Теләче Информ

Ике фатирлы бомж

Беркөнне хәзрәт белән фитра сәдакасы турында сөйләштек. Әлеге сәдаканы мескен-фәкыйрьләр, ятимнәр, мохтаҗлыкта яшәгән башка кешеләргә тиешле икән беләбез инде. Әмма бүгенге җәмгыятьтә фәкыйрь кем була соң ул дип сорасак, икеләнеп калабыз. Чөнки, күпме генә тормыш авыр бит зарлансак та, хезмәттәге кеше ачка тилмереп ятмый.

Ислам дине буенча фәкыйрь ул эшләгәне үзенә җитеп һәм бетеп бара торган зат була икән. Әгәр хезмәт хакы күләме белән азык-төлек бәясен, торак-коммуналь хезмәтләр һәм башка түләүләрне исәпкә алып, үлчәүгә салсак, әлбәттә, чыгымнар шундук күккә сикерәчәк, уртача хезмәт хакы лаеклы тормыш алып барырга  җитми. Димәк, без дә фәкыйрь булабыз инде. Әмма, Аллага шөкер, әйткәнемчә, тамагыбыз тук, ялангач йөрмибез. Эшләгәннәр торагын да, машинасын да ала. Кемгәдер анысы да тәтеми бит әле. Мәсәлән, сукбайларга. Яшермим, миндә аларны кызгану хисе юк дәрәҗәсендә. Андый затларга күбрәк гыйбрәт итеп карыйм, юлда очрасалар, “Йа Раббым, мондый көнгә калудан Үзең сакла, ашлы һәм эшле булып яшәргә насыйп ит”, дип дога кылып китәм.

“Каждый живет, как хочет, и расплачивается за это сам”, диләр руслар. Адәм баласыннан күңеленә хуш килмәгән, теләмәгән яки берәр нинди файда китермәгән эшне эшләтү мөмкин хәл түгел дип саный. Чөнки бер барыбыз да нәфес коллары, ул ничек куша, шулай яшибез. Димәк, адәм баласы сукбайлык юлына баскан һәм аннан чыгарга омтылмый, андый яшәү рәвешен үз иткән икән, аңа рәхәт, уңайлы. Шушы көннәрдә мин моңа янә инандым. 

Без яшәгән районда сукбай кыяфәтендә йөрүче берәүне еш очратам. Йә ул чүплектә казына, шешә, катыргы аралый, йә скрипка тотып җир асты кичүендә утыра, йә кибет артында тәмәке пыскыта. Килеш-килбәте ташка үлчәрлек, чәче үсеп беткән, сакал-мыек баскан, ертык-мортыктан киенгән. Шушы көннәрдә стоянкадагы урын өчен түләргә дип, гараж комплексының идарәчесе янына кердем. Ни күзем белән күрим, теге әфәнде басып тора! Акча түләп маташа! Түләгәнлеккә квитанция кәгазен таслап пакетка тыгып сумкасына салып чыгып китте. Мин инде акча түләп монда кунадыр дип уйладым. “Иван Иванович, бу адәмнең машинасы бармы әллә?” дим идарәчегә.  “Машинасын әйтә алмыйм, ике фатиры булуы беләм”, – димәсенме! Әти-әниләреннән мирас булып калган тораклар икән. Тик анда үзе яшәми, туган-тумачалары гомер кичерә. Бу ел саен үз исеменә килгән салымны гына түләп бара. Үзе гаражда яши булып чыкты. Гаражы да үзенеке. “Аңа шулай бер почмактан икенчесендә кунып йөрү ошый”, – диде идарәче артык исе килми.

 

Бермәлне Казанда сукбайлар өчен приют ачканнар иде. Дөресрәге яшәү урыны булмаганнар өчен адаптация һәм реабилитация үзәге иде ул. Йорт-җирсез калган кешеләр шунда килә, аларны ашаталар-эчертәләр, киендерәләр, дәвалыйлар, документлары юк икән, ясап бирәләр. Бер ай эчендә шулай оҗмахта яшәтәләр. Аннары инде, сәламәтлекләр канәгатьләнерлек икән, эшкә урнашырга кыстый башладылар. Эш сүзен ишетүгә чыгып югалалар дип сөйләгән иде приютның директоры интервьюга баргач.

Аларларында төрлесе бардыр, әмма күбесенең яшәү кредосы эшләп-эшләп тә фәкыйрь булып яшәгәнче, эшләми генә мескенләнеп йөрүең яхшы дигән кебегрәк яңгырый. Шулай да андый көнгә калырга язмасын. Эшле һәм ашлы булып, хәләл көч белән тапкан малның рәхәтен, бәрәкәтен күреп көн итәргә язсын. Һәр барчабызга да! 

Фото: https://pixabay.com

http://idel-tat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: