңа күпме ризык сыйса, ашказаныңның күләме шул кадәр, диләр. Шушы күләмне тагын өчкә бүләсең. Бер өлеше су, бер өлеше ризык, бер өлеше буш һава булып калырга тиеш. Кулың белән дөге ал да шуны өчкә бүл дә аша. Бер караганда бу бик әз күренә, әмма безгә шул җитә. Симез кешеләрнең аппетитлары бик көчле була, аларны ябыктыру өчен операция ясап ашказаннарының яртысын кисеп алалар. Кемгәдер ашказанының уртасына тимер боҗра куялар, кысалар, зураймасын дип. Табын артыннан аз гына ач килеш китәргә кирәк. Бу очракта син сәламәт буласың. Йоглар әйтә: "Табын артыннан тамагыңны тутырып китсәң, үз-үзеңне агулаган, үтергән буласың". Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына табиблар килә: "Дәвалыйбыз", - диләр. "Дәвалау кирәк түгел, без мөселманнар, авырмыйбыз. Ашыйсыбыз килмичә ашарга утырмыйбыз. Ашасак та, туйганчы ашамыйбыз. Әз ашаганга күрә, озак яшибез", - дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Кеше дөрес ашаса, авырмас иде. Авыруларның 80 %ы ашкайнату системасы белән бәйле. Хәтта Паркинсон авыруының килеп чыгуын да ашказаны белән бәйлиләр. Кешенең тиресе бозылуы да эчәгесе белән турыдан-туры бәйле икәнен күрәләр. Матдәләр алмашынуының үзгәрүе, бавыр, бөер, үт куыгы, ашказаны асты бизенең эшчәнлеге бозылуы - болар бөтенесе дә ашау белән бәйле. Йөрәкнең эшчәнлеге дә ашказаны белән бәйле: күбрәк ашаган саен йөрәккә басым күбрәк төшә, холестерин барлыкка килә, кан тамырлары кысыла, кеше әзрәк сулый башлый. Күп ашаган кеше йөгерә алмый, аңа һава җитми. Шулай итеп, сулыш сис­темасына да зыян килә. Әз суласа, кислород әз керә дигән сүз. Кислород җитмәү күзәнәкләрне үтерә. Күзәнәкләрнең үлүе - картаюның беренче билгесе. Әзрәк ашаган саен яшьрәк булып озак сакланып торасың. Нәфесеңне тыя белергә, күп ашамас­ка кирәк. Иртә белән торабыз да, ашарга кирәк, дип ашыйбыз. "Иртәнге ашны үзең аша, төшке ашны дустың белән бүлеш, кичке ашны дошманыңа бир", - диләр. Әмма хирург Лио Бакерия: "Иртәнге ашны дошманыңа бир, иртәнге ашны ашамагыз", - ди. Иртә белән организм уянмаган була. Ашама. Су эч. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Сәхәрдә бәрәкәт бар", - ди. Иртәнге намазга торгач, ураза тотмасаң да, су эчеп алырга кирәк.

Кешегә инсульт булу куркынычы төнге 2 белән иртәнге 5 арасында. Ул бу вакытта тирән йокыда, каны оеша. Бу вакытта уянып алсаң, инсульт булу ихтималы бермә-бер кими. Су эчү канны сыегайта. Галимнәр: "Иртә белән торгач яки йоклар алдыннан су эчү инсульт булу куркынычын киметә", - ди.

- Бер хатын иренең башка хатынны яратуын белеп яши, дөрес эшлиме?

- Ир кемгәдер гашыйк булырга мөмкин. Ир башка хатынга гашыйк булып алган кебек, хатын да башка иргә гашыйк булып алырга мөмкин. Гашыйк булу - хисләр барлыкка килү генә ул, ташлап китү дигән сүз түгел бит әле.

- Бу хыянәт түгелме?

- Бу контрольдә тота торган әйбер түгел бит. Йөрәк, хис аңа буйсынмый. Ир гашыйк, әмма хатынын ташламый, хыянәт итми икән, хатынына борчылырга урын юк. Тиздән гыйшкы үтеп китәр, тынычланырга кирәк. Кайбер ирләр хатыннары аларны яратмаудан зарлана. Кайбер хатыннар ирләре аларны яратмаудан зар елый. Хатының яки ирең сине яратсын дисәң, аның махсус догалары да бар.

- Кайсы китапларда?

- Китапларда юк ул.

- Кеше ул догаларны каян тапсын?

- Миңа мөрәҗәгать итсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев